Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Германиядә яшәгән татар журналисты Нәсүр Юрушбаев Галимҗан Гыйльманов хикәясенә нигезләнгән нәфис фильм төшерергә җыена

Журналист Нәсүр Юрушбаев продюсер Рөстәм Сәрвәров белән бергә “Нигез-йорт” исемле кыска метражлы нәфис фильм төшерергә җыена. Әлеге проект өчен Нәсүр Юрушбаев Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 1 миллион сум грантын откан. “Фильмны үз туган нигеземдә төшерергә җыенам, - ди озак еллар Германиядә яшәгән татар журналисты Нәсүр Юрушбаев. - Мин бит үз туган авылыма кайтып, әти-әни йортын кабат сатып алдым. Авылым Уралда минем, шунда - Пермь краеның Барда районына кайтып урнаштым”. “Авылында рәхәтләнеп яшәгән Сания әби янына Владивостоктан кызы кайтып, йортны сатып, әбине Картлар йортына урнаштырып китә. Әби кайгыда. Тәрәзәдән карап утыра. Ә тәрәзәдән аның йорт түбәсе күренеп тора. Шул вакытта шушы якларга Себердән Җәмил бабай кайта. Кесәсе тулы акча...” – дип, булачак фильмның сюжетның бер өлешен дә сөйләде Нәсүр Юрушбаев. Сценарий Галимҗан Гыйльманов хикәясе буенча язылган. Фильм 30 минутка планлаштырылган. Тиздән фильмның кастинглары булачак.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев