Германия, Бельгия, Голландиядә яшәүче милләттәшләребез Кәрим Тинчурин пьесасы буенча куелган "Назлы кияү" комедиясен тамаша кылды (ФОТО)

18 ноябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Россия Федерациясенең Бонн шәһәрендәге Генераль консуллыгында Кәрим Тинчурин пьесасы буенча куелган «Назлы кияү» музыкаль комедиясен күрсәтте. Кичәне Генераль косуллык вәкиле сәламләү сүзләре белән ачып җибәрде. «Бүген безнең Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры спектаклен нәкъ менә татар телендә карау мөмкинлеге бар. Театрның иҗат коллективына шуны телисем килә: Германиядәге гастрольләрегез дәвамлы булсын!», — диде ул. Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов: «Бу минутларда әлеге сәхнәдә чыгыш ясавыбызга без чиксез шат. Безне шулай матур каршы алганыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә. Төрле шәһәрләрдә, илләрдә яшәүче милләттәшләребез белән очрашуны һәрчак көтеп алабыз», — дип билгеләп узды. Тинчурин театрының баш режиссеры Рәшид Заһидуллин тамашачыларны сәламләп: «Назлы кияү» спектакле бөек драматург Кәрим Тинчурин әсәре буенча куелган. Театрыбыз нәкъ менә аның исемен йөртә. Әсәр автор тарафыннан 1914 елда иҗат ителгән. Бу аның иң беренче музыкаль комедияләреннән берсе. Гастрольләребез Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышлана. Шушы югары нотада без әлеге истәлекле дата уңаеннан оештырылган чараларны төгәллибез», — диде. Германиядәге «Аргамак» яшьләр оешмасы җитәкчесе Ильяс Ямбаев театр коллективын алман җирендә күрергә бик шат булуын белдерде. Ул, форсаттан файдаланып, Рәшид Заһидуллинны туган көне белән дә котлады. «Назлы кияү» спектакле зур уңыш белән үтте. Тамашачылар комедияне яратып кабул итте, артистларны көчле алкышларга күмде. Спектакльне Германиядә яшәүче милләттәшләребез генә түгел, ә Бельгия, Голландия татарлары да тамаша кылды. [gallery columns="2" size="medium" ids="36643,36644,36645,36646,36647,36648,36649,36650,36651,36652,36653,36654"]
фото: tinchurinteatr.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: