Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Хакасиядә Казан татарлары телен, татарлар тарихын өйрәнгән галимне искә алалар

Хакасия башкаласы Абакан шәһәрендә 1 ноябрьдә танылган тюрколог, көнчыгышны өйрәнгән галим, Казан университеты профессоры Николай Катановның тормышы һәм иҗатына багышланган документаль фильм күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә Хакасиянең Мәдәният министрлыгы.

“Судьба инородца” дип аталган әлеге фильмның премьерасы 2012 елда булган иде. Фильмга кергән кадрлар Хакасия, Тыва, Татарстан, Красноярск краенда төшерелгән. Анда Казан федераль университеты галимнәре дә сөйли.

Николай Катанов (1862-1922) 28 ел Казанда яшәп,  биредә вафат булган. Ул Казан татарларының телен, борынгы төрки дәүләтләр тарихын, төрек-татар әдәбияты тарихын, төрки телләрнең чагыштырма грамматикасын өйрәнгән галим. Озак еллар Казан университетында укыткан, биредә Археология, тарих һәм этнография җәмгыятен җитәкләгән. Аның бай шәхси архивы Татарстан Милли архивында саклана. Совет елларында Катановның эшчәнлеге бик нык кысрыклануы, соңрак фәнни мирасы да өйрәнүгә тыелганлыгы мәгълүм.

Хакасиядә әлеге фильмның авторлары белән Н.Катанов исемен йөрткән Хакас дәүләт университетында һәм 10 ноябрьдә Хакас милли гимназия-интернатында иҗади очрашулар булачак. Аерым алганда - режиссер, “Хакасфильм” киностудиясе директоры Юрий Курочка, сценарий авторы Марина Канадакова, төп рольне башкарган Россия һәм Хакасиянең атказанган артисты Геннадий Чаптыков, Николай Катановның хатыны ролен уйнаган М.Ю.Лермонтов исемендәге Рус драма театры артисткасы Ольга Изотова тамашачыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк. Хакас университетыннан Катановның мирасын өйрәнүче галимә, Клавдия Солтанбаева хакас халкының күренекле улы, төрки халыкларның тарихын күтәргән галимнең тормышы һәм фәнни ачышлары турында сөйләячәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев