Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ГУМда Татарстан китап нәшриятының фирма кибете ачылды

Казан үзәгендәге ГУМда Татарстан китап нәшриятының фирма кибете ачылды. Сәүдә үзәгенең өченче катында 1500дән артык исемдә басма продукцияләр тәкъдим ителә, дип хәбәр итә нәшриятның матбугат хезмәте. Яңа кибеттә әдәби әсәрләр, тарихи, фәнни-популяр басмалар, татар классик язучылары һәм яшь авторларның китаплары, белешмәлекләр, дәреслекләр, иллюстрацияле альбомнар, балалар әдәбияты дә бар. Татарстан китап нәшриятының Казанда бу өченче фирма кибете. Калган икесе Бауман урамындагы 19нчы йортта һәм Декабристлар урамындагы 2нче йортта урнашкан, шулай ук Агросәнәгать паркында да сәүдә ноктасы эшли. Быел Түбән Кама, Урыссу, Бөгелмә, Зәй, Әлмәт, Казан, Алабуга, Чистай, Яшел Үзәндәге “Любимый книжный”, “Дом книги”, “Книга+” китап кибете челтәрләрендә дә татар әдәбияты бүлекләре ачылган. Питрәчтә, мәсәлән, “Меридиан” Сәүдә үзәгендә татар китапларын алып була.
Нәшрият Россия һәм БДБ илләренең “Лабирин”, “Библио-Глобус”, ”OOzon.ru”, “My-shop”, “ЛитРес” кебек эре интернет-кибетләре аша үз продукциясен тарату географиясен киңәйтә. Болардан тыш, нәшриятның рәсми сайтында (www.tatkkniga.ru) бүген 1 меңнән артык китапны бушлай укып була.

Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев