Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Хакимият диннең фән белән бергәлеген танытырга тиеш" - Харис хәзрәт Салихов

Быел Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе тарихта беренче тапкыр дин эшлеклесенә бирелде. Харис хәзрәт Салихов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ни өчен алдагы елларда дин әһелләре Тукай премиясенә лаек булмаганлыгы турындагы фикерләрен әйтте. “Элек дин дәүләттән аерылган иде. Шул сәбәпле  Тукай премиясенә кандидатларны билгеләгәндә, дин әһелләрен гомумән карамадылар. Соңгы 10 елда Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм Татарстан республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев бу мәсьәләгә игътибар бирә башладылар. Дин дәүләттән аерылган булса да, җәмгыятьтән аерылмады. Хакимиятнең кешеләрне тәрбияләүнең иң асыл юлы - диннең фән белән бергәлеген таныту”, - ди Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. Харис хәзрәт Салихов мәктәпләрдә дин дәресләре дә укытылырга тиеш дип саный: “Мин Россия Президенты Владимир Путинга мәктәпләрдә фән һәм дин бергә укытылган очракта гына без идеяле балалар тәрбияли алабыз дип хат яздым. Башка методика, башка ысул юк. Алар кулланылып карады, әмма абсурд булып чыктылар” – диде ул. “Моннан 15 ел элек мәктәпләрдә балалар шәфкатьле, ата-анага мәрхәмәтле, ватанпәрвәр булсын өчен диннәрнең тарихын укытып карадылар. Әмма моның начар тәмамланачагы алдан ук билгеле булды. Диннәр тарихын өйрәтеп балаларда тәүфыйк, игелек тәрбияләп булмый. Һәрбер бала нинди динне тота, шул дин тарихын өйрәнсен дигән закон чыкты. Бу - сафсата. Төрле диннәрне тотучы балалар бергә сөйләшә башласалар, бәхәсләшәчәкләр бит. Шуңа күрә дин тарихын гына түгел, гомумән, динне мәктәпләргә кертергә кирәк. Бу очракта гына безнең тәүфыйклы буын үсәр”, - ди хәзрәт. Хәзрәт Тукай премиясендә бирелгән акчаларны ятим балаларга бүлеп бирәчәге турында әйтте: “Безнең карамакта 35 ятим бала бар, аларның әтиләре Бесланда, Чечняда, Ингушетия, Кабарда-Балкариядә һәм Татарстанда бандитлар тарафыннан үтерелгәннәр. Дәүләт премиясеннән килгән акчаны бу балаларга бүлеп бирәчәкбез, алар аңа күбрәк мохтаҗ”, - диде . Салихов Харис Салихҗан улы 1927 елның 30 июлендә Балтач районының Чутай авылында туган. 1942-1943 елларда Арча педагогия училищесында укый. 1944 елдан армия хезмәтенә алынып, Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугыштан соң Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты карамагында, Татарстан эчке эшләр министрлыгында эшли. Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, Бөек Ватан сугышы ветераны, Казанның "Хәтер" мәчете имам-хатыйбы. 2012 елда Колшәриф мәчетен төзүче иҗади төркемгә Г.Тукай премиясе бирелде. Иҗади төркем составында имам Зөфәр Галиуллин да бар иде.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев