Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Германия җирләрендәге татар каберлекләре өйрәнелә башлады

Татарстан фәннәр академиясе галимнәре, Германиядәге коллегалары белән берлектә, Казан губернасы һәм ТАССРдан фронтка алынган сугышчыларның мемориаль тупланмасын төзү буенча әтрафлы проектка кереште.
Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты галимнәре әлеге проект уңаеннан апрель аенда   Германиядә фәнни экпедициядә булып кайтты. Татарстан Президенты Рөстәм  Миңнехановның карары нигезендә, алар Европадагы татарлар күмелгән каберләрне барлап, Германия җирләрендәге татар каберлекләрен өйрәнә башладылар. Шул эзләнүләргә таянып, Алман илендә һәм  Европадагы  солдат каберлекләренең  җыелма каталогын бастырып чыгарырга ниятлиләр. Тарих фәннәре докторы, Татарстан фәннәр академиясе каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының  тарихи-мәдәни мирасны өйрәнү бүлегенең баш гыйльми хезмәткәре Лилия Габдрафикова белән әнә шул хакта сөйләшәбез. -Лилия, беренче экспедициягә кемнәр барды? Кайларда булдыгыз? - Бу эшне без чит ил галимнәре белән бергәләп башкарабыз. Безнең яктан беренче экспедициядә өч галим катнашты. Тарих фәннәре докторы, академик  Радик Салихов, ул - республикабызның тарихи-мәдәни мирасын өйрәнүдә бик күп көч салган галим. Тарихи йортлар белән беррәттән, кабер ташларын өйрәнүдә дә Радик әфәнденең тәҗрибәсе бик зур. Тарих фәннәре кандидаты Марат  Гыйбатдинов - безнең институтның чит илләр белән бәйләнешләре өчен җаваплы директор урынбасары. Ул инглизчә дә, немецча да бик яхшы белә. Һәм шул ук вакытта Марат әфәнденең татар тарихчысы булуы бу программаны башкарып чыгу өчен бик мөһимдер дип уйлыйм. Мин үзем күбрәк Беренче Бөтендөнья сугышы белән кызыксынам. 2015 елда “Беренче Бөтендөнья сугышында татарлар (1914-1918)” дигән, Хәлим Абдуллин белән бергә язылган монографиям басылып чыкты. Әлбәттә, татар солдатларының зиратларын өйрәнгәч, бу тикшеренүләр тагын да тирәнәйтелер дип уйлыйм. Бәлки, китапны тулыландырып, икенче басмасын әзерләрбез. Беренче эзләнүләребез Германиянең төньяк-көнбатыш районнарыннан башланды. Түбәнге Саксония җирендәге Эмсланд дигән районда Икенче Бөтендөнья сугышы елларында 15 лагерь булган, һәркайсысы урынында хәзерге көндә хәрби зиратлар сакланып калган. Шуннан соң Саксония-Анхальт, Брандебург җирләрендә булдык. Берлиннан ерак түгел Церендорф дигән шәһәрдә Беренче Бөтендөнья сугышы елларында мөселман әсирләрен тоткан Вюнсдорф лагеренең зиратына бардык. Әлбәттә, Муса Җәлил белән бәйле урыннарны да карап чыктык. Ул җәзалап үтерелгән Плетцензее төрмәсенән тыш, Вустрау дигән кечкенә шәһәргә дә кердек. Бу урындагы лагерьда  Җәлил гомеренең соңгы айлары үткән. Җәмәгатьчелеккә бу урын бик билгеле түгел - анда бернинди мемориаль такта да юк. Бәлки, безнең программа нәтиҗәләре буенча Германиядә Муса Җәлил һәм башка татар солдатлары истәлегенә мемориаль урыннар барлыкка килер? - Сезнең алдан да мәгълүматларыгыз булгандыр инде? Кемнәр белән элемтә тоттыгыз? - Әлбәттә, бу сәфәр тиктән генә килеп чыкмады. Бөек Ватан сугышындагы  югалтуларны өйрәнүгә «Мемориал» җәмгыяте бик зур өлеш кертте. Хәзерге көндә аларның электрон мәгълүмат җыелмасы бар. 1 миллион тирәсе совет солдатлары һәм әсирләренең исемнәре ачыкланган. Шулай ук мәгълүматларны башка чыганаклардан да алдык, бу юнәлештә Германиядәге коллегаларыбызның ярдәме бик урынлы булды. Һәм без аларга бик рәхмәтлебез. Мистер Хоттоп-Рикке, Штефайн Тайлиг, Корнелиус Адмирал, Гердин Йонкер исемнәрен әйтеп китәргә була. - ХХ гасырның иң дәһшәтле сугышында татарлар бик күп катнашканны беләбез. Әсирлеккә эләккәннәр арасында сугыштан соң да туган илләренә кайта алмаганнары шактый булган, ди кайбер галимнәребез. Менә аларны сатлыкҗаннар дип атаучылар  бар. Галимә буларак, сезнең фикер нинди? - Чыннан да, ике бөтендөнья сугышыннан соң да әсирләрнең саны шактый булган. Һәр кешенең язмышы - уникаль күренеш. Солдатларның бик сирәкләре әсирлек җирендә үз ярын табып, гаилә корганнар. Әлбәттә, баласы, гаиләсе янында калганнары да булгандыр. Бу катнаш никахлар мәсьәләсе - алман галимнәрен бик кызыксындырган тема. Әмма, белгәнемчә, татарлар буенча тарихи мисаллар чыганакларда бик күп очрамый. Әсирләр проблемасы – ул бик авыр мәсьәлә. Ә безнең илнең тарихын алсак, икеләтә авыр. 1920 елларда – революция һәм Гражданнар сугышы дәһшәте, 1940 еллар, Сталин репрессияләре... Иленә кайтамы, үлеменә кайтамы? Чит илләрнең әсирләре сугыштан соң хәтта президент була алганнар (Шарль де Голь, Джемаль Гюрсель, Иосип Тито һәм башкалар), ә безнең әсирләр, иленә кайткач, кешечә мөнәсәбәт тә күрмәгәннәр. Бөек Ватан сугышыннан соңгы әсирләр совет лагерьларына эләккән. Муса Җәлил, Абдулла Алишлар һәм башкалар Германиядән исән кайтсалар, аларны нинди язмыш көтәр иде икән? Ә гомумән алганда, чит илдә калган әсирләр күбесе гомер буе татарлыгын онытмыйча, туган илен сагынып яшәгәннәр. Мәсәлән, Уфа татары, галим Тимурбәк Дәүләтшин әсирлектән соң, Германиядә кала. Башта ул татар-немец сүзлекләре төзү белән шөгыльләнә, аннары 1974 елда Лондонда “Совет Татарстаны” дигән гыйльми хезмәте басылып чыга. Бу китапны заманында советка каршы дип карасалар да, әлеге хезмәт – әсирнең сагышы һәм иленә карата мөхәббәте дисәк дөресрәк булыр. Шуңа күрә “сатлыкҗан” дип бәреп әйтер алдыннан, һәр кешенең биографиясен җентекләп карарга кирәк. -Зиратлар Германиядә нинди дәрәҗәдә соң? Якташларыбыз күмелгән каберлекләрне тәриптә тотучылар бармы, саны исәпкә алынганмы? -Германиядәге билгеле каберлекләр караулы, бу эшкә алман хөкүмәте һәм җәмгыять тарафынан бик күп игьтибар бирелә. Мәктәп яшендәге укучыларны да җәлеп итәләр, зиратларда сугыш корбаннары истәлегенә төрле чаралар үткәрәләр. Шулай итеп балаларда һәр халык вәкиленә ихтирам тәрбияләргә тырышалар. Безнең якташлар күмелгән каберлекләр санына килгәндә, бу саннар әлегә билгеле түгел. Германиядә Бөек Ватан сугышы елларындагы лагерьлар саны гына да бихисап. Ә бит лагерьлар Беренче Бөтендөнья сугышы чорында да булган әле! Бу сорауны ачыклау өчен, махсус тикшеренүләр кирәк һәм без башкарган эш бу юнәлештә үзенең саллы гына өлешен кертер дип ышанабыз. Ә гомумән алганда, бер кеше гомере генә дә җитмәслек бик күләмле эш бу... - Лилия, ә чит ил галимнәрен бу тема кызыксындырамы соң? -Чит ил галимнәрен күбрәк әсирләрнең җирле халыкка ясаган йогынтысы, әсирләр һәм җирле халык мөнәсәбәтләре кызыксындыра, дисәк, ялгыш булмас. Махсус рәвештә Германиядә татар каберлекләрен һәм татар әсирләренең исемнәрен барлап утырган тарихчылар әлегә юк. - Германиядәге коллегаларыгыз сезгә ярдәм итәргә ризалык бирмәдеме? Бәлкем, эзләнүләр уртак проектларны тормышка ашырырга ярдәм итәр? -Безнең Тарих институты чил ил галимнәре белән гел тыгыз бәйләнештә, шулай ук Германиядәге коллегалар да ярдәм итәргә әзер, әлбәттә. Әйтеп үткәнчә, шушы зиратларны өйрәнү программасы да чил илдәге галимнәр белән берлектә башкарыла. Шуннан башка, урындагы тарих, анда булган лагерь тарихы белән җирле кызыксынучылар аша ниндидер яңа мәгьлүмат табарга мөмкин түгел. Мәсәлән, без Эстервеген дигән шәһәрчекнең элекке лагерь урынында ачылган музейда булдык. Бу музейның директоры – Курт Букк әфәнде фәнни эш белән дә бик мәшгуль һәм безнең фәнни эзләнүләргә дә үз өлешен кертергә ризалык бирде. - Беренче сәяхәтнең нәтиҗәләре нинди, канәгать калдыгызмы? - Беренче сәяхәт безгә, гомумән, эш күләмен күзаллау өчен бик файдалы булды. Германиядә хәрби зиратларның бу кадәр күп икәнен белми идек. Әйтеп үткәнемчә, барча каберләрне барлап чыгу өчен, бер кешенең гомере дә җитмәс кебек. Шулай да, кыска вакыт эчендә без йөргән районнарда күп каберлекләрне карап чыгырга туры килде, һәрбер кабер ташын фотога төшердек. Татар исемнәре барлык зиратларда да очрый. Кызганычка каршы, исемсез солдатларның да каберләре бик күп, алары - Бөек Ватан сугышы еллары корбаннары. - Беренче Бөтендөнья сугышына кадәр күмелгән татар каберләре бар дисез, дәлилләр... Ничегрәк булган, кемнәр алар? - Беренче Бөтендөнья сугышы әсирлек масштаблары ягыннан аерылып тора, бик күп солдатлар тоткынлыкка алынган. Россиядә һәрбер шәһәрдә герман һәм австро-венгрия әсирләре булса, Германия һәм башка Европа илләрендә безнең солдатлар тоткынлыкта булганнар. Без шул лагерьләр тирәсендә аларның каберләрен эзлибез. Иң билгелесе - Вюнсдорф лагеренең зираты, монда меңгә якын татар күмелгән, чөнки бу лагерьны махсус рәвештә мөселманнарны германнар ягына җәлеп итү өчен ачкан булганнар. Әмма бу максатны тормышка ашыра алмыйлар, солдатлар үзләренең ватандашларына каршы сугышырга ризалашмый... Шуның өчен, татар каберләре монда күп калган. 1916 елда татар әсирләре үлгән иптәшләренең истәлеге итеп зур таш һәйкәл төзеткәннәр. Казан татарлары куйдырган дип язылган бу ташка. Бу һәйкәл - татар халкы өчен бик мөһим тарихи-мәдәни мирас. Кызганычка каршы, кабер урыннарында тик бер хәреф белән билгеләнгән кечкенә ташлар гына калган. Әсирләрнең исемнәре монда торган обелискка теркәлгән, һәр исем кырында хәрефләре бар. Шушы хәрефләр буенча һәр кешенең җирләнгән урынын табып була. Әмма бу хәрефләр урынына аерым кабер ташлары куелса, бәлки, әйбәтрәк булыр иде. Мәсәлән, бу зиратта Британия армиясе мөселманнарының да (индуслар) каберләре бар. Алар ерактан аерылып тора, һәрбер җирләнгән әсирнең үз ташы бар, урыннары уратып алынган. Капкасы янында бу индус солдатлары турында бай мәгьлүмат бар, хәтта монда килгән кунакларга үзләренең тәэсирләрен теркәр өчен, музейлардагы шикелле, китап та куелган. Бу истәлекле урын Британия хөкүмәте тарафыннан төзекләндерелгән. Беренче Беренче бөтендөнья сугышы еллары лагерьлары турында без әле бик аз беләбез. Күбрәк пропаганда өчен ачылган лагерьлар тарихы өйрәнелгән, ә бит бик күп солдатлар гомуми лагерьларда интеккәннәр. Безнең сәфәр Беренче Бөтендөнья сугышы тарихына кагылган тагын бер тарихи-мәдәни мирас белән бәйле булды. Гарделеген дигән шәһәрнең ратушасында татар әсире Нәсибулла ясаган люстра сакланып калган. Ул аны агачтан уеп эшләгән, Казан татарларына хас булган нәкышлары да чамлана. Ул әсир Вюнсдорф лагерендә торган һәм Гарделеген ратушасы заказы буенча 12 люстра ясаган. Башкалары югалган, ә бересе сакланып калган. Һәм шунысы сөенечле: май ахырында Кол-Шәриф ислам музеенда узачак махсус күргәзмәдә бу люстраны да күрергә мөмкин. Безнең герман коллегабыз Штефан Тайлиг Германиядәге татарлар һәм мөселманнар тарихы белән кызыксына һәм ул ясаган күргәзмә борынгы чордан XX гасыр башына хәтлеге тарихны күзаллый. - Бабаларының җәсәдләрен туган якларына алып кайтып күмәргә теләүчеләр юкмы икән? - Юк, әлегә мондый теләк белдергән кешеләр очрамады. Әмма башка ил вәкилләре (Франция, Голландия һәм башкалар) үз солдатларын кайтарып күмгәннәре билгеле. Мәсәлән, Гарделеген шәһәр зиратында Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан француз солдатларына куелган кечкенә һәйкәл һәм исемнәре теркәлгән истәлекле урын гына калган. Җәсәдләрен туган якларнына алып кайтып күмгәннәр. -Гомумән, Германиядә Россия солдатлары каберләренә мөнәсәбәт нинди? -Әйтеп үткәнемчә, каберләрне һәм бу дәһшәтле сугыш турында истәлекләрне саклау эше Германиядә бик киң таралган хәрәкәт. Солдатның  кайсы илдән, нинди милләттән булганын, алар аерып карамыйлар. Сугыш корбаннарын хөрмәт итеп, алар үзләре өчен бик саваплы эш эшлиләр һәм киләсе буыннарга да бу үрнәк булып тора. Немец халкының  бу иң күркәм сыйфатларының берседер. -Тарихчы галимә буларак, тарихның нәкъ бу чоры сезне нәрсәсе белән җәлеп итте соң? -2014 елда Беренче Бөтендөнья сугышының башлануына 100 ел тулу уңаеннан бик күп чаралар үтте. Әммә татарлар тарихы буенча бер фәнни китап та юк иде. Ул елда безнең Тарих институты үткәргән “Татар халкы һәм Идел буе халыклары Беренче Бөтендөнья сугышы елларында” дигән фәнни конференциядә бу мәсьәләнең бик җитди икәне ачыкланды. Шуңа күрә, бу чор мине үзе сайлап алды дисәк тә була. Сугыш тарихын өйрәнүне җиңелләрдән дип әйтә алмыйм, документлар белән танышканда, кешеләрнең газапларын, фаҗигасен йөрәк аша үткәрәсең. Лагерь урыннарында, төрмәләрдә, зиратларда бу хисләр тагын да көчәя. Әмма бу авыр эш тере кешеләр өчен мөһим: онытмасыннар ул газапларны! Әгәр бу хезмәтләрдән кемдер үзенең бабасын яисә башка туганының исемен очратса, безнең өчен иң зур бүләк шул булачак.
Мөршидә Кыямова, Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев