Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Горький паркында III Бөтендөнья урам киносы фестивале оештырыла

25 һәм 26 июльдә Горький паркында III Бөтендөнья урам киносы фестивале узачак. Конкурста яшь һәм перспективалы Татарстан режиссерларының ике фильмы катнашачак, дип хәбәр ителә оештыручыларның “Вконтакте” социаль челтәрендә. Владивосток – Сан-Франциско турын оештыручылар командасы бөтен Россиядән иң яхшы кыска фильмнарны тәкъдим итү өчен Казанга киләчәк. Быел безнең якташлар - режиссерлар Әмир Әскаров белән Байбулат Батуллин Мәскәүдә сайлап алу юлы белән фестиваль программасына эләккәннәр. Байбулат Батуллин күп кенә фестивальләрдә үзен күрсәтте, ә аның “Половинки "фильмы гран-прига дәгъва итә ала. Ул 25 июльдә узачак конкурс программасында тәкъдим ителәчәк. 26 июльдә тамашачылар сценарий язучы, оператор һәм актер сыйфатында танылган Әмир Әскаровның “Солнечный ветер” фильмын күрә алачак. Бу кинотасма режиссерның дебюты булачак.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев