Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Гуманитар фәннең актив үсештә булуын күрү куанычлы" - Рөстәм Миңнеханов

Бүген Казан Кремлендә 2016 ел өчен фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премияләрен тапшырып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: “Сез үзегезнең көндәлек хезмәтегез белән республикага дан китерәсез”, - диде. Дәүләт премияләре белән төрле фәнни юнәлеш вәкилләре бүләкләнде. Шул рәвешле, беренчеләрдән булып мәртәбәле бүләкне татарлар тарихын бәян иткән “История татар с древнейших времен” җиде томлы академик басма өчен Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты белгечләре кабул итеп алды. “Гуманитар фәннең актив үсештә булуын күрү куанычлы”, - диде Рөстәм Миңнеханов 15 еллык фундаменталь хезмәт өчен премия тапшырганда. Гаяз Исхакыйның 15 томлыгын әзерләп чыгарган Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының хезмәте дә татар әдәбияты классигының тарихи-мәдәни мирасын фәнни әйләнешкә кайтарган һәм керткән өчен мәртәбәле бүләккә лаек булды. Казан дәүләт медицина академиясе һәм Республика клиник хастаханәсе галимнәре һәм белгечләре сидек бүлеп чыгару һәм җенес системасы патологиясе булган пациентларны дәвалауда яңа технологияләр эшләп гамәлгә керткән өчен бүләкләнде. Аларның белгечләре тарафыннан беренче тапкыр сидек куыгын өлешчә яки тулысынча алыштыру буенча операция ясау ысуллары эшләп гамәлгә кертелгән. Фән белән җитештерү тармагының нәтиҗәле эшчәнлеге мисалы буларак Татарстан Президенты “Татнефть” гавами акционерлык җәмгыяте белән Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге Механика һәм машина төзелеше институты галимнәре һәм белгечләренең уртак эшен билгеләп үтте. “Авторлык коллективы тарафыннан катлаулы шартларда тикшеренүләр үткәрү мөмкинлеге биргән махсус фильтр составында контроль-исәпләү приборларын илтеп җиткерүдә яңа технология эшләнгән. Скважиналарда промысел тикшеренүләре уздыру өчен эшләнгән технологияләрне һәм методикаларны гамәлгә кертүдән икътисади нәтиҗәлелек елына 600 миллион сумнан артык”, - диде Рөстәм Митңнеханов дәүләт премиясен авторларга тапшырганда. “Сезне мәртәбәле бүләк – иң абруйлы премия белән котлыйм. Илебез файдасына яңа казанышлар һәм яңа ачышлар булуын телим”, - дип басым ясап әйтте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фән һәм техника өлкәсендә республиканың дәүләт премияләрен тапшыру тантанасы ахырында.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев