Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Гүзәл Яхина беренче мәртәбә Уфага очрашуга килде

Язучы, «Зөләйха күзләрен ача» романы авторы, Россиянең «Большая книга» һәм «Ясная поляна» әдәби премияләре лаураеты Гүзәл Яхина беренче мәртәбә Уфага килде дип хәбәр итә «Башинформ». Гүзәл Яхина укучылар һәм аралашырга һәм Башкорт дәүләт драма театры артистлары белән очрашырга килгән. Алдан хәбәр ителгәнчә, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының баш режиссеры Айрат Әбүшахманов «Зөләйха күзләрен ача» әсәрен сәхнәләштерергә җыена. Кичә кич белән Гүзәл Яхина Туфан Миңнуллинның әлеге театрда куелган “Мулла” спектаклен карап, театрның баш режиссеры Айрат Әбушахманов белән очрашып сөйләшкән. “Без Айрат Әбушахманов белән ул “Кара йөзләр” спектаклен “Алтын битлек”кә Мәскәүгә алып килгәч күрешкән идек. Спектакльне карауга ук мин бу режиссерның эшенә гашыйк булдым, аңа романымны тапшырырга әзермен, ничек кирәк дип саный – шулай эшләсен. Айрат – гаҗәеп режиссер, ди Гүзәл, ул классика белән сак эш итә белә”, дигән Гүзәл Яхина.

Романның инсценировкасын Россиянең күренекле драматургы Ярослава Пулинович әзерли. Аннары текст башкорт теленә тәрҗемә ителәчәк. Сүз уңаеннан, күптән түгел генә Ярослава Пулинович пьесасы буенча “Син кайда идең?” (Земля Эльзы”) спектаклен Әлмәт татар дәүләт драма театры чыгарды. Ул шушы көннәрдә “Һөнәр” фестивале кысаларында күрсәтелде. Китапның театраль язмышына килгәндә, Мәскәүдә режиссер Искәндәр Сакаев МХТ актерлары белән эксперименталь лабораториядә аның беренче кисәген эскиз куелышында әзерләп күрсәтте инде. Уфада «Зөләйха күзләрен ача» романы рус һәм башкорт телләрендә сатыла. Ә.З.Вәлиди исемендәге Милли китапханәсендә аны укырга теләүчеләр чиратка тезелгән. «Зөләйха күзләрен ача» китабы китапханәбездә бик популяр, хәзерге вактыта 15ләп китап кулда. Китапны укырга чират тезелгән сирәк очракларның берсе бу», — дигән Милли китапханә директоры Айгөл Моратова кичәге очрашу вакытында "Башинформ" хәбәрчесенә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев