Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Гуманитар белем профессионалларның милке булудан туктады" - Валерий Тишков

Соңгы 20 елда Россиядә гуманитар белем өлкәсе тамырдан үзгәреш кичерде. Галим статусы һәм дәрәҗәсе түбән стандартлар белән тулысынча кысрыклану алдында, белем масса милкенә әйләнде, ә хезмәтләрнең фәнни кыйммәтен ачыклау мөмкин түгел.

Бу хакта бүген Татарстан вузларының гуманитар һәм социаль-икътисади фәннәр кафедралары мөдирләре өчен лекциядә Казанда ТИСБИ Идарәсе Университет мәйданчыгында Россия Президенты карамагындагы Совет президиумы рәисенең милләтара мөнәсәбәтләр урынбасары, Россия Фәннәр академиясенең тарих-филология фәннәре бүлеге академик-секретарь Валерий Тишков сөйләде.

Лектор беренче итеп вузлар һәм студентлар саны, шулай ук укытучылар составының ягъни лекцияләр һәм семинарлар, фәнни эшләр белән шөгыльләнүчеләр да артуын билгеләп үтте. Галим сүзләренчә фәнни мәкаләләр агымы арткан, күпчелек очракта алар сыйфатсыз. Вакытларын һәм көчләрен танылган басмаларда чыгаруга сарыф итәргә теләмәгән фән эшлеклеләре өчен күпсанлы шикле, ышанычсыз җыентыклар барлыкка килде.

"Борынгы, традицион, профессиональ журналлар бүген көндәлек басма массакүләм продукциясе белән кысрыклана, - дип уртаклашты спикер. - Шул ук вакытта күптән түгел Фәннәр академиясенең "Наука" баш нәшрияты бер генә халыкара ярминкәдә дә тәкъдим ителмәвен белдем, чөнки кертемнәрне түләргә акча булмаган".

«Гуманитар белем профессионалларның милке булудан туктады. Бу бигрәк тә тарих, лингвистика һәм әдәбияткә кагыла. Элек борынгы рус елъязмалары каян килеп чыгуы турында язарга алынучылар, мәкаләләрен бастыручылар һәм китап кибетләрендә хезмәтләрен сатучылар аз иде. Ә хәзер китап кибетләрендә хәтта яңа тарихи хронологияне күрергә була", - дип канәгатьсезлек белдерде Валерий Тишков.

Академик шулай ук галим дәрәҗәсендә кадрлар квалификациясе проблемасын да белдерде: плагиат, заказга эшләтү һәм дипломнар сатып алу. Соңгы елларда ялган диссертациядән икътисадчылар, политологлар, социологлар һәм тарихчылар зыян күрә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев