Дүртенче форумның төп карарлары резолюциядә урын алды, аның нигезендә хатын-кызларны тормышның һәр өлкәсендә ир-атлар белән тигез хокукка ирешүгә юнәлтелгән чараларда, бизнес-проектларда һәм очрашуларда актив катнашырга чакыру ята. Бу уңайдан форум делегатлары Татарстан Хөкүмәтенә мөрәҗәгать белән чыкты. Анда республикада хатын-кызларның хәлен яхшырту белән шөгыльләнү өчен даими эшләүче «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары форумы»н төзү, бөтен дәрәҗәдәге җитәкчелек урыннарына хатын-кызларны да үткәрү өчен чаралар күрү, хатын-кызлар арасында эшкуарлыкны үстерү өчен федераль һәм төбәк максатчан программаларын кабул итү кебек таләпләр куела.
Быелгы форум «Җәмгыятьнең уңышлы үсеш шарты буларак хатын-кызның киңкырлы эшчәнлеге» темасына багышланып, сөйләшүләр икътисади кризис чорында бизнес алып бару, гаилә кыйммәтләрен саклау һәм социаль проектлар тормышка ашыру кебек мәсьәләләр күтәрелгән берничә секциядә алып барылса да, төп сүз хатын-кызларның социаль активлыгын үстерүгә кагылды. Татарстанда кеше хокукларын яклаучы Сәрия Сабурская да бу уңайдан: «Бүген хатын-кызлар яңгыраткан проблемаларның мин барысыннан да хәбәрдар, үзем көн саен шулар белән очрашам. Еш кына аларны хәл иткәндә социаль юнәлештәге иҗтимагый оешмалар ярдәмгә килә. Мәсәлән, авыр тормыш шартларында калган хатын-кызларга, аналарга ярдәм кулы сузучы «Добро даром» хәйрия фондына мөрәҗәгать итәм. Бу фонд дәүләттән бер тиен алмыйча, бары тик хәйриячеләр исәбенә яши. Эшлекле хатын-кызларыбызны социаль активлыкка чакырам, белегез: сезнең ярдәм мохтаҗ кешегә барыбер барып җитәчәк», – дип өндәде. Нәтиҗәдә, гомумән, «Добро даром» фонды тәҗрибәсе бу форумда табибларда да, юристларда һәм химаячеләрдә дә зур кызыксыну уятты.Форумда хатын-кызларны аеруча борчыган социаль мәcьәләләрне уртага салып сөйләштеләр. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ольга Павлова да дәүләт хакимияте органнарында җаваплы вазыйфаларда хатын-кызларга юл ачарга кирәклеген искәртте. «Республика парламентында унбиш кенә хатын-кыз депутат эшли, шулай да без «Мәрхәмәт» берләшмәсен төзеп, гаилә, балалар, ятимнәр, инвалидларның иминлеген тәэмин итүгә кагылышлы бихисап социаль проблемаларны чишеп киләбез. Һичшиксез, дөньяны хатын-кыз коткарачак», – дип белдерде Ольга Павлова.
Депутат ханымга законнарны камилләштерү тәкъдимнәре белән чыгучылар да булды. Яшел Үзән районында инвалид балаларның ата-аналары төзегән «Благое дело» җирле иҗтимагый оешмасы вәкилләре инвалидларны балачактан башлап, гомер дәвамында тернәкләндерү өчен шартлар тудыруга һәм инвалидларны эш белән тәэмин итүгә бүген дәүләттә тиешле күләмдә игътибар җитмәвенә зарланды. – 1 октябрьдә без, инвалид балаларның ата-аналары, инвалид балалар, бигрәк тә ДЦПдан интегүчеләр өчен Яшел Үзәндә абилитация үзәге ачабыз. Бу республикада беренче шундый проект. Бинаны безгә җирле хакимият бирде, анда ремонт эшләрен үз көчебез белән башкардык. Хәзер хәйрия фонды төзеп, матди-техник базаны ныгытырга, яхшы белгечләрне җәлеп итү бурычы тора, – дип хәбәр итте оешманың рәисе Ирина Майорова. Ирина ханым үзе дә 19 яшьлек инвалид малаен карый. «Вакытында баламны тернәкләндерү белән шөгыльләнә алмадым, элек андый үзәкләр юк дәрәҗәсендә иде. Соңрак дөньялар җайлангач, елга ике тапкыр бушлай тернәкләнү курсларын узарга мөмкинлек туды, ләкин 18 яшьтән соң инвалидлар ул хокуктан да мәхрүм ителә. Ә түләүле оешмаларга мөрәҗәгать итү бик кыйммәткә төшә, гадәттә, гаиләләр андый чыгымнарны күтәрерлек хәлдә түгел. Минем баламның сәламәтлеген инде, кызганычка, яхшыртып булмас, әмма бит әле нихәтле башка, әле кечкенә балалар ярдәм көтә. Әгәр вакытында шөгыльләнсәң, алар да тормышта үз урыннарын табар иде», – дип аңлата Ирина Майорова. Шулай итеп, дүртенче форум резолюциясендә «Благое дело» иҗтимагый оешмасының Татарстанда дәүләт карамагындагы абилитация үзәкләрен булдыру, инвалидларны эш белән тәэмин итү өчен законнарны камилләштерү – алардагы кайбер чикләүләрне бетерү тәкъдимнәре дә үз урынын алды.Чыганак: http://intertat.ru
Нет комментариев