Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Гүзәл Яхина Берлинда укучылары белән очрашты

6 һәм 7 октябрьдә Берлинда Россия фән һәм мәдәният йортында Гүзәл Яхина укучылары белән очрашты. Бу хакта Чулпан Усманова Берлиннан хәбәр итте. Беренче очрашу рус телендә узды. Бирегә 25 телгә тәрҗемә ителгән «Зөләйха күзләрен ача» романын яратып укучылар җыелган иде. Узган ел әлеге роман белән Европаның немец телендә сөйләшүче әдәби җәмәгатьчелеге дә танышты. Кунаклар өчен чара кысаларында чигелгән татар сөлгеләре, милли хатын-кыз һәм ир-ат баш киемнәре, татар киемендәге курчаклар, татарлар һәм Татарстан тормышын чагылдыра торган альбомнар, агач савыт-саба белән этнографик экспозиция оештырылган иде. Язучы гаиләсе тормышы, романның идеясы ничек туганы, әсәрдәге чынбарлык һәм уйдырманың бәйләнеше турында сөйләде. Романнан өзекләр укылды, җырчы Муса Маликов, Берлинда яшәүче флейтачы Рафик Абдразаков чыгыш ясады. Ахырдан кунакларны татар кагы һәм кош теле белән сыйладылар. 7 октябрьдә кичә немец телендә үтте. Биредә Гүзәл Яхинаның «Швайпольт – зимняя трагедия» дип аталган яңа әсәре тәкъдим ителде. 13 октябрьдә Франкфуртта Халыкара китап ярминкәсе кысаларында язучы белән тагын очрашу оештырылачак.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев