Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Гүзәл Яхина яңа романнан әкияти мишураны алып атсак, документальлек ята дип әйтте

Казан Ратушасында Гүзәл Яхинаның яңа романын тәкъдим итү кичәсе бара. Очрашуда Гүзәл Яхина яңа романнан әкияти мишураны алып атсак, документальлек ята дип әйтте. Чара Пушкин туган көнендә билгеләнгән рус теле көненә туры китереп оештырылган. "Зөләйха күзләрен ача" романы белән танылган Казан язучысы Гүзәл Яхина бер ай элек икенче китабын бастырып чыгарды. Ул "Дети мои" дип атала һәм ул Совет властеның беренче елларындагы Идел буе немецлары тормышыннан. Романның төп герое - Идел буенда яшәгән немец кешесе Яков Бах. Очрашуны язучы, Пушкин исемендәге премия лауреаты Илдар Əбүзаров алып бара һәм беренче сорауларны да ул бирде. Гүзәл Яхина икенче романының беренчесенә караганда тирәнрәк булуын әйтте. Əсәрдә алман әкиятләренә һәм мифологиясенә сылтамалар барлыгын әйтте. "Мин алман әкиятләренең шактый караңгы атмосферасын Совет властеның беренче елларындагы караңгы вакытлар белән чагыштыруы турында, әкияттәге негативның, караңгы якларынын тормышка ашуы турында сөйләде. "Əмма әкият мишурасын алып ташласак, анда документальлек күп. Ул шушы елларда яшәгән кешеләрнең немец телендә язылган хатирәләрен файдаландым", - диде ул. Шушы урында Гүзәл Яхинаның беренче белеме буенча немец теле белгече булуын искә алу урынлы булыр. Очрашуга Казан шәһәре мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Абзалов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәтов, Качалов театрының баш режиссеры Александр Славутский, Казан яшь тамашачы театры директоры Айгөл Горнышева һәм башкалар килгән. Кичәнең кунагы - Россиядә танылган әдәбият белгече Павел Басинский.

Татар-информ

Фото: Расих Фасхутдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев