Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Гыйшык алмасы" фильмы Әрмәнстанда узачак кинофестивальдә катнаша (ВИДЕО)

Төп рольдә танылган язучы, драматург Рабит Батулла уйнаган «Гыйшык алмасы» кыска метражлы фильмы «Фреска» Заманча сәнгать һәм рухи фильмнар халыкара фестиваленең («Fresco International Festival of Modern Art and Spiritual Films») конкурс программасына кергән. Кинофестиваль Әрмәнстанда уза. Бу хакта “Татаркино” рәсми сайтында хәбәр ителә. Фильмның режиссеры — Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры артисты Фирүзә Зиннәтуллина, сценарий авторы — Фәрит Дәүләтшин, продюсер - Наталья Топал. Төп герой – хыялында яшьлегенә кайткан сугыш ветераны. Фильм XII Казан Халыкара мөселман киносы фестивалендә дә катнашты. Мәгълүмат өчен. «Фреска» IV Заманча сәнгать һәм рухи фильмнар халыкара фестивале Ереван шәһәрендә 26 -31 августта уза. Конкурс программасына 26 фильм сайлап алынган. Тугыз фильм конкурстан тыш күрсәтелә.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев