Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Гыйнвар аенда пенсионерлар бер тапкыр түләнелә торган 5 мең сум акча алачак

13 гыйнвардан алып түләү ахырына кадәр пенсияләре өйләренә китерелүче пенсионерларга почтальоннар бер тапкыр түләнә торган акчаны гыйнвар ае пенсиясе белән бергә китерәчәк. Әгәр дә пенсия 3нән 12 гыйнварга кадәр түләнә торган булса, бер тапкыр түләнүче 5 мең сум акчаны аерым, шулай ук 13нән 28 гыйнварга кадәр китерәчәкләр. Кредит яисә башка тапшыру оешмалары аша пенсия алучыларга шушы ук сроклар гамәлдә була. Россия Пенсия фондында бер тапкыр түләнелә торган тиешле акчалар - 221,7 млрд сум 2017 елның бюджет фондына салынган, дип билгеләп үттеләр. Бер тапкыр түләнелә торган 5 мең сум акчаны алу өчен Россия Пенсия фондына аерым мөрәҗәгать итәргә яки гариза бирергә кирәкми. Пенсия фондында бер тапкыр түләнелә торган акчалар Россия территориясендә даими яшәп, 2016 елның 31 декабренә кадәр пенсия алучылар өчен икәнлеген искә төшерделәр. Искәртеп үтик, әгәр дә пенсионер ике пенсия ала икән (мәсәлән, "хәрби" пенсионер), шуның берсе Россия Пенсия фонды линиясе буенча түләнә икән, бер тапкыр түләнелә торган акча Россия Пенсия фондыннан биреләчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев