Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Германиядә Г.Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романы немец теленә тәрҗемә итеп бастырылган

Германия, Швейцария, Австриядә китап үз укучыларын тапты һәм аңа яхшы бәя бирелә, дип язган Deutsche Welle.
Җирле газеталарның берсе Frankfurter Rundschau, мәсәлән, әлеге романга болайрак бәя биргән: "Гүзәл Яхина вакыйгаларны хисле, җанлы һәм тарихи төгәллек белән тасвирлый. Бу китап, һичшиксез, укылырга лаеклы".
Ә Швейцариянең Neue Zurcher Zeitung басмасы Россия язучысының тәүге эшен "әдәби гүзәл әсәр", дип бәяли.
Россиядә Гүзәл Яхинаның әлеге романы 2015 елда бастырылды һәм укучыларда зур кызыксыну уяткан иде.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев