Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Голос" телевизион тапшыруында Самара өлкәсендә яшәүче татар кызы катнаша

Бу сезонда “Беренче канал”да баручы “Голос” телевизион тапшыруында Самара өлкәсеннән татар кызы Луиза Иманголовага катнаша. Аңа уңышлар теләп, өлкәнең “Камышлы хәбәрләре” газетасы якташларын җырчы өчен тавыш бирергә өнди. Луизаның телеэкраннарда киләсе чыгышы 16 декабрьдә көтелә. Луизага 31 яшь, тумышы белән ул Казахстаннан. 90 нчы еллар башында аның гаиләсе Самара өлкәсе Похвистнево районына күченеп кайткан. Луиза кечкенәдән музыка белән шөгыльләнә, аның әтисе музыкант. Кыз сәнгать мәктәбен, аннан соң мәдәният училищесын, мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлаган. Иҗат белән шөгыльләнүен беркайчан да туктатмаган, ул рус һәм татар халык җырларын башкара, балаларга дәресләр бирә. Хәзерге вакытта Мәскәүдә яши. Музыкант, барабанчы Мариан Калдарару белән “Живые Ворота” дуэтын оештырып, чыгышлар ясый. “Жар Птица” балалар фольклор ансамблен җитәкли. Луиза “Голос” тапшыруында өченче сезонда катнашып караган, ләкин сайлау турына үтмәгән. Бишенче сезонда аңа бәхет елмая. Ул инде “Поединок”, “Нокаут” кебек катлаулы сынауларны узды, хәзер аның чыгышын тамашачылар бәяләячәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев