Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Нияз Халитовның гыйльми, тарихи эчтәлектәге хезмәтләре Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде

Нишләп безнең  Чыңгыз тамырыннан килгән хан сөякләре кайдадыр тузан җыеп ята? Архитектор-реставратор, архитектура тарихчысы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Нияз Халитов "Татар-информ" хәбәрчесенә әлеге теманы совет чорында ук кузгаткан булуын әйтте. Бик күп гыйльми, тарихи эчтәлектәге китаплар авторы Нияз аганың  быел 8 хезмәте Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде. «Тарихчы буларак, ханнарыбыз сөякләре язмышы мине гел борчый. Минем өчен бу - бик кызыклы тема, - ди галим. - Чыннан да, бу хакта җәмгыятьтә беренче булып аваз салдым шул. Совет дәверендә үк бу мәсьәләгә юнәлеш тоткан идем. Бер зур җыелышта Альфред Халиковка: «Нишләп безнең Чыңгыз тамырыннан килгән хан сөякләре кайдадыр тузан җыеп ята?» - дип сорадым. Археолгоия бүлеге җитәкчесе буларак, бу сорау аңа бик ошап бетмәгән иде. «Барысы да тәртиптә, тиешле, ышанычлы урында саклана. Вакыты җиткәч, хәл итәрбез», - дип җавап кайтарды ул. Бу җавап мине канәгатьләндермәде. Бу теманы алга таба да кузгата башладым. «Молодежь Татарстана» газетына зур мәкалә яздым. Фикерләр төрле булды... Сөембикә манарасы янына мавзолей төзергә тәкъдим иттем. Рөстәм Зәбиров бик яхшы проект ясады... Каберләрнең берсе - Мөхәммәтәминнеке, тагын берсе - Мәхмүтнеке дигән фаразлар бар. Моны ничек ачыкларга - мин анысын аңламыйм. Әмма аларның безнең ханнар икәне төгәл билгеле. Алар тиешенчә җирләнергә лаек. Бөек Чыңгызыйларның пантеоны булырга тиеш!  Касыйм шәһәреннән Сөембикәне эзләп табып, монда күчереп күмәргә теләүчеләр дә бар. Бу инде - авантюра. Аны табып булмый. Касыймда  кыл да кыймылдамаган. Иске зират бөтенләй беткән, эзләре дә калмаган. Сөембикәнең җәсәден каян эзләргә? Шаһгали дөрбәсендә ул юк. Сөембикә кайдадыр башка җирдә дәфен ителгән. Ханнарыбызның каберләрен барларга кирәк, анысы бәхәссез». Нияз Халитов белән оештырылган әңгәмәне Ihtertat.ru электрон газетасыннан укыгыз.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев