Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Гүзәл Яхина: “Книга-фест” Казан халкы өчен бик кирәкле фестиваль

Бүген Казанның Лядской бакчасында “Книга-фест” дип исемләнгән бишенче китап фестивале булып узды. “Зөләйха күзләрен ача” романы авторы, Россиянең “Большая книга” һәм “Ясная поляна” әдәби премияләре лаураеты Гүзәл Яхина “Татар-информ” хәбәрчесенә әлеге фестивальнең шәһәр халкы өчен мөһим булуы, Казан шәһәре әдәби чараларга шактый баюы турында сөйләде. “Мин әлеге фестивальдә булуым белән бик бәхетлемен. Елның кайсы гына вакытына туры килсәм дә, Казанга һәрвакыт теләп киләм, чөнки ул минем иң яраткан шәһәрем. Икенчедән, китап фестиваленең ачылуы үзе бер куаныч. Соңгы елларда Казанның әдәби календаре шактый баеды. Миңа калса, “Книга-фест” Казан халкы өчен бик кирәкле чара”, - диде язучы. “Зөләйха күзләрен ача” романы авторы Гүзәл Яхина Казанга үзенең яңа чыккан китабын тәкъдим итәргә килгән: “Шулай ук мин Казанга үземнең “Дети мои” дигән яңа романым турында сөйләргә килдем. Берничә сәгатьтән Казан Ратушасында аны беренче тапкыр тәкъдим итәчәкмен. Соңыннан, Милли китапханәдә һәм китап кибетләрендә дә очрашулар үткәрергә ниятлим”, - диде ул. Китап фестивалендә Гүзәл Яхина яңа чыккан китапларында теләгән һәр кешегә имзасын куеп бирде. Язучыга Лядской бакчасы буйлап фестивальнең мәйданнарына экскурсия оештырдылар. Гүзәл Яхина Казанга сентябрь аенда “Аксенов-фест” музыка фестиваленә киләчәген әйтте.

Татар-информ Фото: Расих Фасхутдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев