Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Гомеремнең иң авыр елларын да сагынам" - Аяз Гыйләҗев (2001 елда корылган әңгәмә)

1

Син, Рәмис парин, миннән әңгәмә алырга соңаргансын. Мин инде хәзер элеккеге Аяз түгел... Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев белән әңгәмәбез, нишләптер, әнә шундый, минем өчен көтелмәгәнрәк нотада башланып китте. Тәңре әмередер: адәм баласының язлары, җәйләре, кышлары булган кебек, көннәрдән бер көнне, берән-сәрән өзелеп төшкән сары яфраклар кебек, ашыкмый-кабаланмый монсу гына гомер көзләре дә якынлаша. Тукай язганча, килә бер көн, күз карашында әшъялар төсе дә үзгәрә... Аяз ага белән аның фатирында сөйләшеп утырабыз. Ул йомшак кәнәфигә сөялеп утырган да, телевизор белән идарәитү пулътының төймәләренә салмак кына, ипләп кенә баскалап, гомер сәхифәләрен алыштыргандай, телевидение каналларын күчерә. Гомер буе тормыш сынаулары каршында бил бирмәгән, бөгелмәгән, сыгылмаган, нинди генә чорда яшәсә дә, уз сүзен ярып әйтергә курыкмаган Аяз Гыйләҗев бүген татлы да, моңсу да, газаплы да уйлар кочагында. Аксакалны дөнья гаме биләп алган. Тарихның, ил өстеннән дәһшәтле өермә булып узган җилле-давыллы гарасатлары да, татарның үткән һәм киләчәктәге язмышы хакындагы тетрәндергеч уйлар да барысы да, тәкъдир тактасы күк, йөзендәге җыерчыкларга язылган. Күз карашында әшъялар төсе үзгәрсә дә, йөрәктә еллар салып калдырган сагыш төсе үзгәрәмени соң ул?!.  

Хәсрәтне беләме Балачак?

 

Аяз ага, әйдәгез, әңгәмәбезне ерактан – серле сукмакларда уралып калган балачактан башлыйк әле. Сез, нишләптер, әсәрләрегездә гомерегезнең әлеге нарасый да, бәхетле дә булган мизгелләре хакында аз язасыз. Бөтенләй юк дисәм дә, ялгышмам... – Балачак дисәм, хәтеремә бер кызык вакыйга килеп төшә. Җәйләрнең берсендә әнием ындыр түрендәге кыяр түтәлләре арасына барып кергән. Мин, терсәкләремә таянып, артымны туңкайтып, борын очым белән җир сөреп, чәнти бармак кадәрле үскән кыяр малаен кимереп ятам икән... Әни соң дәрәҗәдә гаҗәпләнеп: «Улым, кыярны нишләп ятып ашыйсың?» – дип сораган. Мин, аллы-күкле янып: «Үзең өзмәскә куштың ич!» – дип җавап биргәнмен, имеш... Җавабымны үзем хәтерләмим, әни сөйләвеннән исемдә калды, ул ышанып сөйләгәч, шул вакыйга балачагымның иң истәге хатирәсе булып күңелемдә саклана. Тәңремә рәхмәтлемен: ул мине туганда ук шигъри күңелле иткән. Шулай уйлыйм. Хәтергә нык сеңеп калган вакыйгалар шуны сөйли. Минем әтием – тумышы белән Сарман кешесе. Үз-үземне белә башлаганда без Югары Баграж дигән гүзәл керәшен авылында, нәкъ чиркәү каршысындагы пуҗымда, Әндриян дәдәйләр өендә яши идек. Әндриян дәдәй балта остасы, аны Федоттагы ятим балалар йортына эшкә чакырып алганнар да, ул гаиләсе белән шунда яшәп ятканда, без алар өендә тордык. Минем татлы, кадерле балачак истәлекләрем Җир шарының шушы нәни ноктасы белән бәйләнгән. Әти урта мәктәптә химия, биология укыта – иртә-кич бакчада казынырга нык ярата иде. Соңгы сигез гасыр эчендә дөньяда табигатьнең иң мәрхәмәтле еллары утызынчы белән кырыгынчы еллар арасына туры килә. Җир сирәк тетрәгән, зилзиләләр сирәгәйгән, янар таулар яман утларын сак чәчкәннәр, җәйләр җылы, мәрхәмәтле, шәфкатьле булган. Утызынчы-кырыгынчы – минем бәхетле балачагымның еллары! Мин хәзерге әле коры, әле яңгырга тоташ манчылган җәйләрне ул бәрәкәтле еллар белән чагыштырып карыйм һәм хәзерге заман балаларын уйлап күңелем сызлый... Җир мәрхәмәтле сөйкемле еллар белән дә безне иркәләгән икән!.. Әнием Мөгаттәрә дә Сарман төбәге кызы, Сарманга терәлеп үк торган Югары Әхмәт авылында туып-үскән. Әти Минзәләдә педучилищеда укый башлаган, әнием шунда ук кызлар мәктәбендә белем алган. Минзәләдә танышканнар алар, шунда кавышканнар. Әтине эшкә Чукмарлы авылына җибәрәләр, әни бер-бер артлы өч малай табып өйдә утыра. Әтине, яшь мөгаллим дип, район читендәге Югары Баграж авылына укытырга күчерәләр, авыл Зәй районы карамагына күчкәч тә безнең гаилә Багражда калган. Минем балачагым, яшьлегем әнә шул авылда, юмарт күңелле, кунакчыл, гади, үтә кешелекле, риясыз-хәйләсез керәшеннәр арасында үтте. Олысы-кечесе безне хөрмәт итә иде. Көрәк сакаллы, абруйлы авыл агайлары әниемне яратып, гади укытучы хатынын зурлап «апа» дип эндәшәләр, әллә каян, ерактан, бегелә-сыгыла сәламләп китәләр иде. Әнием оста җөйче иде. Баграж сылуларына чуклы-чәчәкле түшле, балитәкле күлмәкләр тегеп кидертә башлагач, аның абруе тагын да үсте. Их, ул балачак хатирәләре!.. Исемдә, тәбәнәк кенә, йомры гына ике малай, әтинең бертуган абзыйсы Мәхүбрахман абыйның улы, яшьтәшем Максут белән алар капкасыннан ишегалдына кереп киләбез. Куллар артта, йөзләр җитди, авызлар йомык. Әниләр безгә карыйлар да башта... кычкырып көләләр! Ә аннан соң... кычытканга үрелә. Тикшереп карасак, икебезнең дә түшләр сап-сары икән... Ни хикмәттер, дүрт яшьләрдә чакта икебез дә чи күкәй эчәргә ярата торган идек. Гел-гел ояга менәргә әниләр рөхсәт итмәгәндер шул, ара-тирә күршеләрнең тавык ояларына да походка чыкканбыздыр... Шуны уйладым да мәшһүр шагыйребез Һади Такташның «Мокамай йомырка урлаган» дигән тәүге шигыренең юллары искә төшә. Һәр Мокамайның Әйшә тәтәе була: балачакта татыган «кычыткан себерке»ләр ул чакта урлашмаска өйрәткән әче сабак була торган иде. Такташның чыгарган беренче такмагы Мокамай турында булса, минем чыгарган беренче такмагым – шигъри юлларым хәтердә калмаган, соңгы бер юлы гына исемдә... Ул бөдрә йонлы, тере күзле шук бәрәннәргә багышланган иде... «Идәнгә шомырт коя» иде аның соңгы юлы... Баштагы юллары: «яфрак ярата бәрәннәр... тамаклары тиз туя... Тамак туйгач сикергәлән идәнгә шомырт коя», булды шикелле... Аеруча истә калган мизгелләрнең берсе – урысларның Пасха бәйрәме. Ул көнне Баграж – керәшен авылы гөр килеп тора. Караңгылы-яктылы бала-чагалар күкәй җыялар. Йорттан йортка кереп минем дә күкәй җыясы килә. Тик әни мине чыгармый, «Без татар, мөселманнар», ди ул. Мин аңлап бетермәсәм дә, татар икәнлегемне, керәшеннәрдән аермамны сизә башладым. Су коенырга буа алдына төшсәк, малайлар миңа карап чырчыр көләләр, усалраклар: Татар, татар тарама, Кермә безнең арага. Кысылырсың, үләрсең Биш тиен акча түләрсец... – дип җыр әйтәләр. Усал малайларның авызын томаларлык такмак чыгарасым килә, барып кына чыкмый, җавап итеп кайдадыр отып алган җырны кабатлыйм: Керәшен, керәшен – керкәле, Баш түбәсе серкәле. ...Балачакның бәйрәме – кунакка бару иде. Кунак дигәндә мин бик җәһәт идем. Яңа юллар, ят авыллар, яңа җирләр... Һәммә тараф серле, кызыклы. Ә мин сергә тартыла торган тере малай идем... Әндриян дәдәйләр Федот детдомында озак тормадылар. Багражга кайттылар. Без гаиләбез белән Урта урамның буш өенә күчтек. Аның хуҗалары кая киткән булгандыр, хәтерләмим, мәгәр аларны да бер-бер нужа, бәхетсезлек күчереп йөрткәндер дип уйлыйм. Әйе, балачак хатирәләре – әкрен аккан, өзек-өзек ак болытлар кебек, истәлекләр бер-беренә ялганмыйлар, әллә кайда, серле сукмакларда уралып, еракта, томанлы офыклар артында тынып калган вакыйгалар һичкайчан да бер-берсенә тоташа алмыйлар. Алсу шәүлә дә кебек алар, таңда яңгыраган сак җыр да сымак. Кайчан булып үткәннәрен өзеп әйтеп тә булмый. Балачак хәсрәтне белми, ә вакыт белән янәшә яшәү хәсрәт килгән көннән генә башлана.  

Иҗат, тәхет, тәнкыйть һәм.. хакимият

 

Мәгълүм гыйбарә: әдәбият ул – тормышның көзгесе. Ни генә булмасын, ул заман белән бергә атлый. Сез, Аяз ага, әдәбиятның үсешен һәрвакыт күзәтеп барасыз. Татар әдәбияты, аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге хакында уйланганда Сезне күбрәк ниләр борчый, хафага сала? – Дөресен әйткәндә, әдәбият хакында фикерләремне чыгарып салырга куркам. Чөнки әдәбиятка мин бик берьяклы карыйм. Әйтик, мәктәп дәреслекләренә кергән, мактап, күкләргә чөеп йөртелә торган бик күп әсәрләрне мин кабул итмим. Мәсәлән, Габдрахман Әпсәләмов әсәрләрендә Ибраһимны Игнат дип, Сәлахетдинне Сергей дип үзгәртеп чыксаң, аның чын татар әсәре булуына сагаеп каласың. Әдәбиятның нигезендә миллилек ята. Милли булмаган әдәбият фальсификация ул. Әгәр язучы татар халкының төбенә төшә алмаган икән, аның яшәеш рәвеше белән рухланмаган икән, татар халкына мәхәббәте юк икән – ул инде татар әдибе түгел. Бу уңайдан мин ике замандашымны – Әмирхан Еники белән Мөхәммәт Мәһдиевне аерып куям, аларны зур талантлар дип саныйм. Мин үзем мәктәпкә якын булмадым. Әсәрләремне мәктәп программаларына беркайчан да кертмәделәр. Моңа хәзер сөенәм генә. Дәреслекләрдә һаман да шул завод-фабрикалар, нефтьчеләр турында язылган әсәрләр өстенлек итә. Мин каләмдәшләремә авыр сүз әйтәсем килми. Язмыш язучының әдәбиятка ничек әзерләгән,ул шулай яза инде. Ләкин вакыт үзгәрер, аларның бәяләре төшәр. Хаклык гомер-гомергә, авыр булса да, җиңә барган ул. ...«Йәгез, бер дога!» минем соңгы китабым булды. 1994 елда инсульт кичердем. Шуннан бирле эш әзрәк әкренәйде. Замана да үзгәрде. Укучы да калмады. Татар халкы аракыга һәм телевизорга сатылды. Авылларда ничектер, шәһәрдә татар китабын укучылар көннән-көн азая, кызганычка каршы. Мин – бераз төшенкерәк күңелле кеше. Шуңадамы, әсәрләремдә күбрәк кайгы-хәсрәт, заманның катлаулы мәсьәләләре, татар халкына тарих китергән бәла-казалар турында язарга тырыштым. Заманында эшсез торуны мин күз алдыма да китерми идем. Эш минем бөтен барлыгым – ялым да, куанычым да иде. ...Әдәбият ул үлчәү тәлинкәсе кебек – бер күтәрелә, бер төшә. Бүген, мәсәлән, татар әдәбияты шактый катлаулы чор кичерә. Бик зур титаннар арабыздан китте. Мин дә бик аз язам. Хәзер гомер буе язучы булырга хыялланган һәм язганын кешегә күрсәтергә оялып йөргән бертөркем «каләм осталары» калкып чыкты. Район типографияләрендә әсәрләрен бастырып чыгаралар да, Язучылар берлегенә әгъзалыкка дәгъва кылалар. Өстәвенә, алар бик әрсезләр дә әле. Таләпләр йомшарды. Быел «Казан» шифаханәсендә дәваланып йөргәндә, шунда эшләүче берәү «Мин Язучылар берлеге әгъзасы» дигәч, шаккаттым... Бүген урыс әдәбияты да, татар, башкорт әдәбиятлары да торгынлык кичерә. Урыс әдәбияты нәрсә бәрабәренә яши? Урысның чит илдә зур әдәбияты бар иде. Ул шуның хисабына яши. Безнең дә Гаяз Исхакыйларыбыз, Садри Максудиларыбыз кайтты. Ләкин алар халык күңеленә чынлап та кайтып җиттеләр микән? Аларны кабул итә торган халык калдымы? Белмим... Белмим... Бу – күчеш чоры. Мин беркайчан да өметемне өзмим. Әгәр татар укытучылары, татар мәктәпләре яшәсә, яңа талантларыбыз калкып чыгар әле. Милләтнең күңеле төшенке булса да, ул беркайчан да бөтенләй буш була алмый. Аяз ага, нинди генә чор булмасын, тәнкыйть, әдәбиятның юлкүрсәтүче маягы булып, гел алгы сафта барган. Сез язмаларыгызда тәнкыйтьнең кирәклеге, аның әдәбиятны үстерүдәге урыны турында еш яздыгыз. Ә үзегезне иҗат гомерегездә тәнкыйть артык иркәләмәде бугай... – Мине изәргә бик тырыштылар. Ләкин мин алай гына бирешә торган булмадым. Архивымда бер папкам бар. Ул «Мин гомер буе тәнкыйтьчеләргә азык булдым», дип атала. Мине алар рәхәтләнеп, ләззәтләнеп, тирән канәгатьләнү белән тәнкыйтьләделәр. Егерме ел дәвамында обком да иҗатымны тискәре яктан бәяләгән мәкаләләр язуда аларга һәрьяклап таяныч булды. Иң беренче сәхнә әсәрем – «Җиз кыңгырау» дөнья күргәч, редакциягә аны тәнкыйтьләп 35 бәяләмә килә. Кем генә кыйнамады Аяз Гыйләҗевне?!. Сыер савучы да, тегүче дә бар иде алар арасында. Ә «Өч аршин җир» романым «Совет әдәбияты» журналында дөнья күргәч, аны тәнкыйть утына тоттылар. Журналның баш мөхәррире Газиз Мөхәммәтшинны хәтта советка каршы әсәр бастыргансың дип, көн-төн обкомга ташыдылар. Ә инде романны китап итеп бастырып чыгару? Шушы вакыйгадан соң нәшрият аны якын да китермәде. Әсәр Мәскәүдә Искәндәр Гыйззәтуллин тәрҗемәсендә «Дружба народов» журналында рус телендә басылып чыкты һәм, елның иң әйбәт әсәре буларак, махсус премиягә дә лаек булды. Хәтта ул Мәскәүдә аерым китап булып нәшер ителде. Шуннан соң, ун еллар үткәч кенә, әлеге әсәрем җыентыгыма кертелде. Фәрваз Миңнуллинның 4 томлыгыма язган мәкаләсендә шундый юллар бар: «Чын әдип, чын язучы тәнкыйтькә әйләнеп тә карамый, ә көлемсерәп кенә куя». Мин дә, нәкъ Фәрвазча, шундыйрак принцип белән яшәдем. – Сез әңгәмәләрегезнең берсендә, ярымшаярыпмы, прозаик буларак тәнкыйтьли башласалар, драматургиягә күчеп тордым, драматург буларак «дөмбәсләсәләр», прозага күчтем, дип сөйләгән идегез. Шулай да, әйтегез әле, кайсы жанрны иярләү җиңелрәк булды: прозанымы, әллә драматургиянеме? – Чын күңелдән әйткәндә, утыздан артык пьеса язсам да, мин драматург була алмадым. Мин сәхнәне тормышны өйрәнә торган университет дип аңладым. Аны халыкны тәрбияләү чарасы итеп кабул иттем. Шуңа күрә Чехов, Шоу кебек акыллы драматургларны үземә остаз итеп алдым. Баксаң, театр тамаша икән ул. Мин тамаша кора белмәдем. – Сез көнчеме? – Юк. Гомер буе бары тик Мөхәммәт Мәһдиевтән татар авылы тормышын яхшы белә дип кенә сокланып көнләштем. Мин бит, инде әйткәнемчә, керәшен авылында яшәдем: татар халкының йолаларын, гореф-гадәтләрен күреп үсмәгәнгә гел пошына идем. – Мөхәммәт Мәһдиев дигәннән, Сез аның иҗатына һәрвакыт игътибарлы булдыгыз. Хәтта тирән аналитик мәкаләләрегез дә дөнья күрде. Ә Мөхәммәт ага Сезнең иҗат хакында ләммим. – Мөхәммәт ул замандашларыннан берәүнең иҗаты хакында да сүз әйтмәде. Сәбәбен бер Ходай үзе генә белә. – Иҗат һәм тәхет! Болар арасында уртаклык бармы? – Болар арасында уртаклык бик күпләрдә бар. Чөнки күпләр иҗатларын тәхеткә баскыч итеп кабул иттеләр һәм хәзер дә шулай яшиләр. Мин үзем беркайчан да ниндидер мөнбәрләргә үрелмәдем дә, аңа омтылмадым да. Хакимиятнең никадәр куркыныч көч икәнен бик күптән аңладым. Шулай булмаса, төрмәгә дә керми идем һәм баштан кичкәннәрем хакында документаль әсәр дә язмый идем. Төрмә минем өчен зур бәхет булды. Ул миңа тормышның нәрсә икәнен аңлатты. Ә менә Хәсән ага Туфан, мәсәлән, шигъри күңелле кеше буларак, төрмәнең нәрсә икәнен аңлый алмады. Төрмәдән чыккач та, «Ал мине, партия!» – дип, коммунистларга мәдһия җырлады. Ибраһим ага Салахов та бер телевизион тапшырудагы әңгәмәсендә: «Мин утырып чыктым, әмма бу режимны каралтмадым, аны каһәрләмәдем», – ди. Беркатлылык инде, беркатлылык... Татарның саф күңеллелеге, самимилеге... – Аяз ага, Татарстанның халык язучысы, республикабызның Г.Тукай бүләге иясе буларак, фикерегез белән уртаклашсагыз иде: менә инде ничәмә еллардан бирле татар мәдәниятенә игътибар юк, мәдәният әһелләренең матди хәлләре авыр, дип чаң сугабыз, ә алга китеш сизелми. Нәрсә, югарыдагылар бу хакта ишетмиләрме, әллә ишетергә теләмиләрме? Бу яктан, ут күршеләребез Башкортстан язучыларыннан, театр артистларыннан көнләшергә генә кала... – Моның сәбәбе бик гади – татарлык. Чөнки хакимияткә татар әдәбиятыннан ерак торган җитәкчеләр килә. Алар акчаны күбрәк автоузышларга, спорт-шоуларга сарыф итәләр. Балаларым карамаса, мин дә бүген урамда хәер сорашып утырырга тиешле кеше. Чөнки пенсия акчасы дару алырга да җитми бит ул. Шушы булдымы дәүләт?! Шушы булдымы киләчәк?! Ничек инде мөстәкыйльлек дип горурланып сөйләп утырмак кирәк?! Әдәбиятка сан булмау, өметсез киләчәк – болар барысы да язучы йөрәге аша уза. Мораль яктан аны какшата, сәламәтлегенә зур зыян сала. Мин үзем, мәсәлән, хакимият белән беркайчан да килешмәдем. Шуның өчен дә башыма гел сугып тордылар. Чыккан китапларым да, хәтта нәшриятта Фәрваз Миңнуллин кебек таянычларым, яклаучыларым булса да, гомер буе тәмәке кәгазеннән булды. Ә хәзер? Аяз абыегызны бөтенләй нәшер итмиләр. – Сер булмаса, әйтегез әле, моңарчы дөнья күрмәгән мирасыгыз күпме? – 30 том. Мин аларны киштәгә тезеп, өсләренә: «100 еллыгымда гына ачып карый аласыз», – дип язып куйдым. Бөтен архивым Нәкыя кулында кала. Барысы да аның ихтыярында.  

Балта кем кулында?

  Аяз ага, чын язучы – милләт­нең  намусы,   йөз  аклыгы.   Сезне бүген милләт мәсьәләсендә күбрәк нәрсәләр   борчый,   шомландыра, уйга сала? – Татарның язмышы. Кем кулын­да ул? Бармы аның киләчәге? Әлбәттә, соңгы ун ел эчендә «Без милләт өчен кайгыртабыз! Милләт язмышы безнең кулда!» дип шәрран ярып сөйләүче аерым кешеләр төркеме калкып чыкты. Ләкин күпме генә сөйләсәләр дә, татар яз­мышы мәктәп кулында. Минем хатыным Нәкыя гомер буе мәктәптә укытты. Сентябрь аенда, укулар башлангач, Нәкыя мәктәптән кайтып керүгә беренче соравым шул була торган иде: «Класста ничә Айрат? Ничә Айдар? Ничә Руслан? Ничә Альбина бар?» Кызганыч, пәйгамбәрләребезнең исемнәрен ишетергә туры килмәде. Элек бит Коръәндәге исемнәр генә исем булып саналганнар. Исем бит ул күп нәрсә хакында сөйли. Күз алдына китереп карагыз: Пре­зидентыбыз Минтимер булмыйча, Айрат булды, ди. Әти-әнисе аның киләчәктәге язмышын билгеләп, күңелләреннән сизенеп, нинди затлы һәм көчле исем кушканнар. Язучыларыбыз да милләт дип сайрарга оста. Ә менә күз салсаң, бик күп татар язучыларының балалары ана телләрен белмиләр. Оныкларын әйткән дә юк. Күп кенә язучыларның хатыннары, үзләре авыл хатыннары булсалар да, оныклары белән вата-җимерә урысча сөйләшәләр. Урысчаны өйрәнү җиңел бит ул. Чөнки радио-телевидение 24 сәгать буе урыс телендә сөйли. Тарих безне шундый язмышка дучар иткән икән, нишләмәк кирәк. Без урыска ике миллиард ярым тонна нефть бирдек. Шуның белән алар Чечняга бәреп керделәр, шуның белән Әфганстанда күпме кан койдылар. Урысның бит аның кәкре каеныннан башка бернәрсәсе дә юк. Без яшәтәбез аны. Без – донорлар. Шуның өчен без горур булырга да өйрәнергә тиешбез. Татар икән, ул тырыш, эшлекле. Урыс авылына барып керсәң, бичараларның бәдрәфләре дә юк бит аларның. Татар авылы, ярлы булса да, чиста-пөхтә ул. Ә татар хатыннары дөньяда юк! Шуның өчен дә элек үзбәк, казах, кыргыз аксөякләре хатынлыкка татар кызларын сайлаганнар. Бу безнең милли горурлыгыбыз түгелме? – Милләт, аның киләчәге турында сүз алып барганда Татарстанның мөстәкыйльлеге хакында да фикерләрегезне ишетәсе килгән иде. Бу уңайдан Сезнең өметләрегез ни дәрәҗәдә акланды? – Мин мөстәкыйльлек дигән сүзне ишетсәм, көләсем килә башлый. Хәер, мөстәкыйльлек дип, моннан 10 ел элек лаф ора башлаганда да, өметләрем нык түгел иде. Чөнки урыс белән янәшә яшәгән милләтнең киләчәге юк. – Сез узган гасырдагы бик күп вакыйгаларның тере шаһиты. Күз алдыгызда берничә мәртәбә алфавит та алышынды. Шул уңайдан сорыйм әле, Сез латинга күчүгә ничек карыйсыз? – Мин шактый шигәеп карыйм бу мәсьәләгә. Латинга күчсәк, без үзебезнең 20-30 еллык тарихыбызны югалтачакбыз. Хәзер төрек теленә нигезләнгән алфавит белән шигырьләр бастырып чыгаралар. Мин аларны укый алмыйм һәм инде үзләштермәячәкмен дә. Безнең бөтен тел үзенчәлекләренә җавап бирә торган әлифбабыз бар иде – яңалиф. Мин яңалифкә кайту ягында. – Аяз ага, фараз кылып карыйк әле: татар халкының язмышын тагын 6-7 елдан ничек күз алдына китерәсез? – Мин күрәзәче түгел. Шуны гына әйтә алам: хакимияткә Путин килде – Сталин чоры яңадан кайтыр кебек. Бүген балта Путин кулында. – Ә чечен вакыйгасы, Сезнеңчә, кайчан тәмамланыр? – Беркайчан да тәмамланмас. Менә ничә елдан бирле чеченнарны кыралар, ә алар һаман бетми, һаман көрәшә. Урыс бит ул сугышмыйча тора алмый. Аңа һәрвакыт кан кою кирәк. Сугышмый нишләсен, әнә, соңгы өч-дүрт ай эчендә генә дә, урыс хәрбиләренең хезмәт хакларын шактый арттырдылар ич. – Моннан берничә ел элек Сезне Казанда югалтып тордык. Зәйнең элеккеге хакимият башлыгы Рәшит Хәмәдиев Сезгә туган якларыгызда яшәргә мөмкинлекләр тудырды. Зәйне үз итмәдегезме, Казан сагындырдымы, нишләптер, кайтырга булдыгыз? – Балалар монда. Картайдык. Кайттык. Зәй безгә һәрьяктан да бик нык ярдәм итте. Мең рәхмәт аларга. Рәшит Сәет улы Хәмәдиев бүген Чаллы шәһәре хакимияте башлыгы булуына карамастан, хәзер дә игътибарыннан ташламый. Зәйдә үткән гомеребезне матур бер төш итеп кенә күз алдына китерәбез. – Узган гомерегезнең кайсы чорын күбрәк сагынасыз? – Мин гомеремнең иң авыр елларын да сагынам.

 

Әңгәмәдәш – Рәмис АЙМӘТ

 
фото: kalebtatar.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев