Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Гүзәл Гыйззәтованың "Өйрәнү өчен латин графикасында инглиз-татар сүзлеге" проекты җиңү яулады

Казан дәүләт аграр университетының чит телләр кафедрасы мөдире Гүзәл Гыйззәтова проекты быел “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея” республика бәйгесенең “Мәгарифтә инновацияләр” номинациясендә җиңү яулады. Филология фәннәре докторы, профессор “Өйрәнү өчен латин графикасында инглиз-татар сүзлеге” проектын тәкъдим иткән. Профессор проект буенча эшнең дүрт ел алып барылганын билгеләп узды. Башта ул үзе генә эшли башласа, соңыннан кафедраның өлкән укытучысы Ләйсән Галәвиева белән дәвам итәләр. Гүзәл Гыйззәтова әйтүенчә, 800 бит тирәсе күләмле сүзлекнең якынча бер елдан дөнья күрүе планлаштырыла. “Без киләсе елда грантка гариза бирергә ниятлибез. Сүзлек төзүчеләр составын киңәйтеп, бу эшне төгәлләргә кирәк”, - ди ул. “Мин гомерем буе телләрне бер-берсе белән чагыштырып өйрәнәм. Кандидат, доктор диссертацияләрем дә инглиз, татар, рус телләренә багышланган. Америка, Кытайдан ватандашлар белән эшләп, АКШ та рус телен укыткан кеше буларак, мин татар графикасында инглиз-татар сүзлеген булдыруга ихтыяҗ булуын аңладым, чөнки читтәге ватандашларыбыз кириллицаны белми. Шулай итеп, мин ике куянны берьюлы атам дияргә була: сүзлекнең бер өлеше безнең өчен кириллицада булса, икенче өлеше татар ватандашлары өчен латиницада булачак. Ул теләсә кемгә файдалы булачак: безнең студентларга да, мөгаллимнәргә дә, инглиз теленнән тәрҗемә итүче гади кешеләргә дә, инглиз телен үз туган теле базасында өйрәнүчеләргә дә”, - дип белдерде Гүзәл Гыйззәтова. Автор әйтүенчә, дөнья һәм ил күләмендә лексикография практикасында, сүзне дөрес кулланып булсын өчен барлык кирәкле грамматик белешмәләре булган латин графикасындагы инглиз-татар сүзлеге юк. Бу сүзлекнең актуальлеге дә шунда, ди ул. “Проектның үзенчәлегенә килгәндә, бу сүзлек башка инглиз-татар сүзлекләреннән берничә принципиаль критерий буенча аерыла. Беренчедән, бу инглиз һәм татар телләре лексик берәмлекләренең грамматик характеристикасы, бергә кулланыла алуы турында мәгълүматлы беренче инглиз-татар сүзлеге. Икенчедән, материал инглиз һәм татар текстларында бирелгән, бу исә германия, төрки, аерым алганда, татар лексикографиясе өчен революцион адым булып тора. Өченчедән, сүзлекнең базасы инглиз яки татар лексикографик чыганакларның берсендә дә теркәлмәгән өр-яңа материалдан гыйбарәт”, - диде профессор. Гүзәл Гыйззәтова бу сүзлекнең дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарларга бик кирәк булуына игътибарны юнәлтә, чөнки аларның күбесе кириллица белән таныш түгел, шуңа күрә латин графикасындагы сүзлек туган теле татар телен өйрәнүдә алар өчен реаль практик ярдәм булып тора”, - дип билгеләп узды ул. Әңгәмәдәш Аграр университетта белем алучы татар студентларына да әһәмиятен билгеләп үтте. “Алар өчен рус теле туган тел түгел, һәм алар инглиз теленнән махсус текстларны рус теленә тәрҗемә иткәндә, авырлык тоя. Бу факт мондый сүзлек тудыруга ихтыяҗ уята”, – ди ул. Гүзәл Гыйззәтова сүзлек запасы оригиналь булуын әйтте, чөнки анда авыл хуҗалыгы лексикасы киң тәкъдим ителгән. “Авыл хуҗалыгы буенча соңгы инглиз-рус сүзлеге чыкканнан бирле, техник алгарыш, фәнни тикшеренүләр тармакта яңа төшенчәләр тудырды.Тәрҗемә ителә торган күп күләмле әдәбият сүзлеккә яңа мәгълүмат кертүне сорады. Шул рәвешле, без инглиз телендә һәм татар теленә туры килгән өр-яңа эмпирик материал кертәбез”, - диде ул. Гүзәл Гыйззәтова әйтүенчә, сүзлекнең дөньяга чыкканын түземсезлек белән көтүчеләр бар. Әйтик, Австралия, Кытайдагы ватандашлар сүзлек белән кызыксынып мөрәҗәгать иткән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев