Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Хабаровск шәһәрендә "Сабан туе гүзәле-2017" бәйгесе узачак

6 май көнне Хабаровск шәһәрендә “Сабан туе гүзәле-2017” бәйгесендә катнашучыларны сайлап алу туры узачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына проектның җитәчесе Галия Ельская хәбәр итте. Аның сүзләренчә, “Сабан туе гүзәле” бәйгесе инде 8 ел рәттән уздырыла. Гадәттә конкурста 6-12 кыз катнаша. “Безнең якларда татарлар бик күп түгел. Күпчелекне руслар һәм украиннар тәшкил итә. Шуңа да Сабан туен татарлар өчен генә уздыра алмыйбыз. Әмма бәйрәмне популярлаштыру өчен, мин “Сабан туе гүзәле” проектын башлап җибәргән идем. Анда безнең татар кызлары гына түгел, ә төрле милләт вәкилләре катнаша. Хәтта немец кызларының да катнашканы булды”, - диде Галия Ельская. Бәйгедә кызлар үзләрен генә түгел, ә милләтләрен, милли үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын да күрсәтергә тиеш. Шулай ук милли ризыкларга да аерым игътибар бирелә. “Ел саен бәйгедә төрле милләт кызлары җиңә. 8 ел эчендә бары бер генә тапкыр татар кызы “Сабан туе гүзәле” исемен алды”, - ди проект җитәкчесе. Быел җиңүчене 25 июньдә билгеләячәкләр. Бәйге гадәттә татар халык биюе белән тәмамлана. Аны барлык катнашучылар бергә бии. “Сабан туе гүзәле” исемен алган туташ исә милли бәйрәмдәге көрәш батырына бүләк тапшыра.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев