Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Гүзәл Уразованың "Онытмагыз безне" дип исемләнгән җырына яңа клибы дөнья күрде (ВИДЕО)

Гүзәл Уразова тамашачыларына "Онытмагыз безне" дип исемләнгән җырына төшерелгән клип тәкъдим итте.
"Бу клип кеше гомеренең кыскалыгын курсәтә. 5 минут эчендә кешенең бар гомерен ачыклагансыз. Минем өчен тагын да бер искәртү: гаилә, балалар, әти-әниләр бу дөньяда гел беренче урында булырга тиеш, бер нәрсәгә карамастан. Кайбер вакытларда без онытылабыз, бүтән проблемаларны беренче планга чыгарабыз. Рәхмәт сезгә. Җырын инде сөйләп торасы да юк. Иң яраткан җыр, беренче тыңлаганнан соң истә кала торган сүзләр, көйләр". "Шушы җыр өчен бик зур рәхмәт. 50-нче тапкыр карыйм, елап үләм ахрысы. Рәхмәт Гүзәл, бик зур рәхмәт". "Җанны өзәрлек, күзләр яшьләр беләнн тулды! Бик мәгънәле җыр! Афәрин, Гузәл Уразова!" "Бик мәгьнәле, уйландыра торган клип. Рәхмәт сезгә, бик ошады!! Киләчәктә шундый клипларыгыз тагын да күбрәк булсын". "Әйе, әти-әниләр исән чакта туган нигезгә ешрак кайтырга иде дә бит...." - дигән фикерләр язганнар клипны караган тамашачылар.  
Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев