Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Гомеремдә бер тиен дә бурыч алмам" (булган хәл)

Кредит дигәннән, чит ил машинасы алам дип, безнең малай да муеннан бурычка батты, бөтен гаиләбезне бурыч богауларына чорнап куйды.

Советлар иле таратылгач та чит-ят исемле төрледән-төрле банклар барлыкка килеп, элек ипотека, кредит кебек нәрсәләрне ишетеп тә белмәгән халыкны җиңел генә баеп китәргә кыстап, акча тәкъдим итә башладылар. “Ике “Волга” алырлык” Чубайс акцияләре, акчаны бик тиз үрчетү ысулын тәкъдим иткән МММ хуҗасы Мавроди үзенең пирамидалары белән халыкның башын әйләндерде.

Гаделлек белән тәрбияләнгән совет кешеләре матур тормышка, байлыкка ирешәм дип хыялланып, барлы-юклы акчаларын шул жуликлар мактаган кәгазьләргә әйләндерделәр, алар ачкан, алар мактаган банкларга салдылар. Салдылар һәм “төпсез көймә”гә утырып калдылар. Хезмәт хакын, гомер булмаганча, миллионнар белән түли башладылар, тик алты нольле бу саннар халыкка бер тиенлек тә рәхәт китермәде. Ул акчалар урынына тоттырган талоннарга туйганчы ашый да алмадык. Гади халыкның “кара көнгә” дип җыйнаган запасын да Ельцинның дефолт көне сәгате белән ашап бетерде. Шул заманнардан бирле нинди генә реформалар үткәрмәделәр. Тик берсе дә файдага булмады, гади халык мантый алмады. Аның каравы, талый белүчеләр котырып баеды һәм андый баюлар әле дә дәвам итә.

Контракт нигезендә Мәскәүдә хезмәт итүче улыбыз сөйгәне белән никах укытырга, законлы язылышып туй үткәрергә дип, тиешле ялында Казанга кайтты. Спецназ хезмәтендә ул, хәтәр хәлләр килеп чыкканда алгы сафка иң беренче шулар җибәрелә бит инде. Никах укытырга дип мәчеткә баргач, мине дә, малайны да мулла тиргәп ташлады: “Кеше үтерергә өйрәнә, җитмәсә марҗа кызына өйләнә”, – диде.

Ярар, теләр-теләмәс кенә никах укып җибәрде инде. Малайның да, минем дә кәеф кырылды. Армия хезмәтендә ул ирекле түгел, ә марҗага өйләнүе минем теләү-теләмәүгә карамый шул, үзләре әйтмешли – “любовь”. Олы яшьтәге дин кешесенең: “Хезмәтең авырмы, хәлләрең ничек соң, улым?” – дип сорашасы урында, үтерергә өйрәнәсез дип каршылавы дөрес гамәл түгел, минемчә. Безнең малай белән бергә үз подъездыбыздан гына да әллә ничә егет армиягә китәр яшькә җитте. Тик ник берсе китсен! Барысы да “чирле” булып чыкты, кайсының йөрәге, кайсының бөере, үпкәсе йә бавыры чирле, кайсысында яссы табан, яки “ишетми” йә “күрми”. Илебезне, җиребезне сакларга берсе дә яраклы булмады. Шәһәр, ил күләмендә андыйлар хисапсыз, шуңа күрә контракт нигезендә хезмәт итүне китереп чыгардылар да бит инде.

Безнең ише ярлы-ябагайның, тиешле-кирәкле урынга ришвәт бирә алмаганнарның балалары армия хезмәтенә китеп, “үтерергә өйрәнеп” яталар. Мәктәптә яхшы укысалар да, әти-әниләренең фәкыйрьлегенә күрә түләүле югары уку йортларына кереп укый алмыйлар, ә укып, һөнәр үзләштерә алмагач, кечкенә хезмәт хакына урам себерүче, каравылчы булып байларга ялланганчы дип, контрактчы солдат булып хезмәт итүне хуп күрәләр. Малайдан сорашып белүемчә, контрактчыларның күбесе эшсезлектән аптыраган авыл егетләре һәм кредитларын вакытында түли алмаучылыр икән. Кредит дигәннән, чит ил машинасы алам дип, безнең малай да муеннан бурычка батты, бөтен гаиләбезне бурыч богауларына чорнап куйды.

Балалары тугач та малай белән киленгә бәхет елмайды. Мәскәүнең хәрбиләр шәһәрчегеннән, яңа йорттан иркен ике бүлмәле фатир бирделәр. Вакытлыча яшәргә, билгеле, аерым бер тәртип белән. Тик үзен хәрби хезмәт юлына багышлаган яшь ир-егет өчен бу да зур шатлык булырга тиеш иде. Мәскәү хәтле Мәскәүдә эшле дә, фатирлы да булгач, малай һәм аның гаиләсе өчен барыбыз да сөендек. Ләкин ул, беребез белән дә киңәшмичә (фатирлы булу шатлыгыннан башы әйләнепме), бик зур кредитка чит ил машинасы алуы белән бөтен тормышын җимереп ташлады. Киленнең һәм туганнарының малай майтарган бу эштән котлары алынды: зур акчалар эшли башламыйча, яшь балалы хатын өстенә бәла итеп, ничек шулай бурычка батарга була?! Хәрби хезмәттә бит әллә ниләр килеп чыгуы ихтимал. Яшь балалы хатынга бурыч өелеп калса ни булыр? Менә шуны уйлап килен ягы шик арты шиккә төште. Килен баланы алып малай янына бөтенләй бармас булды. Яшьләр арасында телефон аша ызгыш-талаш китте.

Хатын киленне: “Бар ирең янына, баланы үзем барып карармын, бурычыгызны түләп бетерүдә ярдәм итәрбез, үзең дә эшкә урнашырсың, сезне утыртып йөртү өчен алган бит инде ирең машинаны”, – дип үгетләп карады. Мин дә хатын сүзләрен җөпләп: “Бурычлы үлми, чирле үлә ди, барысы да җайланыр. Кушылып, матур итеп яшәгез. Бу ялгышы гыйбрәт булыр, малай бүтән ялгышмас. Аерылып, баланы ятим итмәгез!” – дип тукыйм киленгә. Юк, киресенә катты: беребезнең дә сүзен тыңламый. “Мин сезгә түгел, малаегызга кияүгә чыктым, аның болай ялгышырга хакы юк иде. Хәзер аның бурычын түлим дип эшкә чыгыйммы? Миңа машина кирәкми иде...” – дип, үз сүзен тәкрарлый.

Дөрес әйтә-әйтүен. Безнең заман хатыннары түгел шул, ир хатасын төзәтешеп, тормыш арбасын бергәләп тартырга ашкынып тормый. Әнисенең: “Иргә ышанма, Иделгә таянма”, – дип өйрәткән мәкаленә таянып, малай белән арасын бөтенләйгә өзәргә карар иткән. Аерылышырга да, балага алимент түләтергә дә гариза биргән. Менә сиңа мәхәббәт, менә сиңа гаилә! Авырлыклар берзаман бетәр әле дию юк, ата-ананың үгет-нәсыйхәтен тыңлау юк, балам ятим үсәр бит, киләчәгем ничек булыр дип уйлау, ире гафу үтенгәч кичерү юк – чапкан җиреннән шалт иттереп өзде дә куйды. Җитмәсә: “Бала хакына гына Мәскәүдә фатирлы булган идең, әллә шунда яшәрмен дип уйлыйсыңмы?” – дип төрттереп, янап та куйган.

Малай бик кызу канлы. Ул үзенчә барысын да астын- өскә китерде. Без бүләк иткән, килен ягы биргән һәм үзе сатып алган барлык әйберләрне контейнерга төяткән дә киленгә, ягъни Казанга җибәргән. Фатирдан баш тартып, хәрби эшен Кавказда дәвам итәргә җыенуы турында рапорт язып, яңа килешү төзегән. Бер чибәркәй табып, шуны ияртеп, Кавказга китеп тә барган. Безгә дә әйтеп тору, киңәшү юк. Боларны азактан гына, икенче сөйгәне белән монда кайтып никах укыткач, Кавказда зурлап туй үткәргәч кенә белдек. Туйларына ничек кенә чакырсалар да бара алмадык: кредиты берничә ай түләнмәгәч, процентлары, пенялары, штрафлары арта башлап, банк коллекторлары янаулы хатлар җибәрә башлаганнар иде (малайның пропискасы бездә).

Инде фатирдан колак кага күрмик дип, малайның кредитын, тамактан өзеп булса да, үзебез түли башладык. Ә беренче киленгә нәрсә, шөкер, котылдым дип, бер такмактагыча, үлмәсен дә, кайтмасын да, килеп торсын акчасы дигәндәй, егерме-егерме бишәр мең сум акчаны алып, рәхәтләнеп ята. Шунысына рәхмәт инде: оныкны күрсәтә, аралашуны тыймый. Ә бала “әтием” дип өзгәләнә. “Әтием, безнең янга кайчан кайтасың инде?” – дип йөдәтә. Үсә башлагач барын да аңлар инде, тик хәзергесен күреп үксеп еларлык.

Беренче киленебез безгә килгәч тә, зурлап туйлар үткәреп, безнең белән яши башлагач та, ни хатынга “әни”, ни миңа “әти” дип эндәшмәде. “Әй, сез, син”нән ары узмады. Хатын, хөрмәт күрсәтәм дип, аның артын гына сөртмәде, югыйсә.

Икенче хатыны (ул да марҗа) сөбеханалла, күз генә тимәсен, улыбыз безгә күрсәтергә дип алып кайткан көндә үк, хатынны да, мине дә кочаклап, “әти”, “әни” дип күреште. Мөселманча никахка үзе теләп ризалашты. Мин өйрәткән иман кәлимәсен төннәр буе ятлап чыкты, аннан исемен татарчалап кушканда, никах тантанасында, хәзрәтне шаккатырып, ихластан әйтеп бирде. Ире белән уртак тел табып, матур итеп яшәргә тырыша. “Әниебез яшьли үлеп китте, әти берәүгә дә өйләнмичә, без өч баланы карап үстерде. Әниле булуга сөенәм”, – дип, хатынны шатландыра. Ашарга, эчәргә әйбәт әзерли, ирен ачык йөз белән каршы ала. Малай да: “Әти, әни, хатыннан уңдым. Әни, киленең күп яклары белән сиңа охшаган”, – ди. “Килен каенана туфрагыннан” диләр, шулай булуы яхшы, билгеле. Җитмәсә әле килен: “Әни, улыгыз дин юлына басты, бишвакыт намазын калдырмый, Казанга кайтсак мин дә сезнең кебек мәчеткә йөрер идем”, – дип, хатынны сөендерде (дөрестән дә, азан әйтеп намаз укуына үзебез дә шаккаттык, дини Кавказ йогынтысы көчле икән).

Шулай да малайга: “Борынгылар ай тулмыйча – атны, ел үтмичә хатынны мактарга кушмаганнар”, – дим (инде икенче ел бергә яшәсәләр дә). Киленне дә төрлечә сынап карарга булдым: “Кызым, белә торып балалы хатын аерган, шуның өстенә кредит, алимент түләүче иргә килгәнсең. Беренчедән, үзеңне гөнаһлы санамыйсыңмы? Аннан, хәзерге кызлар бурычлы ирләрне әйләнеп узалар, ялгыштым дип уфтанмыйсыңмы?” – дип сорадым. “Улыгызның алдында әйтә алам, баласы, хатыны барлыгын белгәч, мин әле аларны килештерергә омтылып карадым, беренче хатыны белән бер-берсен гафу итеп, яшәп китмәсләрме дип өметләндем, – диде килен. – Тик улыгыз аның исемен дә ишетергә теләмәде. Ә балага булышабыз, аның гаебе юк. Улыгыз үз баласы белән рәхәтләнеп аралашсын, ярдәм итсен. Исән булсак кредиты да, алименты да түләнер, без бер-беребезне яратабыз, миңа гаилә тынычлыгы кыйммәт”. Изге ниятле сүзләрдән күземә яшьләр килде. “Амин!” – дими, ни дисең?! Ә баланы, чынлап та, кайткан саен алып киләләр, кунак итәләр, күчтәнәчләрен бирәләр. Гөнаһсыз сабый әтисенең икенче хатыны икәнен аңлап бетерми әле, әнисенең көндәшенә “чибәр апа” дип исем кушты.

Менә шулай кредитка, бурычка баткан гаиләнең хәлләре. Карчык белән бер пенсиябезне кредитка корбан итсәк тә, балалар гаиләсендәге тынычлыкны, татулыкны күреп күңелләр сөенә. Исән булып, малайның бурычлардан котылган көннәрен дә күрсәк иде әле. “Калган гомеремдә беркемнән беркайчан бер тиен дә бурыч алмам”, – дип ант итте инде үзе.

Айлар, еллар узар, бәлки кайчан да булса илдә-көндә тәртипле, аңлы тормыш башланыр. Кешеләр минем илем, минем җирем, Ватаным дип, сөенешеп гомер итәрләр. Амин, Раббым!

Хәбиб МӨХӘРЛӘМОВ, Казан

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев