Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Германиядәге милләттәшләребез Казанга Муса Җәлил турында фильм һәм шагыйрьнең соңгы фотосурәтен алып кайтты

Татарстан башкаласында Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды ачылды. Алдагы көннәрдә дөнья буйлап сибелгән татарлар фикер алышып, тәҗрибә уртаклашып, республиканың тарихи урыннарына сәяхәт кылачак.
Тамырлары Кукмара районына барып тоташкан Австралия вәкиле Сафия Вәлиева әнисеннән калган кадерле ядкәрләр – намазлык, энҗеле калфак, чигүле сөлге алып килгән.
"Революция вакытында милли ядкәрләрне юкка чыгару юнәлешендә эш алып барылган. Әмма әни кайберләрен яшереп, саклап кала алган, – диде ул.
Ул шулай ук булачак “Мөһаҗирләр музеена” сеңлесе төзегән гаилә тарихын да бүләк итте.
Польшадан килгән Рафаэль Зарипов иске фотосурәтләре белән бүлеште. Ә менә Германиядән килгән милләттәшебез Венера Вәгыйзова флешка белән Алманиядә вафат булган татарларның исемлеген алып килгән. Шулай ук ул Татарстан өчен кадерле ядкәр – Муса Җәлил турында фильм һәм аның үлеме алдыннан төшкән соңгы фотосурәтен бүләк итеп калдырды.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев