Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Германия татарлары "Көзге очрашу" үткәрәчәк

15 октябрьдә Лангена шәһәрендә Германия татарларының традицион "Көзге очрашу"ы үтәчәк. Әлеге чараны «Аргамак» берләшмәсе һәм Tatarlar Deutschland берлеге оештыра.

Очрашу кысаларында бәйрәмдә катнашучы балалар рәсемнәреннән конкурс-күргәзмә оештырыла, дип хәбәр итә «Аргамак» берләшмәсе.

“Бу юлы да без Татарстаннан күренекле артистларны көтәбез, алар көй-моңнары, дәртле җыр-биюләре белән, җыеп кына әйткәндә, туган телебез аһәңе белән сөендерәчәкләр”, - дип сөйләделәр «Аргамак» вәкилләре.

Германия татарларының көзге очрашулары 2005 елдан бирле үткәрелеп килә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев