Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Халык җырлары - безнең тарихыбыз" - Зөһрә Шәрифуллина (әңгәмә, видео)

Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Шәрифуллина 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу уңайдан ул "Татар-информ" агентлыгына интервью бирде.

- Зөһрә апа, сезне яратып караган тамашачы Зөһрә апа гел җырлый иде, әмма күпмедер вакытка юкка чыкты дип уйлыйдыр. Моның сәбәпләрен аңлатып китсәгез иде?

- Бер кеше дә, иртән торып, кич нәрсә буласын әйтә алмый. Минем белән дә шулай булды. Чыннан да, әзрәк югалып торырга туры килде. Бу 11 ел элек мин очраган авария белән бәйле. Дөресен генә әйткәндә, минем бу әйберне бик искә дә төшереп торасым килми. Ләкин мин бик тиз генә шушы югалган вакытны куып тоттым дип әйтимме? Аякка баскач та, эшли башлагач, бик күп җырлар яздырдык. Аллага шөкер, җиңдек. Ходай ярдәм итте. Тамашачыларның бик нык ярдәмен сиздем мин. Шуңа күрә бу әйберне уздырып җибәрдек.

"Зур заллар җыеп, концертлар эшләү – үзебез сайлаган язмыш"

- Сез ничек уйлыйсыз, бүгенге заманда эстрадага керер өчен кеше үзен ничектер рекламаларга тиешме? 

- Син җыр сәнгатен сайлагансың икән, син сәхнәне сайлагансың икән, димәк, синең популяр буласың килә. Сине халык белсен, сине халык яратсын өчен. Синең концетларыңа халык җыелсын өчен. Бу табигый әйбер. Син реклама ясарга тырышасың. Телевидение, радио аша. Җырларың белән халык күңеленә кереп, сәхнәдә үзеңне күрсәтергә тиеш буласың. Без танылу, популяр буласы килүне үзебез сайлыйбыз. Зур заллар җыеп, концертлар эшләү – бу үзебез сайлаган язмыш. Шуңа күрә шушы дәрәҗәгә ирешә аласың икән, ул җырчы өчен бик зур бәхет дип әйтер идем мин.

"Әрсезлек беләсеңме нинди булырга тиеш? Матур әрсезлек"

- Бүген танылу өчен тавыш кына түгел, ә әрсезлек тә кирәк, минемчә. Сез моның белән килешәсезме? Ничектер үзеңне күрсәтергә кирәк, ә җырлый белү – ул икенче урында кебек. Сез беренче чиратта нәрсәгә игътибар иттегез?

- Безнең заманда андый әйбер юк иде бит ул. Мин эстрадага, профессиональ сәхнәгә, филармониягә сиксәненче елда килдем. Элек филармонияга эшкә керү бик зур дәрәҗә иде. Бездә худсоветлар бар иде. Бездә иләктән иләп кенә, сайлап кына җырчыларны кабул итә торганнар иде. Һәр нәрсә уйланылган иде. Элек без Мәдәният министрлыгыннан маршрут ала идек. Районнарга килгәч, культура бүлеге мөдире маршрут бирә торган иде. Безнең һәрбер текстны, нәрсә җырлаганыбызны карап, тикшереп чыгара торганнар иде һәм инде, әлбәттә, костюмнарга бик игътибар иде.

Тагын шунысын әйтәсе килә: без аз идек. Элек болай күп түгел идек. Хәзер бит җырчылар бик күп. Барыбер халык үзенекен сайлап ала.

Әрсезлеккә килгәндә, миңа калса, әрсез булып кына җырчы булып булмый торгандыр ул. Барыбер халык сине яратырга тиеш. Синең тавышыңны, үзеңне. Синең костюмнарың да халык күңеленә ятышлы булырга тиеш. Әйтәләр бит: “Киемең белән каршы алалар, эшең белән озаталар”, - дип. Бездә дә шулай. Сәхнәгә килеп чыккач та, синең иң беренче кигән киемеңә игътибар итәләр.

Бәлки, әрсезлек тә кирәктер. Әрсезлек беләсеңме нинди булырга тиеш? Матур әрсезлек. Синдә ниндидер сәхнә әрсезлеге булырга тиеш. Ул ямьсез әрсезлек түгел. Синдә горурлык та булырга тиеш - үзең өчен, җырың өчен, халкың өчен.

Кызганычка каршы, бик талантлы яшьләр тыйнак та булалар. Ә менә инде уртакул яки бик артык таланты булмаганнар, киресенчә, әрсезрәк тә булалар әле. Ул ягы да бар. Безнең җырчылар авыл җиреннән киләләр бит, ә авыл кызлары, егетләре һәрвакыт ничектер тыйнак булалар. Алар эшли-эшли, әлбәттә, өйрәнәләр. Илһам абый әйткәндәй, сәхнәгә дә өйрәнәсең, каешланасың инде. Менә шулай - сәхнә үзенә “суырып” ала торган әйбер инде ул.

"Популяр булсаң, трактор эченә эләгеп була иде"

- Элек җырчыга җиңелрәк идеме, хәзерме?

- Әлбәттә, хәзер шартлар әйбәт. Хәзер җир белән күк арасы. Әле бездән алдагы җырчыларны, аларның сөйләүләрен мин искә төшерәм. Илһам абыйлар, Әлфия апалар, Габдулла абыйларның сөйләгән вакытларын искә төшерәм. Әле ул сиксәненче елда безгә дә эләкте. Мин хәтерлим, менә шулай гастрольләргә чыгып китәбез, безнең администратор иртән иртүк барып, колхоз рәисенең килеп утырганын көтә һәм безне авылдан авылга күчерергә машина сорый. Ул  ГАЗ-53 һзм шуның  ише машина булырга мөмкин. Безне иртүк бу машина икенче авылга күчереп куя. Без квартираларга керәбез. Зур шәһәрләрдә кунакханәләр була иде. Урта Азия, элекке Советлар Союзы буенча бик күп гастрольләр булды безнең.

Бер әйбер сөйләп китим әле. Яшел Үзән районына Илһам абый белән гастрольгә бардык. Шулхәтле пычрак юл, чыгар торган түгел. Машина бата. Монда трактор гына чыгара ала безне. Трактор арбасына без, артистлар, утырдык. Илһам абыйны "Беларусь" тракторы эченә утырттылар. Шунда мәрхүм Ирек Галимов бар иде. Бик әйбәт баянчы, музыкант. Миңа әйтә: “Сеңлекәш, менә күрәсеңме? Әгәр популяр булсаң, эчтә, кабинада, син утырыр идең. Менә шуңа күрә тырыш”, - ди. Димәк, популяр булсаң, трактор эченә эләгә аласың дигән сүз бит инде бу. Менә шундый кызык әйберләр була торган иде. Хәтта трактор кабинасына утырыр өчен дә әле популяр булу кирәк иде.

"Бер ел балаларга җырлар өйрәткәннән соң минем колхозга кайтасым килмәде"

- Сез җырчы булганчы, уку йортына кергәнче хуҗалыкта эшләгәнсез.

- Хуҗалыкта да эшләдем, ләкин беләсеңме, минем бу сәнгатькә килүем очраклы түгел. Мин, беренчедән, баян классы буенча музыка мәктәбен бетердем. Бик әйбәт уйный идем баянда. Бишьеллык программаны мин бик әйбәт итеп, имтиханнар биреп, музыка мәктәбен бетерү турында таныклык алып чыктым. Минем шундый хыялым да бар иде - баян буенча музыка училищесына укырга кереп, балаларны укытырга. Хуҗалыкта эшләү язмыш булды инде. Шулай туры килде. Әткәй белән абый бер елны вафат булдылар да, әнкәй белән бик авыр хәлдә калдык. Олы абыем армияда, калганнарның һәрберсенең үз тормышы. Бик әлләни ярдәм дә итә алмадылар. Элек бит 12 сум пенсия иде. Мин кичке мәктәпкә укырга кердем һәм көндез колхозда эшли башладым. Сыерны бетерәсе килмәде әнкәйнең. Бер ел эшләдем мин анда. Колхозда, ындыр табакларында эшләү минем өчен таныш әйбер, чөнки менә мин 11 яшемнән колхозда эшли идем инде. Безне шулай эшләтеп үстерделәр бит.

Мин эшләдем “Татарстан” колхозында. Ул Сарманның үзендә урнашкан. Шушы колхозда отчет-сайлау җыелышында мин Сәхәб Урайскийның “Син кайтмадың” җырын җырладым. Шуннан соң практикага кайткан кызлар мине күреп алдылар. Алар миңа: “Нишләп син анда, нигә син укымыйсың?”, - дип әйттеләр. Шуннан озак та үтмәде, безнең балалар бакчасы мөдире Әминә апа мине эзләп чыкты. Минем баянда уйнаганны ишеткән. “Зөһрә, безнең Зөлфә апаң декретка китә. Әйдә әле безгә музыкант булып чык”, - ди. Ә мин баянда уйныйм, җырлыйм. Шулай итеп, колхоздан балалар бакчасына киттем. Балалар белән эшләдем. Аларга җырлар өйрәттем. Үзем өйрәндем. Менә хәзер ул җырларны мин оныкларыма җырлыйм. Шул бер ел эшләгәннән соң минем колхозга кайтасым килмәде. Минем алга таба китәсем, укыйсым килде.

Шуннан соң мин музыка училищесына имтихан тоттым. Бу Түбән Каманың Салих Сәйдәшев исемендәге музыкаль училищесы. Әлбәттә, мин башта баян буенча биреп карамакчы булдым. Анда баргач та, мин үземнең баян буенча үтә алмаячагымны аңладым, чөнки бик көчле баянчылар киләләр. Мин бәлки баянны да, программаны да уйнаган булыр идем. Монда бит әле теоретик яктан да бирергә кирәк - гармониясын, сольфеджиосын. Бездә ул белем саерак иде. Шуңа күрә мин җыр буенча үземне сынап карарга булдым һәм бик уңышлы үттем. Җыр буенча имтиханнарымны әйбәт бирдем. Менә, ни кызганыч, тарихтан бирә алмадым, чөнки русча сөйли белми идем. Начар сөйлим. Әйтәсе сүземне әйтә дә алмыйм. Мин бит инде татар классын бетергән. Шуннан соң “Булмады инде бу”, - дип, кайтып киттем. Тагын клубка эшкә кердем.

Көз көне миңа сезне тарих фәненнән имтихан бирергә чакырабыз дип, телеграмма килде. Мин бардым. Директор мине үзе каршы алды. Илдус Гыйниятович Әхмәтҗанов иде ул вакытта. Ул имтиханга бергә керербез дип әйтте. “Тавышың бик матур. Әйдә, укы әле син”, - диде. Имтиханга бергә кердек. Тамара Александровна бик матур, җылы гына каршы алды. Илдус Гыйниятович сорауны алырга кушты. Син, ди, сөйлә, ди. Менә бөтен булганыңны, бөтен белгәнеңне сөйлә. Татарча сөйлә. Мин үзем тәрҗемә итәрмен, ди. Мин сөйлим дә сөйлим, сөйлим дә сөйлим инде. Белгәнемне сөйлим, белмәгәнемне дә дигән шикелле. Шуннан соң Тамара Александровна “Достаточно”, - ди. Мин дүртлегә бирдем. Шулай итеп, музыка училищесының студенты булдым.

"Җырчы уйлый белергә тиеш"

- Сез ничек уйлыйсыз? Җырчы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

- Әлбәттә, тавыш. Тавышсыз җырчы булып буламы инде ул? Акыллы булырга, уйлый белергә дә тиеш җырчы. Репертуар, костюм сайлаганда да син уйлый белергә тиеш. Әлбәттә, йөрәк тә булырга тиеш. Күңел булырга тиеш. Күңелдән чыккан гына күңелгә барып җитә ала. Йөрәктән чыккан йөрәккә барып җитә ала. Менә шушы өч сыйфат булса - тавыш, башлы булсаң һәм йөрәгең аша үткәрә белсәң, җырчы булырга мөмкин дип уйлыйм инде мин. Мәсәлән, бу сыйфатлар үземдә бар.

- Менә сез әйткән идегез, тавышы булса да, җырчы була алмый калганнар дип.

- Бар андыйлар. Чөнки ни өчен әйтәм соң баш кирәк дип? Тавыш кына аз. Бар шундый яхшы тавышлы егетләр. Менә бирәсең аңа киңәшләр, бирәсең. Юк, ул барыбер үзенекен итә инде. Тыңлый белү дә кирәк бит әле ул. Кеше сүзенә колак сала белү кирәк. Репертуарны сайлаганда, мәсәлән, мин үзем һәрвакыт булыша идем җырчыларга. Мин җырчыга нинди репертуар кирәген беләм. Мин халыкка нәрсә кирәген беләм.

- Кайсы җырчыларга сез ярдәм иттегез?

- Ярдәм иттем дип. Андый җырчылар күп. Менә безнең төркемнән башлаган җырчыларыбыз - Сафин Габделфәт, Илсафны алыйк. Әлбәттә, яшьләр бик күп булды. Алар институтта күбрәк теоретик яктан укыйлар бит инде, ә монда сәхнәгә чыккач практика, монда гел икенче төрле дә булырга мөмкин. Монда инде халык белән эшли башлыйсың. Шуңа күрә сәхнә әрсезлеге дә булырга тиеш. Син куркып калырга тиеш түгел. Әлбәттә, ул эшли-эшли, тәҗрибә белән килә торган әйбер. Репетуарны сайлаганда мин булышырга тырыша идем. Хәтта үземә биргән җырларны биргән чакларым да булды. Менә Вәсим абый Әхмәтшинның “Тәрәзәләр – әни күзләрең” җыры. Автор, минем укытучым, аны миңа биргән иде. Карыйм, Илсаф килде безнең төркемгә. Репертуары әле бик юк. Мин Илсафка шушы җырны җырларга тәкъдим иттем. Җырлады һәм шушы җыр белән китеп тә барды. Халык шушы җыр белән кабул итте. Мин күбрәк халык җырларына игътибар итәргә тырышам. Халык җырларын күбрәк җырласыннар иде дим, чөнки халык җырын җырлый алган җырчы эстрада җырын рәхәтләнеп җырлый.

"Халык җырлары - безнең тарихыбыз"

- Сез ничек уйлыйсыз, халык җырларын яшьләргә яраклаштырып җырлау дөресме?

- Халык җырларына бик сак карарга кирәк. Аларны сакларга кирәк, хәтта якларга ук кирәк. Алар бит безнең тарихыбыз. Без ул җырлардан башка үзебезне күз алдына да китерә алмыйбыз. Гасырлардан гасырларга, буыннардан буыннарга күчкән җырны без бүген  үзгәртә алмыйбыз дип уйлыйм мин. Ниндидер үзгәреш кертергә кирәк булса, миңа калса, бәлки яңа җырлар яздырып алып, яңача сулыш өреп, заманча бер үзгәреш булыр иде дип уйлыйм.

- Элеккеге җырларны без ничек бар, шулай тапшырырга тиеш дип саныйсыз буламы?

- Бу минем фикерем. Без бит Илһам абыйлардан, Гөлсем апа Сөләймановалардан килгән җырларны дәвам итәбез. Аны бездән соң килгән яшьләр дәвам итә. Алардан соң килгән буыннар ул җырларны белергә тиеш. Ничек дип әйтим: оригиналда, алар ничек булган, шулай без үзебезнең тарихыбызны белергә тиеш. Җырларыбызны белергә тиеш. Җырлар бит ул безнең тарих. Алыйк менә “Гөлҗамал”ны. Ничек үзгәртәсең ул җырны? Берничек тә үзгәртеп булмый, яки “Сарман”ны һәм башка җырларны.

- “Үзгәреш җиле”ндә катнашкан җырчыларны сез нинди жанрларда күрәсез?

- Мин бит аларның башкаруларын тыңлый алмадым. Кызганычка каршы, мин өйдә юк идем.

Мин соңгы вакытларда концертлар карадым. Эльмира Кәлимуллина концерты күңелемә бик хуш килде. Шулхәтле зур зәвык белән эшләнгән. Искиткеч матур концерт булды. Шул вакыт минем күңелемә бер фикер килде. Ә нигә шушы җырчыга безнең бик шәп җырчыны тапшырып, аңа финанс яктан грантлар бирепме, әзерләмәскә тагын бер җырчыбызны, мәсәлән, шул ук “Голос” проектына? Аннары бәлки Евровидениега. Менә шундый җырчылардан мин Алинә Шәрипҗанованы күрәм. Ул Европа югарылыгында җырлый ала торган җырчы.  Нинди телдә булмасын, ул җырлый ала торган җырчы дип әйтәм инде. Син Евровидениегә барасың икән, син җырларга мөмкин инглиз телендә. Үзебезнең милли җырларыбызны да мөмкин җырларга. Былтыр Евровидениедә Джамала алды беренче урынны. Кырым татары җыры белән алды бит! Алинәне җибәрсәң, ул рәхәтләнеп җырлый. Аны бары әзерләргә кирәк. Аның өчен әлеге дә баягы финанс кирәк. Мин Эльмира Кәлимуллинаны күрәм. Менә шул әзерли алыр иде шикелле дим.

Халык планындагы җырчыларны мин милли моңнарны дәвам итүче, буыннардан буыннарга тапшыручылар дип әйтер идем. Алар, киресенчә, шушы халык җырларын җырласыннар иде. Нәсел шикелле бит инде ул. Нәселләр безнең дәвам итә бит? Шуның шикелле, җырларыбызны да, моңнарыбызны да буыннан буынга тапшыручы җырчыларыбыз булсын иде. Алар безнең күп. Шундый талантлы җырчыларыбыз, әйтик, Филүс Каһировлар, Раяз Фасыйховны да, Марсель Вагыйзов – күп инде алар. Сиринә Зәйнетдинова, Алина Прокофьева үзләрен бик матур күрсәтәләр. Шулхәтле күп талантлы яшьләребез. Менә шушы җырчыларны югалтмаска иде. Заманнан да калышмаска кирәк. Заман таләбенә туры килерлек итеп җырларны да иҗат итәргә кирәк. Җырларны башкара алучы үзебезнең эстрада җырчыларыбыз да булсын иде.

"Нигә яна йөрәгем?", "Ялгыз аккош күлләрдә"дән соң да әйбәтрәк җырлар булмас инде, дигән идем. Әмма 90нчы елларда "Су буенда учак яна" җыры килеп чыкты"

- Үзегезгә кайсы җырыгыз бик якын булды һәм кайсы җырыгызны үзегезнең визит карточкагыз дип саныйсыз?

- Баштарак “Нигә яңа йөрәгем” булды. Җырчының иҗаты ни өчен озын гомерле була ала? “Зөһрә апа, менә озак җырлыйсыз бит инде, аның сәбәбе нәрсәдә соң?”, - дип миннән еш сорыйлар. Хәзер уйлап утырам. Сәбәбе шундадыр дим, берсеннән-берсе әйбәт, мәгънәле, матур җырлар бирү. Бу яктан мин бик бәхетле булдым. Мин бик әйбәт, талантлы авторлар белән эшләдем. “Нигә яңа йөрәгем?”нән соң, Рим Хәсәновның “Ялгыз аккош күлләрдә” бик популяр булды. “Кайда сез, яшьлек елларым?”, “Баланнар” һәм башка җырларым әйбәт киттеләр.

Мин болардан да әйбәт җырлар булмас инде дип уйлый торган идем. Баксаң, ул була икән. Туксанынчы еллар башында килеп чыкты “Су буенда учак яңа”. Бу җыр шулхәтле популяр булды. Наил Касыймов белән Зөфәр Хәйретдинов язган җыр ул. Гаҗәп популяр, бүгенге көндә дә актуаль. Бу җырны мин генә җырлыйм. Шунысы кызык, “Нигә яңа йөрәгем?”не бик күп коллективлар, җырчылар җырлый. Хәтта рус җырчылары, Надежда Бабкиналар җырлады бит инде. Димәк, аны бөтен кеше дә җырлый ала дигән сүз. Ә менә профессиональ җырчылардан "Су буенча учак яна" дигән җырга нишләптер тотынмадылар да дип әйтимме? Миннән дә сорамадылар. Шул көенчә бу җырны 26-27 ел мин генә башкардым.

Хәзер мин җырларымны күбрәк яшьләргә тәкъдим итәм. Мин бит мәңгелек түгел. Җырларны үзең белән алып китеп булмый бит. Алар калсыннар, озын гомерле булсыннар иде. Ә һәрбер яшь җырчы ул җырның гомерен озынайта. Мин шулай дип саныйм, ләкин бер әйбер ничектер минем күңелемне тырнап тора. Сорамыйча җырласалар. Сорап алсалар, мин һәрвакытта рәхәтләнеп бирәм. Без шундый тәрбия алган. Әнием әйтә иде: “Бәбекәем, энәсенә дә кагыла күрмә. Тапсаң да, берүк бир”. Бу минем шулхәтле канга сеңгән әйбер. Сорамыйча алган җыр – ул урлашу белән бер. Сорап алганда мин бервакытта да каршы килмим. Бары бер автор, Зифа Нагаеваныкыннан башка, чөнки ул миңа үзе рөхсәт итми. “Менә син бар. Син бүген исән. Мин синең өчен яздым. Бары син җырлыйсың. Менә синнән соң карарбыз”, - ди. Башка җырларны киресенчә, үзем дә тәкъдим итәм. “Менә тыңлап кара әле. Берәр җыр күңелеңә ошамасмы”, - дип.

- Ошамаган җырларны җырлаган булдымы?

- Булгалагандыр бер-ике җыр. Булгалады ансы да, ләкин мин аларны җырладым да, бүтән җырламадым инде.

- Җырның җыртыгы юк диләр. Җырның мәгънәсе булу мөһимме? Әллә инде ул төрле булырга тиешме?

- Мәгънәле булырга тиеш. Син бит сәхнәгә чыккансың икән, нәрсәдер әйтергә тиеш. Я син кешене елмайтырга, я уйландырырга тиеш. “Бу нәрсә җырлады әле?”, - дип, кеше чыгып китәргә тиеш түгел бит инде. Синең җырын истә калсын.

"Илһам абыйның күлмәкләрен юган өчен 1 сум 50 тиен бирәләр иде"

- Сезнең өчен җырчы профессиясенең иң авыры нәрсә булды?

- Иң авыры җырлау дәверендә балаларны калдырып гастрольләргә чыгып китү. Элек бит аз йөрми идек. Без бит өчәр айга чыгып китә идек. Җәй башында чыгып китә идек тә, кара көз кергәч кенә кайтып җитә идек. Без филармонияда план үти идек. Менә шуңа күрә дә миңа иң авыры шул дип уйлыйм. Алар белән бергә була алмау. Шуңа күрә мин аларга ана назын җитәрлек бирә алмадым да дип уйлыйм. Шуңа бик үкенгән чакларым була. Менә әле Булат хәзер сөйли: "Бер тапкыр сез кайттыгыз. Тиз генә кереп киттегез дә, әйләнеп тә чыктыгыз һәм утырып китеп тә бардыгыз", - ди. Гастрольгә киткән вакытлар, ашыккан чакларыбыз булгандыр инде. Мин 1 км лап артыгыздан кычкырып елап йөгердем, сез мине күрмәдегез дә, ишетмәдегез дә, ди. Менә шулай кайвакыт искә төшерәләр инде. Ул вакытта яшьлек белән без аны аңлап та җиткермәгәнбездер.

Без җыр, сәнгать дип йөрдек. Безнең иҗатыбыз бит кәсеп түгел иде. Безнең бит хезмәт хакы, гонорарларыбыз бик бәләкәй иде. Мин хәтерлим, 4 сум 50 тиен белән филармониягә килеп кердем. Аннан соң Илһам абый төркеменә килдем. Илһам абыйның күлмәкләрен юган өчен 1 сум 50 тиен бирәләр иде. Тәүлеккә 1 сум 50 тиен бирәләр иде. Шулай итә-итә минем ул 7 сум 50 тиен була иде. Аның каравы, без халыкка хезмәт иттек. Без бу эшне яратып эшләдек. Мин, мәсәлән, гел үкенмим. Җитмәгәндер акчам да. Ләкин без менә шушы сәнгатьнең иң матур вакытында эшләп калдык. Безне хөрмәт итәләр, безне яраталар иде. Мин хәзерге вакыт белән ул вакытны чагыштырам. Гел икенче төрле иде.

"Күңеле матур кеше генә сәнгатькә тартыла"

- Халык үзгәрдеме? Җырчымы?

- Юк, халык үзгәрмәгәндер. Халык ул ничек бар, шулай кабул итә. Яхшыны яхшы дисең инде аны.

Яшьләр сәнгатькә киләләр икән, җыр, бию башка шундый өлкәләрдә шөгыльләнәләр икән, бу бик күркәм күренеш. Алар бит каядыр йөрмиләр. Алар шушы сәнгатьне сайлаганнар. Ә бит күңеле матур кеше генә сәнгатькә тартыла, җырны, моң ярата. Шуңа күрә алар күп булсыннар, җырласыннар. Ләкин иң көчлеләрне, иң талантлыларны халык барыбер үзе сайлап ала. Ә алар бездә бар. Шуңа күрә күңел тыныч. Киләчәктә әле без аларны күрербез. Без аларны, Алла боерса, ишетербез.

Менә шуларны бик нык үстерә Рәшит Ваһапов фестивале. Халыкчан тавышлы җырчылар яисә классик җырчыларыбыз да бар бит инде. Аларга, әлбәттә, рәхмәт әйтәсем килә. Менә бу “Татар җыры”, “Татар моңы” булсын, шушы “Үзгәреш җиле” булсын. Барыбер заманадан калышмаска кирәк. Эстрадага чынлап та ниндидер үзгәреш кирәк. Менә чынлап торып матур якка үзгәрсен иде.

"60 яшьлек юбилеема концертлар әзерлим"

Әйтергә кирәк, мин озак эшләдем. Курыкмыйча сәхнәне тоттым дип әйтә алам. Бүгенге көндә дә бит эшлибез. Аллага шөкер. Хөкүмәтебез хезмәтемне дә күрде. Зур-зур исемнәр бирде. Шуңа күрә бер дә үкенмим. Гомерем заяга узмады. Алла боерса, гомеремнең алтмыш яшенә аяк басабыз. Декабрьнең 17сендә һәм 20сендә 60 яшьлек юбилеем уңаеннан филармониядә бик матур концертларым уза. Без әзерләндек. Мин өстән-өстән генә әзерләнә торган кеше түгел. Мин әзерләнсәм, ныклап торып әзерләнәм инде. Үземнең яраткан тамашачыларымны, минем белән гомер буена бергә барган матур җырлар иҗат иткән авторларны чакырып (моңа бигрәк тә басым ясаячакмын), шушы бәйрәмне уздырасым килә. Озак еллар мине сәхнәдә җырлатып торган тамашачыма рәхмәт әйтәсем килә. Менә шушы көнне башымны иеп рәхмәт әйтәсем килә.

"Милләтебезне җырларыбыз саклап калды"

- Тагын бер әйбер сорамакчы идем. Менә татар җырчыларының татар телен үстерүдә уйнаган рольләре нинди?

- Бик зур. Әйтәләр бит. Безнең менә шушы милләтебезне, телебезне шушы җырларыбыз, моңнарыбыз, динебез саклап калды дип. Бу бик дөрес әйбер. Без элеккеге Советлар Союзында эшләгән җырчылар. Без кайларга гына барып чыкмый идек гастрольләргә. Әле Илһам абый белән эшләгән чорларда, үзебезнең аерым төркем булган вакытта Урта Азия булмасынмы, Себер яклары булмасынмы? Һәрвакытта безнең халыкны кем җыя? Менә шушы җырчылар җыя бит. Концертка алар бөтенесе күмәк булып, матур итеп җыелышып киләләр. Берсе белән берсе аралашырга мөмкинчелек була. Берсе белән берсе таныша. Менә шушы концертта алар үзебезнең татар моңнарын тыңлап, татар булулары белән горурланып кайтып китәләр бит. Алар үзләренә ниндидер бер тәрбия алып кайтып китәләр. Әле без менә татарлар, безгә шундый концертлар килә дип. Һәрвакыт та концерт – ул җыр-моң гына да түгел. Ул бит сәясәт тә. Халык үзеннән үзе берләшә, аралаша. Бу безнең халкыбызны берләштерү чарасы бит. Шуңа күрә милли моңнарыбызның роле бик зур.

"Телләр белү балаларыма профессия сайларга ярдәм итте"

- Гаиләдә тел сакланырга тиешме?

- Гаиләдә без татарча сөйләшәбез. Балаларыбыз татар телен бик әйбәт беләләр. Бер тапшыру булды. Ул вакытта балалар бик кечкенә иде. Без матур итеп татарча җөмләләрне әйтә белмәбез дип куркып, русча җавап бирделәр. Менә шул тапшыру – ул безнең язылып куелган, фонотекада, өйдә. Кайвакыт карыйбыз да, балалар миннән “Ни өчен син ул вакытта безне татарча сөйләргә мәҗбүр итмәдең?”, - дип сорый. Ул минем ялгышлык. Мин дә алар да дөрес сөйли алмас дип борчылдым. Менә хәзер алар матур сөйлиләр. Алар 4 телне камил белә: татар, рус, инглиз, төрек. Телләрне белү аларга профессия сайлауда да бик зур ярдәм итте. Алар монда укып бетерделәр, югары белемне монда алдылар. Аннан соң чит илгә киттеләр, анда чит ил университетларын бетерделәр. Хәзер үзебезгә кайтып, бик матур гына эшлиләр. Бүгенге көнгә хәтле мин алар белән канәгать. Мин бервакытта да киләчәк өчен әйтә алмыйм. Иртән торгач, кич белән нәрсә буласын бер кеше дә белми. Шуңа күрә алар бүген минем өчен әйбәт һәм мин аларга рәхмәтлемен. Әгәр киләчәктә дә шулай булса, әлбәттә, мин инде тыныч күңел белән яши алам.

"Минем хәзер чакырган җиргә барып, матур итеп, кунак булып, җырлап кайту вакытым җитте"

- Менә сез әйткән идегез: "Концертларга чакырсалар гына барам", - дип. Бу тыйнаклык билгесеме?

- Минем “Бер вакыт кына” дигән җырны беләсезме? Ә бит һәр нәрсә бер вакыт кына. Булды шундый популяр вакытлар. Афиша элүгә кичкә халык шыгрым тулы була. Мин Чаллыда 18әр, Казанда 28әр концерт биргән вакытларны хәтерлим. Замана үзгәрә, яшьләр килә. Шуңа күрә минем хәзер кадерле, хөрмәтле җырчы булып яшисем килә. Минем хәзер чакырган җиргә барып, матур итеп, кунак булып, җырлап кайту вакытым җитте. Мин хәзер шулай эшлим дә. Кайда чакырсалар, мин ризамын. Рәхәтләнеп барып, җырлап кайтам.

Сәхнә яшьлекне ярата. Сәхнә ярата матурлыкны. Телевидение дә шулай. Миңа еш кына сорау бирәләр. “Нишләп син телевизордан бик сирәк күренәсең?” - дип. Ә мин алай әйтмәс идем. Мин канәгать. Менә күпме бирәләр, мин аларга рәхмәт әйтәм. Телевизордан да яшьлекне, матурлыкны карарга рәхәт. Бәлки ул карьера ясаган вакытта гел күренеп тору, популярлашу кирәк тә булгандыр. Ул вакытта да әле артыгы кирәк түгел иде, чөнки кешене туйдырсаң, капма-каршы процесс башлана. “Әй, туйдык инде моннан. Телевизордан карап та”, - дип әйтергә мөмкиннәр. Элек ни өчен халык шулай күп йөри иде? Элек бит телевизорлар юк иде. Җырчыны күрәселәре килә иде. Шуңа күрә халык та һәрвакытта заллар шыгрым тулы иде бит инде. Менә шуңа күрә дә мин бик канәгать. Миңа телевидениедан гел күренеп тору кирәк түгел. Мин үзем дә теләмим аны. Ә менә чакырган вакытта мин бик теләп барам. Ниндидер тапшыруларга мине кирәк дип саныйлар икән, мин рәхәтләнеп килә. Менә шул.

- Берәр җырыгызның тарихын сөйли алмыйсызмы?

- “Аккош канат кагына” минем  яшьлек җыры дип әйтер идем. Бу җырны миңа Марсель абый Гыймазетдинов язды. Ул бу дөньяда юк. Аның музыкасын Сәфьян Ибраһимов язды. Ул да юк. Менә кемне сөйләсәң, шул юк инде хәзер. Ләкин аларның җырлары истәлек булып калды. Бу җырны бик яратып башкардым мин. Халык та бик матур, бик җылы кабул итте. Бу җырны Салават та бик яратып башкарды. Рөхсәт белән җырлады. Әле аны туксанынчы елларда җырлый гына башлаган вакытлары иде. Әйтергә кирәк, мин бу җырны башта бик яратып башкардым. Шул бер генә җыр җырлап торып булмый бит инде. Бүгенге көндә мин аны тагын яңарттым. Менә юбилей концертында мин аны җырлыячакмын.

Марсель абый Гыймазетдинов –  Минзәләдә гомер буе колхоз рәисе булып эшләгән кеше. Ул бик матур шигырьләр яза иде. Мин аның тагын бер җырын башкардым: “Яшәргә дә әле яшәргә”. Аның көен Чулпан Зиннәтуллина язды. Әле ул вакытта ул бик яшь иде. Яшь булса да, сүзенә җыр туры китерә алырлык көй иҗат иткән. Мин Чулпанга афәриннән башка сүз әйтә алмыйм. Бу автор белән менә шушындый җырларыбыз булды.

Менә, мәсәлән, шундый җырлар була - күңелгә ятмый инде. Шундый бер җыр булды. “Озак торды атым, чапмады”. И, җырлыйсым килми. Азат (Зөһрә Шәрифуллинаның тормыш иптәше - Р.Л.) әйтә: “Дискка җыр җитми бит. Җырла инде”, - ди. Диск чыгарабыз. Җыр җитми менә! Шуннан соң мин ярар дидем. Шушы җырны җырладык. Бер 2-3 тапкыр бирделәрме икән радиодан, юкмы икән. Китте бит шушы җырны тамашачылар тарафыннан сорау! Сорыйлар-сорыйлар. Популярлашып китте гел. Бу җырны Рәис Ханнанов иҗат итте.

"Хатын-кыз өчен, җырчы өчен нәрсә эшләргә мөмкинлек булган, мин боларның бөтенесен эшли алганмын"

Кайвакытта бик күп өмет иткән җырлар халык күңеленә кереп китә алмый. Ә менә бөтенләй көтмәгән җыр халыкныкы була да куя. Шундый җырлар минем дә булды. Әле күптән түгел генә 130 җыр белән диск чыгардым. Менә хәзер 150 җыр белән диск чыгарабыз. Шулхәтле күп җыр язылган, шулхәтле күп җыр иҗат ителгән. Хәзер юбилейга шушы дискны алып утырдым да, кайсыларын җырларга дип карый башладым. Берсеннән берсе әйбәт. 130 да җырлап булмый бит. Мәгънәле дә булганнар алар, матур да булганнар. Гомер дә заяга үтмәгән. Өлгергәнбез бөтенесенә - гаиләсен дә корганбыз, балаларын да үстергәнбез. Әле 1988 елда Геогорий Ибушев белән гигант пластинкасын да чыгарырга өлгердем мин. Ул вакытта гигант пластинка чыгару бик зур дәрәҗә иде. Минем үземнән мондый истәлегем дә кала әле. Хатын-кыз өчен, җырчы өчен нәрсә эшләргә мөмкинчелек булган, бүгенге көнгә хәтле мин боларның бөтенесен эшли алганмын. Бүген ике оныгым бар. Аларны күрү бәхетенә дә ирештем. Мин үземнең иҗатымнан, үземнең тормышымнан бик канәгать.

Әле мин бу иҗат белән генә туктап калырга җыенмыйм. Канәгать булдым да, мин өйдә генә утырам дип әйтмим. Әле, Алла боерса, мин хәйрия концертларында катнашачакмын. Мин мәктәпләрдә очрашуларда булачакмын һәм зур концертларда да үземнең яңа җырлар белән әле тамашачыны куандырырмын дип уйлыйм. Шулай булгач, әле без иҗат итәбез, без әле эшлибез. Без әле үзебезнең иҗатка нокта куймыйбыз. Мин Татарстанда тууым, шушы Республикада яши алуым белән бәхетлемен. Мин Республикам, халкым, милләтем өчен тагын нәрсә дә булса эшли алам икән, барысын да эшлиячәкмен. Мин менә шул позитив караш белән яшим.

Шәрифуллина Зөһрә Нигъмәтулла кызы (20.12.1956, ТАССРның Сарман районы Сарман авылы), җырчы, “Татар җыры” Халыкара җыр конкурсы лауреаты (1988), Татарстанның халык артисты (1997). Зөһрә Шәрифуллина 1980 елда Түбән Кама музыка училищесын тәмамлагач, Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә эшли башлый. Профессиональ эстрада сәхнәсенә аны беренче мәртәбә Татарстанның халык артисты И.Шакиров алып чыга, Зөһрә Шәрифуллина аның эстрада төркемендә җырлый башлый. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлый.

Зөһрә Шәрифуллина репертурында иң популяр җырлар - "Су буенда учак яна",(З.Хәйретдинов көе, Н. Касыймов сүз.),"Нигә яна йөрәгем" (татар халык җыры), “Аерылмагыз” (Р. Нәгыймов көе, С. Сөләйманова сүз.), “Юлга чыктым, кырга чыктым” (Р. Нәгыймов көе, К. Булатова сүз.), “Аккош канат кагына” (С. Ибраһимов көе, М. Гимазетдинов сүз.), “Мин бит кара карлыгач” (Ш. Тимербулатов көе, Г. Зәйнәшева сүз.)

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев