Герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге премия кемгә биреләчәк? (фаразлар)

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә – 15 февральдә республиканың Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреатлары билгеле булачак. Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының рәсми сайтындагы мәгълүматка караганда, 2016 елда 10 номинация буенча 59 конкурс эше кабул ителгән. Сәләтле яшьләр мәгариф, җәмәгать эшчәнлеге, рәсем сәнгате, театр, башкару hәм музыка сәнгате, әдәбият, хореография, фән hәм эшмәкәрлек өлкәләрендә көч сынашачак. Комиссиянең эшенә 14 февральдә йомгак ясалачак. Премия тапшыру советының беренче киңәшмәсеннән соң икенче турга кемнәр узганлыгы хәбәр ителми. «Татар-информ» әдәбият-сәнгать өлкәсендә бу премиягә кемнәр лаек була алу мөмкинлеген фаразлау өчен иҗат кешеләренә мөрәҗәгать итте. «Андый премияләрне бирер алдыннан ул кешеләр турында җәмәгатьчелекнең фикере туган булырга тиеш. Ул фамилияләр җәмәгатьчелектә өлгерергә тиеш. Образлы итеп әйткәндә илле кеше кандидат була алмый, – диде Г.Тукай премиясе лауреаты, халык шагыйре Роберт Миңнуллин. – Җәмәгатьчелектә тикшерү булмау дөрес түгел. Барысы да ачык булырга тиеш, халык катнашырга тиеш. Безнең заманда өч премия булса, биш-алты кеше тәкъдим ителә. Хәзер бер премиягә егерме-утыз кандадат катнаша», – дип аптыравын белдерде ул. «Кемнәр тәкъдим ителгән соң анда? Йолдыз алдымы әле аны? Аның премиясе булмаса, беренче урынга куяр идем, – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Г.Тукай премиясе лауреаты, күренекле шагыйрь Ркаил Зәйдулла. – Муса Җәлил премиясе дигәч, мин аны әдәбият өлкәсе премиясе итеп күз алдына китерә алам. Минем карашымча, бу премия әдәбиятне эстетик хәзинә итеп кенә күзаллап түгел, яшь кешенең иҗтимагый тормышта катнашуын да искә алырга кирәктер. Мин мәсәлән Фәнил Гыйләҗевне тәкъдим итәр идем. Минем күңелемә ошый торган чын шагыйрә – Лилия Гыйбадуллина. Рифат Сәлах иҗтимагый тормышта актив катнашырга тырыша. Сайланмасын белә торып, монда без дә бар әле дип, Язучылар берлеге рәислегенә дәгъва итүе миңа бик ошаган иде». «Эльмир Низамов, Луиза Янсуар, Рөстәм Галиуллиннар алгач, без Муса Җәлил премиясен үзебезгә бирелгән кебек кабул иттек тә, әлегә бик тыныч йөрибез, – диде «Калеб» яшь иҗатчылар берләшмәсе лидеры Гүзәл Сәгыйтова. - «Ялкын»ның әлеге премияне алганын беләм, әмма Йолдыз Миңнуллина үзе алмады кебек. Ул күптән лаек. Аны яшькә карап та түгел, күпме шигырь язган дип тә түгел, талантка карап бирәсе иде. Шигърияттә тавышы килә башлаганнан бирле Йолдыз бу премиягә лаек. Музыка ягыннан Эльмир Низамов белән Эльмира Галимова алды инде, хәзер Ильяс Камал лаек дип уйлыйм». П\к, посвященная конкурсу молодых татарских поэтов «Калеб. Яңа дулкын» «Җәлил үзе дә шагыйрь булгач, беренче чиратта ул, һичшиксез, әдәбиятчыга бирелергә тиеш. Элек ул проблема бар иде, хәзер калмады – яшь шагыйрьләргә бирелә. Яшьләр арасында лаеклылар күп, – диде яшь шагыйрь, дүрт китап авторы Рифат Сәлах. – М.Җәлил премиясенә дәгъва итүче яшь язучы талантлы булуы өстенә үз милләтен һәм илен яратучы булырга тиеш». Мәгълүмат өчен. Муса Җәлил исемендәге республика премиясе 1968 елда нигезләнгән. Татарстан президенты указы белән 1997 елда яңадан торгызылган. Патриот татар шагыйре Муса Җәлил исемен йөртә. Әдәбият өлкәсендә Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары: 1968. Юзеев Илдар Гафур улы – шагыйрь, «Миләүшә» дигән шигырьләр һәм балладалар китабы өчен. 1970. Фәйзуллин Равил Габдрахман улы – шагыйрь, «Мәрмәр» исемле шигырьләр китабы өчен. 1972. Харисов Ренат Мәгъсүм улы (Ренат Харис) – шагыйрь, «Кеше» ораториясенең тексты өчен. 1974. Миңнуллин Туфан Габдулла улы – драматург, «Нигез ташлары» һәм «Үзебез сайлаган язмыш» дигән пьесалары өчен. 1976. Кашшафетдинов Миргази Солтан улы (Гази Кашшаф) – язучы-галим (үлгәннән соң), каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең мирасын барлаудагы, аның тормышын һәм иҗатын өйрәнүдәге зур хезмәтләре өчен. 1976. Мостафин Рафаэль Әхмәт улы – язучы-галим, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүдәге зур хезмәтләре өчен. 1978. Яруллин Фәнис Гатаулла улы – язучы, «Аерылмас дустым», «Сагыш» дигән җыентыклары өчен. 1982. Вәлиев Разил Исмәгыйль улы – әдип, шагыйрь, «Яшисе килә» дигән повесте һәм яшьләргә ба¬гышланган җырлар циклы өчен. 1982. Миңнуллин Роберт Мөгаллим улы – шагыйрь, балалар өчен язылган «Акбай цирк карый», «Җиде абый тай җигә», «Айга очтык» дигән шигъри китаплары һәм телевидение аша әдәбиятны актив пропагандалаганы өчен. 1984. Хәмидуллин Ризван Мирхәбибулла улы (Ризван Хәмид) – драматург, «Китәм инде», «Синең урыныңа кайттым» дигән пьесалары өчен. 1988. Маликов Дөлфәт Госман улы (Зөлфәт) – шагыйрь, «Көзге учаклар» дигән китабы һәм соңгы елларда «Казан утлары», «Ялкын» журналларында басылып чыккан шигырь бәйләмнәре өчен. 1989. Түбән Камадагы «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе (җитәкчесе – язучы Хисмәтуллин Рәхмәтулла Хисмәтулла улы – Рахмай Хисмәтуллин). 1990. Зәйдуллин Ркаил Рафаэль улы – шагыйрь, «Күрәзә» исемле шигырьләр китабы өчен. 2003. Вәлиев Мөдәррис Харис улы (Салих Маннапов) – Татарстан Республикасының «Мәгариф» Милли нәшрияте директоры, шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче, талантлы яшь авторларга эзлекле ярдәм күрсәткәне өчен. 2003. Республика яшьләренең «Сәләт» иҗтимагый фонды (җитәкчесе – шагыйрь, техник фәннәр докторы Сөләйманов Җәүдәт Шәүкәт улы). 2013. Шәехов Ленар Миңнемөһим улы. Шагыйрь. "Дүртенче кат... Бишенче кат...", "Җылытасы килә дөньяны" китаплары өчен. 2013. Мөхәммәтшин Рүзәл Фәиз улы. Шагыйрь. "Каралама" китабы өчен. 2015. Рөстәм Госман улы Галиуллин “Юлларда ак җил иде” китабы өчен. 2015. Луиза Николай кызы Шарова (Луиза Янсуар) “Болан кызы” китабы өчен.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: