"Гомерне безгә Ходай Тәгалә бирә, мин мизгелләрне озынайтам" - танылган табиб-онколог Рифкат Таҗиев
Танылган табиб-онколог Рифкат Таҗиевның медицинадагы ярты гасырлык эшчәнлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә шулай дип аталды.
Чара Рифкат Минһаҗевичның кече ватанында – Менделеев районы Бәзәкә авылы мәдәният йортында булды.
Кичәне оештыру идеясе педагогик хезмәт ветераны Рәмзия Мөхетдиновада туа. Ул якташыбызның биографиясеннән фактларны бөртекләп җыя, аның тормыш юлын чагылдыра. Күз алдыгызга китерегез: тыйнак кына авыл өе. Колхозда язгы кыр эшләренең кызган чагы. Хуҗабикә ирен көтә. Гаилә башлыгы соңлап һәм талчыгып кайта.
– Кадерлем, юын да, ашап алабыз. Ләкин иң элек яңа туган улыңны кара!
Бәхетле ата сабыйны кулларына ала, шәригать кануннары буенча исем куша: «Улым, Рифкат булырсың, игелек кылучы!».
Бу сәхнә күренешен Рәмзия һәм Рафис Мөхетдиновлар уйнады. Рифкат Минһаҗевичның дулкынлануы, хисләрен яшерергә тырышуы күренә иде. Бәлки ул бу минутларда җиңел булмаган балачагын күз алдыннан үткәргәндер.
Балачагы турында
Рифкат – сугыш чоры баласы, 1943 елның 1 маенда туа. Әтисе Минһаҗ колхоз рәисе була, әнисе Рәхимә балалар тәрбияли, гаилә учагын саклый. Ләкин ачлык һәм ялангачлык аларның 11 сабыен күкләргә ала, дүртесен – бер-бер артлы. Бу кайгыларны ана йөрәге күтәрми...
Берникадәр вакыттан соң гаиләгә икенче әни Шәмсекамал килә, ятим калган балаларга йөрәк җылысын биреп, аларны лаеклы кешеләр итеп үстерә.
Мәктәп еллары
Рифкат мәктәпкә 1950 елда бара. Беренче укытучысы сугышта катнашкан Мәрьям Көләчева була, өлкән звенода сыйныф җитәкчесе – Зәйнак Әһлиев, соңыннан нәкъ менә ул һөнәр сайлауда йогынты ясый. Р.Таҗиев үзенчәлекле акыл, кызыксынучанлык, төгәл фәннәргә тартылуы, химияне яхшы белүе белән аерылып тора. Аның әлеге фәннән дәфтәрен педагог Фера Башарова 55 ел саклый.
Студентлык чоры
Рифкат Бәзәкә мәктәбен тәмамлап югары уку йортына кергән беренче студент була. Ләкин сайлавы медицинага төшми. Егет үзен корабль капитаны итеп күрергә тели һәм башкаланың шундый вузына документларын да бирә. Үтәлгән бурыч хисе белән Казан урамыннан барганда, сыйныф җитәкчесен очрата һәм алар арасында мондый әңгәмә туа:
– Рифкат, сине котларга буламы?
– Әйе, Зәйнак абый (мәктәптә укытучыларны абый, апа дип атыйлар – автор искәрмәсе), мин су киңлекләрен иңләячәкмен!
– Бераз ашыккансың дип уйлыйм, синнән менә дигән табиб чыгар иде.
Һәм Рифкат тәвәккәлли, документларын медицина институтына тапшыра. Алга таба аның җиңел аягы белән Бәзәкә мәктәбенең 15 чыгарылышы табиблык юлын сайлый, дипломлы белгечләр булалар. Әтиләре эшен кызы Гүзәл, улы Рөстәм дәвам итә, тормыш иптәше Гөлүзә Миңнегалиевна – ышанычлы тылы һәм терәге.
Табиблык эшчәнлеге
Рифкат Минһаҗевичның хезмәт биографиясе Чувашиянең Яльчик район больницасында башлана, ул бирегә институтны тәмамлауга ук, хирургия буенча махсус әзерлексез килә.
– Шәфкать туташы белән елына 400әр операция ясый идек. Эш мине мөстәкыйль карарлар кабул итәргә өйрәтте, киңәшләшер кеше юк иде, – дип искә ала Р.Таҗиев.
Бу елларда ул яман шешнең барлык учакларын диярлек хирургик дәвалау методикасын үзләштергән югары квалификацияле белгеч булып формалаша. Күп эшләргә туры килә, кайвакыт операцияләр сигез-унышар сәгатькә сузыла.
«Мине операция өстәленә кызым белән янәшә яткыр, кайсысы кирәк – шул органымны кис, зинһар өчен, кызымны гына сихәтләндер...», – бу чарасызлыктан гаҗиз булган атаның җан авазы. Ул «Минем кояшым сүнде» мәкаләсендә шулай яза («Ватаным Татарстан» газетасы, 1996 ел): «Без профессор Таҗиевка рәхмәтле, ул бер генә мизгелгә кызыбызның гомерен озайтыр өчен мөмкин булмаганны да эшләде...»
– Кызганычка каршы, минем практикада мондый аянычлы очраклар да була иде. Һәр фаҗигале өзелгән гомер йөрәгемдә яралар калдырды. Шулай 70 яшемдә соңгы операциямне үткәрергә карар кылдым, скальпелемне кесәмә салдым да, туган якларыма күчендем. Йорт төзедем, бакча үстердем, ләкин сизәм, күңелем эш сорый, бармаклар ирексездән гадәтләнгән гамәлләрне кабатлый. Шул ук скальпелем белән Яр Чаллы ашыгыч медицина ярдәме больницасының онкология бүлегенә килдем, бүгенге көнгә кадәр шунда хезмәт куям.
Төп сыйфаты – тыйнаклык
ТРның атказанган табибы, республиканың атказанган фән эшлеклесе, КДМАның онкология һәм хирургия кафедрасы профессоры, Петровск фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, 114 фәнни эш авторы, исеме «Татарстанның энциклопедик сүзлеге» китабына кертелгән, «Ел табибы» номинациясендә «Ак чәчәкләр» премиясе иясе – бу бүләкләре, күпсанлы грамоталары һәм түш билгеләре мәдәният йорты фойесында ике өстәлдә урын алган иде.
– Минем өчен иң мөһиме болар түгел, – дип дәвам итә Рифкат Минһаҗевич. – Бәһасез бүләк дип коткарылган тормышларны, пациентларымның һәм аларның якыннарының ихластан әйтелгән рәхмәт сүзләрен исәплим.
Юбилей кичәсе дә искәрмә булмады. Сәхнәгә күтәрелгән авылдашлары чәчәк бәйләмнәре белән бергә таланты Ходайдан бирелгән докторга сәламәтлек, уңышлар, сабырлык та юлладылар.
«Тормыш мизгелләрен бүләк итәм...»
Р.Таҗиев шулай ди: «Гомерне безгә Ходай Тәгалә бирә, мин мизгелләрне озынайтам».
Автор Рәмзия Мөхетдинова танылган якташ-табибка багышланган шундый исемле китап та чыгарган. Биографик җыентыкны бастыруда Рифкат Минһаҗевичны тирән хөрмәтләүче бәзәкәлеләр ярдәм күрсәткән.
Якыннары янәшәсендә
Чараны җирле артистлар, «Шаян» ансамбле башкаруында музыкаль номерлар бизәде. Ахырда тар җәмәгатьчелек белән чәй табыны оештырылды.
– Мин бу мәҗлескә Таҗиевлар династиясенең бер генә өлешен булса да җыярга теләдем, – диде Рәмзия Гәрәевна, – алар арасында 11 медик барлыгын исәпләп чыгардым.
Тантана хуҗасы табиблык практикасыннан кызыклы очраклар турында сөйләде, кичәне оештыручыларга рәхмәт белдерде.
[gallery link="file" columns="2" size="medium" ids="6981,6982,6984,6985,6986,6987,6988,6989"]Чыганак: http://www.бизяки.рф/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев