Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Голәмәләр шурасында никах уку кагыйдәләре расланды

Бүген Казанның Галиев мәчетендә Татарстан республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы утырышы узды. Бу хакта “Татар-инфом” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәзрәтләр җыелышта төп бер сорау карады: "Имамнар тарафыннан никахлар укылганда ислам хокукы кагыйдәләрен куллану турында" нигезләмәне кабул итү. Татарстанның Казыйлар шурасында раслангач, әлеге документны нәзарәтнең барлык дин әһелләре дә үз эшләрендә файдаланырга тиеш булачак. Нигезләмәдә никах йоласының Хәнәфи мәзһәбенә һәм дәүләт тарафыннан ЗАГС бүлекләрендә теркәлүгә туры килү, мәһер күләмен билгеләү, татар-мөселман гаиләләренең күбесенчә моногамик характерда булуы, кияү-кәләшнең балигълыгы, нәзарәтнең Теркәү кенәгәсендә теркәлү зарурилыгы кебек мәсьәләләр карала.
Голәмәләр шурасы раслаган әлеге документ хатын-кызларның хокукларын яклау һәм гаилә институтын ныгыту максатларыннан чыгып эшләнгән.

“Татар-информ”

Автор: Мөршидә Кыямова

Фото: ДУМ РТ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев