Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Халык иҗаты сүнеп бара икән, аңа яшьләр дә тартылмый" - ЮНЕСКО каршындагы Бөтендөнья традицион музыкасы буенча киңәшмә (ICTM) әгъзасы Эльмира Каюмова

Фольклор музыкасы һәм сәнгать белгече, ЮНЕСКО каршындагы Бөтендөнья традицион музыкасы буенча киңәшмә (ICTM) әгъзасы Эльмира Каюмова белән фольклор сәнгате, татарның бөтендөнья мирасы итеп таныла алмаган  рухи җәүһәрләре хакында әңгәмә корабыз. – Эльмира ханым, без рухи мирасыбыздан ЮНЕСКОга нәрсә тәкъдим итә алабыз? – ЮНЕСКОның рухи мирас объекты итеп төрле төрки халыкларның фольклор традицияләре алынган. Мәсәлән, якутларның Олонхо эпосы, казахларның думбыра сәнгате. Татарларга килгәндә, безнең бу өлкәдәге эшләр четереклерәк һәм катлаулырак. ЮНЕСКОның үз таләпләре бар. Беренчедән, исемлеккә җанлы традиция рәвешендә яшәп килә торган, ягъни бүгенге көндә халыкта сакланган; икенчедән, киң таралган, ягъни бер гаиләдә генә түгел, илдә популяр булган мирас объектларына игътибар бирелә.... Без Сабан туе бәйрәмен кертергә бик тырышкан идек. Бу бит – безнең борынгы бәйрәмебез. ЮНЕСКО таләпләренә туры килмисез, дип безне туктаттылар. Сабан туе инде хәзер татар милли рухында гына бармый, ул төрле халыкларның күңел ачу чарасына әверелеп калды. Йола буларак саклануы дәлилләнмәгәч, кертә алмадык. – Ә гармун уйнау гадәте? - Гармунда башкару сәнгате ЮНЕСКО таләпләренә туры килергә мөмкин, чөнки ул, чыннан да, киң таралган, искиткеч виртуоз башкару осталыгы. Тик шунысын искәртик: гармун бездә генә түгел, ә башка халыкларда да бар! Әлеге уен коралы Көнбатыш Европада туып, Россиядәге татарларга күчкәч, безнең халык үз гармуннарын ясаган. Милли музыкага җайлаштырылса да, милли уен коралына әйләнсә дә, гармун башка халыкларда да яратып кулланылгач, ул аның кадәр уникаль булып саналмыйдыр инде. Әрмән халкының дудукларын алыйк. Дудук башкаларда – Балканнарда, Шәрык илләре халыкларында да билгеле. Исемнәре азрак үзгәрсә дә, асылы һәм уен принциплары шул ук. Матди булмаган (рухи) мирас объекты буларак дудук үзе түгел, ә дудукта башкарылган музыка кертелде. Димәк, уйналган әсәрләрне кертергә мөмкин! Әйтик, гармунчылар сәнгате, күп санлы матур көйләребез, тезмәләребез бар. ЮНЕСКО исемлегенә гөслә традициясен дә тәкъдим итәр идем. – Эльмира ханым, башка төрки халыклар бу җәһәттән шактый активлык күрсәтә дип беләм... - Казахстанда быел апрель аенда узган зур симпозиумга төрле илләрдән төрки халыкларны өйрәнүче музыка белгечләре килгән иде. Мин дә анда катнаштым. Тувалар үзләренең тамак төбе белән башкару осталыгын күрсәтәләр. Яшьләр шул традицияне алга сөрә. Элек заманнарда ул татарларга да хас булган. Тамак  белән башкару туваларда, өлешчә башкортларда сакланган, ә бездә – юк. Кубызда нәкъ шундый ук яңгыраш обертоннар белән китә. Татарда  музыкаль җәһәттән алгарыш бик көчле булган. Алдынгы халык  һәм һәр яңалыкка омтылу зур булганга күрә, музыка өлкәсендә традиция алмашулар тиз барган. Алгарышка омтылуыбыз, бу очракта, безнең файдага булмаган, дия алабыз. Яңалыкны бик тиз күтәреп алганнар, һәм ни кызганыч, вакытлар үткәч, онытып та өлгергәннәр. Ә кайсыбер халыкта ул йолалар йөзәр ел буе үзгәрешсез килгән. Нәтиҗәдә, борынгы катламнарыбыз югалып калган. Бездә югары әдәбият та булган. Эпик әсәрләр телдән-телгә күчеп түгел, ә китап дастаннарына уелып калган. Үзенчәлекле китап көйләү традициясен дә атап китәргә кирәк. Бәет-мөнәҗәтләрне көйләп укулары билгеле бит. Урта гасырларда шигырьләрне беркайчан да телдән сөйләп кенә башкармаганнар.  Аны һәрвакыт көйгә салып, сузып әйткәннәр... Унтугызынчы гасыр ахырында – ХХ гасыр башында бу сәнгать чәчәк аткан. Ни өчен дисәгез, мәдрәсәләрдә ул уку программасына кергән була... 1920 елларда совет мәктәпләрендә бу гадәт әле дәвам иткән булса, 1930 елларда инде ул, ни кызганыч, беткән. - Музыкаль фольклор фәненә яшьләр киләме? - Бу безне борчый торган сорауларның берсе. Бүгенге көндә, гомумән, гуманитар фәннәр белән кызыксыну дәрәҗәсе берникадәр түбән. Ул сәяси мәсьәләләргә дә нисбәтле. Аңлашыла ки, хәзерге яшьләрнең түбән эш хакына "инә белән кое казып" утырасы килми. Кайберәүләр кандидатлык исемен алыр өчен генә диссертация язалар. Әмма фәннәр кандидаты булу һәм чын галим булу – ике төрле әйбер! Шулай да, элек-электән бездә этномузыкология өлкәсендә әлләни күп галимнәр эшләмәгән. Чагыштырыр өчен, Казахстанда фольклор фәне мәктәбе бар. Анда дистәләгән кеше – берничә буын белгечләр эшли. Өлкәннәрне алмашка яшьләре үсеп килә. Халык музыкасының төрле яклары колачланган. Бездә исә, берәм-берәм генә эш алып барыла. Андый галимнәребез санаулы. Шәхсән, үзем – урта буын әһеле. Казан консерваториясендә татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы гамәлдә. Белгечләрне шунда әзерлиләр. Тик аларның саны коточкыч аз – ел саен татар музыкаль фольклор буенча 1-2 кеше генә укып чыга!  Әле шулар арасында  фәнне сайлаучы калырмы-юкмы? - Эльмира  ханым, эскпедицияләргә еш чыгасызмы? - Мин, консерваториядә укыган чагында ук, экспедицияләргә чыга башладым. Шуннан бирле, даими рәвештә йөрим. Соңгы елларда бигрәк тә активлаштык. Елына кайвакыт икешәр, өчәр, дүртәр фәнни сәяхәт туры килә. Йөздән артык авылны музыкаль мирас ягыннан тикшергәнмен. Татарстан авылларыннан тыш, Россия киңлекләрендә яшәүче милләттәшләрне дә иңләдек. - Эшегез йөреп кайту белән генә чикләнми бит әле. Тапкан материалларны бер калыпка салып, эшкәртеп, теркәп куярга да кирәктер? - Материаллар архивларга туплана, аннан фәнни хезмәтләргә кертеп, мәкаләләр язалар. Музыка белгечләре җыентыклар, монографияләр чыгаралар. Мәсәлән, без Республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәгендә фәнни-гамәли эш алып барабыз. Биредә күбрәк гамәлгә кертү белән шөгыльләнәбез. Эшебезнең нәтиҗәләре, фәнни хезмәт буларак, китап киштәсендә генә урын алмый – табышларны фольклор коллективларына бирү, укыту процессына кертүне дә кайгыртабыз. Файдалы ярдәмлек булсын дип, компакт-дисклар да чыгарабыз. Халык иҗатын халыкка кайтарабыз. Әйтик, гөслә буенча методик кулланма чыкты. Андагы видеоязмада ничек кулны куярга, бармакларны ничек йөртергә икәнлеге күрсәтелә. Шунда ук аңлатмалы китапчык (буклет) китерелә. Ягъни, укыр, карап өйрәнер өчен уңайлы итеп эшләдек. Күптән түгел тагын бер диск дөнья күрде. Анда татар халкының йолалары һәм аларның сәхнәдә куелышы тасвирлана. Аны без коллективларга таратабыз. Бу – замана таләбе. Фольклор төркемнәренә репертуарны ничек тупларга, җыярга, сәхнәдә ничек күрсәтергә кирәген аңлатабыз. - Халык уен коралларын барлау бер мәсьәлә булса, аны төзәтүче осталарны табу да авырдыр бит? – Һәрбер мәсьәләгә комплекслы карарга кирәк. Бүгенге көндә халык уен коралларында уйнау берникадәр сүнеп бара. Чөнки профессиональ сәнгать, бигрәк тә эстрада киң  колач җәйгән. Эспедицияләр вакытында да инанабыз: гөсләчеләрнең оныклары синтезаторда, гитарада уйнарга тырышалар. Әбиләре уйнаган гөсләләрдә уйныйсылары килми. “Пристижно түгел!” – дип җибәрәләр. Замана сулышы дигән әйбер бар бит. Сиксән-туксан яшьлек әбиләр дә хәзерге җырларны яраталар... Синтезаторда өйрәнәләр. “Бер кулны гармундагы шикелле итеп көйлим. Икенче (сул) кул белән шулай җыям” – диләр. Гармун уйнау манерасы, стиле шулай синтезаторга күчә. Гармунга кадәр курай киң таралган булган. Курайда уйнау ысуллары, мелизмнары соңрак гармунга күчкән. Халык иҗатында шундый төп кануннар бар шул. – Димәк, халык иҗаты да катып калган күренеш түгел. Ул да үсештә? – Традицион халык иҗаты  бүгенге көндә, ничектер, мирас сыйфатында калып килә, диимме. Гадәти тормыштан ул төшеп бара. Әлбәттә, кайбер жанрлар саклана. Бишек җырлары, дин белән бәйле Азан, Коръән сүрәләрен мәкам белән башкару, мөнәҗәтләр әйтү онытылмаган. Ә авыл көйләрен хәзер картлар гына, мәҗлесләргә җыелгач, башкара. Аерым төбәкләрдә солдатка озатканда элеккеге җырларны җырлап озату гадәте исән... Халык иҗаты сүнеп бара икән, аңа яшьләр дә тартылмый. Моның өчен кешенең теләге сорала. Теләк булса, уен коралын булдырырга (йә сатып алырга) кирәк. Ә хәзерге чакта безнең уен коралларын эшләп чыгара торган фабрика юк. Алдагы елларда Казан музыка уен кораллары фабрикасы бар иде.  Ул бүгенге көндә беткән. Аерым осталар очрый. Аларны эзләп табарга кирәк. Заказ биргән очракта да, уен кораллары, әйтик, гармун, бик кыйммәт тора. Заманында мандолина безнең халыкта бик популяр булган. Экспедицияләрдә: «Кайдан алдыгыз?” – дип сорагач, авыл кибетләреннән дә мандолина, скрипка сатып алып булганын сөйләп шаккатырдылар! Гөсләләрнең фабрикада ясалганнарын яратмаганнар. Үзебезнең авыл осталары ясаганы матур яңгырый, диләр. Кулдан ясалганы, димәк, яхшырак та булган. Сирәк калган осталарны барлыйсы  һәм аларның һөнәрен алып каласы иде... Думбырада уйнау традициясе дә өзелгән иде. Аның уйнау манерасы мандолинага күчкән. Неапольдән килгән мандолина, чыннан да, татарларда бик киң таралган булган. ХХ гасыр башында хәтта милли оркестрлар төзелгән. Халык мандолинада уйный башлый. Аны, нигездә, укытучылар уйнаган, чөнки педучилищены тәмамлаганда  имтихан биргәннәр. Скрипка, мандолина сайланган. Нота уку да кертелгән. Авылларда балаларга дәрес биргәндә татар көйләрен мандолинада чиртеп уйнаганнар.

– Соңгы вакытта гармун, скрипка  безнең татар халкының уен  коралы түгел, дигән фикерләр ишетергә туры килә... – Татарларда курай-кубыз да сыбызгы гына булган дигән фикер дөрес түгел. Монда мәсьәлә катлаулырак. Гармунга килгәндә, ул татарларга унтугызынчы гасырның икенче яртысында  Россия аша килеп керә. Төп чыгышы Көнбатыш Европа, Германиядән. Аны Россиядә Тула шәһәрендә рус осталары үзгәртеп ясыйлар. Аннары ул татарларга күчә. Исеме тальян, “Италия”дән үзгәртелгән дигән версия бар. Әмма рус осталары ясасалар да, татарлар аны үз музыкасына карата үзгәртәләр. Безнең пентатоникага (халык җырлары шуңа корылган) яраштырганнар. Уйнау рәвеше дә русларныкына охшамый. Көнбатыштан да аерылып тора. Мөселман татарларына бер тавыш белән җырлау гадәте хас. Гармун да сольный импровизация шикелле: монда көйне уң кул белән уйныйлар, икенче (сул) кул аккордларга баса. Татарларның музыкаль фикерләве бер генә тавыш белән баргач, көйгә күбрәк басым ясала, икенче (бака) ягы гармоник түгел, ә мелодик характерда. Чөнки фикерләү системабыз шундый. Гармун, шул рәвешле, татар халык уен коралына әверелгән. Хәзерге формадагы скрипка Европадан килгән. Берничә дистә ел элек авылларда шул скрипкада халык көйләрен уйнаганнар. Элек скрипканы кибеттән сатып кына алмаганнар, үзләре дә агачтан ясаганнар. Тагын да борынгы чорда ул скрипканы  иңбашына түгел, ә тезгә куеп уйнаганнар.  Һәм ул “кыл-кубыз”, “кубыз” дип аталган, ә кайбер якларда “каз муен” дип тә йөрткәннәр. Мондый традиция бик күптәннән килгән. Шулай итеп, скрипканы да  – татар халык уен коралы, дип әйтергә нигез бар. Уен коралының бер җирдә генә туып, бөтен якларга да таралуы мөмкин. Корал каян алынганы бик үк мөһим түгел, ә анда нинди көй уйнаулары әһәмиятлерәк. Шәрык – циливизация бишеге, дип юкка гына әйтмиләр. Уен кораллары Шәрык илләреннән Көнбатыш Европага күчкәннәр... Шул ук скрипка нигезендә гарәпләрнең «әл ут» (уд) дигән уен коралы ята. Европага ул “лютня” буларак испаннар аша гарәпләрдән күчкән. Цитра да гарәпләрнең "канун" дигән уен коралы мисалында эшләнелгән. Безнеке түгел дип әйтү – бик шартлы һәм бәхәсле фикер. – Гөслә дә соңгы елларда тергезелде кебек? – Гөсләдә уйнау традициясе хәзер дә сакланган. Керәшеннәрдә ул бик актив булган. Унтугызынчы гасырларга күз салсак, ул вакытта ногайбәкләр дә уйнаганнар (хәзерге Чиләбе өлкәсендә керәшен казаклары яшәгән авылларда). Әмма анда ул югалган, беткән. Татарстанның Балтач, Арча якларында, шулай ук аларга чиктәш булган Мари Илендәге Мари Төрек районында әле дә уйнаучыларны табарга мөмкин. Якында урнашкан Киров өлкәсенең Малмыж районында  берничә ел элек кенә гөсләчеләр бар иде. Киров өлкәсенә экспедициягә чыккач та: “Бераз гына соңга калдыгыз, эле күптән түгел генә соңгы гөсләчебез үлеп китте...” – диделәр. Безнең чыганаклар буенча, гөсләдә башлыча ирләр уйнаган.  ХХ гасырда чәчәк аткан чагында, гөсләне хатын-кызларның да үз иткәне билгеле. Әлеге башкару гадәте хатын-кызлар аша буыннан-буынга күчкән. - Традицияләрне саклауның нинди юллары бар соң? - Төп белем бирү программасына халык уен коралларын укытуны кертергә кирәк. Бүгенгә ул күпчелек өстәмә белем бирү программасында гына бара. Элегрәк, күргәнебезчә, педучилищеларда, мәктәптә укытканнар. Сүз академик стильдә музыкаль белем бирү турында түгел, ә халыкчан итеп башкару традицияләрен өйрәтү турында бара! Төрле фестивальләр оештыру да, теле-радио тапшыруларда, матбугатта яктырту да аларны “тернәкләндерер”,  яңа сулыш өрер иде. Мирас һәрчак игътибарга һәм саклауга мохтаҗ!

Чыганак: http://intertat.ru

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев