Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Германия телекомпаниясе вәкилләре Алабугада балалар белән документаль фильм төшерә

Германия телекомпаниясе вәкилләре Татарстанның Алабуга районына килде. Алар безнең төбәк хакында документаль фильм төшерәчәк, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте. Фильм «Ютибер из Татарстана» дип аталачак. Картинада төп рольне Алабугадагы 8 нче мәктәптә белем алучы Азат Ильясов башкара. Ул фильмда үз тормышы, Алабуга шәһәре һәм республика хакында сөйләячәк. Районның Дөм-Дөм авылында кунакларны татар халкының традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштырганнар. Балалар төрле уеннар уйнаган, милли ризыклар белән сыйланган. Боларның барысын да немец телекомпаниясе операторлары видеога төшергән. Германия телекомпаниясе вәкилләре шәһәрдә тагын өч көн булачак. Бу вакыт эчендә кунаклар балалар белән бергә Алабуганың истәлекле урыннары белән танышачак. Моңа кадәр алар мәктәптә булган, Чаллыда «Париж-Дакар» раллие җиңүчеләре белән очрашкан. Фильм июль аенда Германиядә балалар каналларының берсендә күрсәтеләчәк.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев