Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Гүзәл Яхина Рөстәм Миңнехановка яңа китабын бүләк итте

Шактый шау-шу тудырган “Зөләйха күзләрен ача” (“Зулейха открывает глаза”) романы авторы Гүзәл Яхина Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка яңа китабын бүләк итте. Яхина “Татмедиа” агентлыгы янында “Укый Казан, укый Татарстан” китап фестивале мәйданчыгында “Балаларым минем” (“Дети мои”) яңа романын тәкъдим итте. Ул фестиваль кунаклары белән әсәрләренең язылу тарихын уртаклашты һәм Идел буе немецлары тормышы турындагы яңа китабының кыскача сюжетын сөйләде. Бу вакытта Рөстәм Миңнеханов “Кәҗә бистәсе” метросы станциясеннән “Казан” гаилә үзәге янындагы фанфест мәйданчыгына илтә торган яңартылган бульвар буйлап узды. Татарстан Президенты полиграфистлар һәйкәленә чәчәк салды. Шуннан соң ул китап фестивале мәйданчыгына килде һәм Гүзәл Яхина белән сөйләште. Язучы аңа яңа романы турында сөйләде һәм китабын бүләк итте.
  • “Балаларым минем” (“Дети мои”) яңа романының баштагы юлларын “Тоталь диктант-2018”дә катнашучыларга әйтеп торып яздырдылар.

Татар-информ

Фото: архив, Рамил Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев