Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Голливуд йолдызы Лесли Стивенс Әлфия Авзалова исемендәге фестивальдә татарча җырлаячак

20-22 октябрьдә Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният институтында Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестивальнең сайлап алу турында Голливуд кино йолдызы Лесли Стивенс татарча җырлаячак. Башкару өчен ул мәшһүр җырчының репертуарыннан “Күбәләк” җырын сайлаган. Бу хакта “Татар-информ”да фестивальне оештыруга багышланган матбугат конференциясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, фестивальнең жюри әгъзасы Венера Ганиева хәбәр итте. “Әлфия Авзалова исемендәге фондның махсус сайты бар, чит төбәкләрдә яшәүчеләр бәйге хакында шуннан укып белгән. Аеруча Үзбәкстан, Һиндстан яшәүчеләр зур кызыксыну белдерде. Фестивальдә танылган шәхесләрнең, чит ил вәкилләренең катнашуы безнең өчен зур шатлык. Алар үз көчләре белән ерак араларны якын итеп, фестивальдә катнашырга килделәр. Лесли Стивенс хакында әйтеп узасым килә, татар телендә “Күбәләк” җырын башкарачак. Ул фестивальнең кунагы гына түгел, катнашучысы да. Аның җырчы Зарина Вилданова белән дуэтта чыгыш ясавы да көтелә. Фестивальдә катнашу өчен татар телендә җыр өйрәнүе бик зур вакыйга”, - диде ул. “Фестивальдә катнашыр алдыннан татар тарихы белән таныштым, ләкин барысын да тирәнтен өйрәнү өчен шактый вакыт кирәк. Мин татар телендә берничә сүз өйрәндем. Җырчы Зәринә Вильданова миңа WhatsApp челтәре аша җырлар җибәрде. Фестивальдә без аның белән дуэтта чыгыш ясыйбыз. Гомумән, татар телен җырлар аша өйрәнәм. Фестивальдә мин “Күбәләк” җырын башкарам. Аның эчтәлеген бик яхшы беләм, әлеге җырда күбәләк һәм чәчәкләр турында җырлана. Бу җыр мине канатландырды”, - диде ул.
Лесли Стивенс әйтүенчә, татар телен һәм җырларын өйрәнү мавыктыргыч күренеш. “Татар җырында кайбер тавышлар, хәрефләр башка төрле яңгырый. “Р” хәрефе француз һәм инглиз телендә бөтенләй башкача яңгырашта. Ләкин музыканы ишетеп, кат-кат кабатлаганнан соң, бу бик кызык шөгыльгә әверелә. Минем өчен татар җырын өйрәнү катлаулы түгел, ә кызык булды”, - дип сөйләде ул.
  • Оештыручылар хәбәр итүенчә, фестивальдә катнашырга теләк белдерүчеләрдән 300дән артык гариза кабул ителгән. Бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән АКШ, Кытай, Һиндстан, Мисыр, Үзбәкстан һәм башка илләрдән дә талантлар катнашачак.

Ләйлә Хәкимова, Татар-информ
Фото: Ильнар Тухбатов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев