Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Хабаровскта милли гүзәллек бәйрәме уздырылган

Хабаровскта “Сабантуй гүзәле-2017” милли гүзәллек бәйрәме узды. Матурлык иясе таҗы өчен төрле милли диаспоралардан җиде кыз катнашты, дип хәбәр ителә төбәк сайтында. Алтын түбәтәйгә лаек булып, татар бәйрәмен алып бару хокукы 18 яшьлек әрмән кызы Анна Григорянга бирелгән. Бәйгегә ул берничә ай дәвамында әзерләнгән, милли костюмнар әнисе дизайны буенча тегелгән. Милли ашлар бәйгесендә ул хөкемдарлар тарафына хапам – җиләк-җимеш, чикләвек, дөге белән фаршланган кабак тәкъдим иткән. Онлайн-тавыш бирүдә “Тамашачы мәхәббәте туташы” титулын яулау бәхете татар кызы Ксения Латыйповага елмая. Аның өчен социаль челтәрләрдә катнашучыларның 34 проценты тавыш биргән. Икенче урында Анна Григорян, өченчедә нанай кызы Анжела Бельды. “Хабаровск крае чибәре – Сабантуй туташы” проекты 2009 елдан гамәлдә. Аның төп максаты - милли традицияләрне саклау, этникара мөнәсәбәтләрне көйләп тору, күңел һәм тышкы матурлык тупланган хатын-кыз идеалына лаеклы караш булдыру.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев