Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Гү­зәл­лекне күрә белгән бала яхшырак укырга тырышачак дип уйлыйм" - Әмил Нуруллин (ӘҢГӘМӘ)

Бөтен республикага танылу өчен күп кирәкми: Президентка уй-фикерләреңне әйтеп, хат язу да җитә. Казанның 19 нчы гимназия укучысы Әмил Нуруллинны республикада хәзер Рөстәм Миңнехановның ярдәмчесе буларак беләләр. Әлеге кыю егет башкалардан кайсы ягы белән аерыла? – Әмил, син Президентка борчылып хат юллагансың. Анда ниләр яздың? – Хатта Татарстан, татарлар, Казанның киләчәге турында уйларымны җиткердем. Анда ике мәсь­ә­ләне күтәрдем. Беренчесе – мәк­тәп ишегалларын төзекләнде­рү. Балачакта Португалиядә яшә­гәч, бу яктан бездәге хәлләрне чит ил­ләр белән чагыштыра алам. Безнең республика мәктәплә­ре­нең тышкы кыяфәтләре йә уртача, йә начар. Алай булырга тиеш түгел. Гү­зәл­лекне күрә белгән бала яхшырак укырга тырышачак дип уйлыйм. Икенчесе – татар теле мәсьә­ләсе. Минемчә, төп проблема – мил­ли үзаңда. Татарлар булмаса, татар теле дә булмый. Үзеңнең татар булуыңны аңларга кирәк. Мә­сәлән, мин балачакта татарча һәм португалча сөйләштем. Татарстанга кү­че­неп кайткач, русча аралаша баш­ладым. Дәү әнием Г.Тукай шигырьләрен өйрәткән иде, укытучым Алсу Фәтхелислам кызы татар теле грамматикасын төшен­дерде. Шуңа күрә туган телем онытылмады. Ләкин 5–6 нчы сыйныфларда онытыла башлады. Шул вакытта тарих белән кызыксынырга тотындым. Татарлар, аларның ата-бабалары тарихта бик зур роль уйнаганын белдем. Миндә милли үзаң уянды. Хәзер дә дусларыма тарихны сөйләгәндә шаккаталар, аларда бераз булса да милли хис уяна. Минемчә, балаларга 1 нче сыйныфтан башлап аз-азлап татарларга бәйле тарихи вакыйгаларны сөйләргә кирәк. – Тел мәсьәләсе күтәрелгәч, берәүләр – дәреслекләрдән, икен­­челәр укытучылардан гаеп эзләргә кереште. Синеңчә, кимчелекләребез нәрсәдә? Татар телен ничек өйрәтергә? – Миңа калса, барысы да гаеп­ле – укытучылар да, дәреслек һәм методика төзүчеләр дә, түрәләр дә. Әмма төп җаваплылык үзебездә. Телне бу хәлгә кем җиткерде? Шул ук Квебек (Канада), Баск (Испания) илләрендә ата-аналар таләбе буенча  милли телләрне укыта башладылар. Ул тәкъдим хөкүмәттән түгел, ата-аналардан килгән бит. Минемчә, безгә бергәләшеп эш­ләр­гә кирәк. Мин халкыма ничек булыша алам? Әнә шул сорауга җавап эзлисе. Җавап төрле булырга мөмкин, әмма “берничек тә булыша алмыйм” дөрес фикер түгел. Безнең гимназиядә татар теле уртача укытыла. Татарча сөйләшү­челәр бар, ләкин күп түгел. Димәк, гимназиябез республиканың хә­лен күрсәтә. Соңгы вакытта исә гаиләдә татарча ешрак сөйләшә башладык. Татар, рус, инглиз тел­ләрен беләм. Кызганыч, португал теле онытылды, ләкин искә төше­реп була. Башкорт телендә сөй­ләшкәлим. Аллаһ боерса, күбрәк телләр өйрәнермен әле. – Тагын бер елдан сиңа БДИ би­рергә туры киләчәк. Әлеге сынауга карата фикерең ничек? Укырга кая барырга җыенасың? – Мин БДИга каршы түгел. Ләкин берничә елдан имтиханның бу төре искерер дип уйлыйм. Сынауның яңа алымын булдырырга кирәк булыр. Миңа халыкара хокук өлкәсе ошый, үземне шул өлкә белән бәйлисе килә. – Репетиторга йөрисеңме? – Хәзерге вакытта юк. Әлбәттә, фән буенча ниндидер ярдәм кирәк булса, репетиторга мөрәҗәгать итәргә була. – Бүген укучылар өй эш­лә­рен интернеттан күчерә, шунлыктан белемнәре дә тиз онытыла. Сәбәбе нәрсәдә? – Гомумән, илдәге мәгариф системасының зур проблемасы бу. Белемнәребез тиз онытыла. Ләкин безгә шул дәрәҗәдә би­релгән бе­лемнәр кирәкме? Юк. Практик белем кирәк. Мәктәптән соң укучы тормышка әзер булырга тиеш. Мәсәлән, кеше табиб булырга тели ди. Аңа физи­каның бөтен кануннарын, бөтен тарихи даталарны бе­лергә ки­рәкми. Әмма һәр фәннең нигезен өйрәнү мөһим, ул дөньяга карашыбызны киңәйтә. Димәк, алган белемебез безгә файда ките­рер­гә тиеш. – Яраткан, яратмаган фән­нәрең нинди? “Икеле” куйганнары бармы? Укытучы гадел булмаганда бу хакта үзенә әйтәсеңме? – Тарих, җәмгыять белеме, гео­графия – иң яраткан фән­нә­рем. “Икеле”ләр дә булганы бар, ул билгедә бернинди начарлык юк. Аны куйсалар, нәтиҗә яса, яхшы укырга тырыш. Укытучы гадел булмаса, үземнең фикеремне әйтәм. Һәр бәхәсне яхшы әң­гәмә белән хәл итәргә була. – Президент янына ба­ру­ың­ны дусларың, укыту­чы­ларың ничек кабул итте? – Дусларым, укытучыларым сөенде, “афәрин”, “без горурланабыз” дип яздылар. Балачактан чыгышлар ясыйм, шигырьләр укыйм, чаралар алып барам. Икенче тапкыр гимназиябезнең актив әгъ­засы булып сайландым. Сыйныфташларым арасында илкүләм олимпиада җиңүчеләре, призерлар, мэр стипендиясен алучылар, яхшы музыкантлар, интеллектуаль уен җиңүчеләре бар. Безнең өчен җиңү – гадәти хәл. Бер-беребез өчен һәрчак шатланабыз. Республика башлыгы белән очрашкач, нинди ачыш ясадыммы? Беренчедән, вакыт һәрвакыт бар, аның белән идарә итә белү мөһим. Икенчедән, мәгълүматны тиз анализлый белергә кирәк. Өченчедән, һәр эшнең нигезендә белем ята. Президентның сәясәт, нефть, техника өлкәләрендә бе­лемнәре бик тирән. Аның белән очрашкач, шуны аңладым. Мин­дә республика җитәкчесе булу теләге тагын да артты.
Сәрия Мифтахова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев