Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Глаголица" бәйсез әдәби премиясе яңа конкурс сезонын ачты

«Счастливые истории» балаларга ярдәм итү фонды ел саен уздырыла торган  «Глаголица»  балаларның бәйсез әдәби премиясе яңа конкурс сезонын ачты. Премия Россия һәм якын һәм ерак чит илләрдән булган 10 яшьтән 17 яшькә кадәрле рус һәм татар телләрендә язучы авторлар арасында оештырыла. Катнашучылар эшләрен www.glagolitsa-rt.ru сайтына түбәндәге номинацияләр буенча җибәрә ала: поэзия, проза, эссеистика, матур әдәбият тәрҗемәләре. Бәйгегә моңа кадәр беркайда да бастырылмаган, автор үзе язган әсәрләр генә кабул ителә. Гаризаларны 5 сентябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин. Әсәрләргә хәзерге заманның танылган язучылары, шагыйрьләре һәм тәрҗемәчеләре бәя бирәчәк. Алар арасында Виктор Лунин, Сергей Махотин, Михаил Яснов, Тамара Крюкова, Роберт Миңнуллин, Лилия Газизова, Анна Русс, Борис Вайнер, Галимҗан Гыйльманов, Рөстәм Галиуллин, Рифат Сәләх бар. Бәллүр ябалак жюри әгъзалары тарафыннан аеруча яхшы дип табылган авторга биреләчәк. Гран-при исеменә лауреат конкурсны үткәрү тарихында бары тик бер генә тапкыр ия булачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев