Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Геннадий Макаровка һәм "Бермәнчек" ансамбле җитәкчесенә мактаулы исемнәр бирелде

Бүген "Питрау" керәшен мәдәнияте республика фестивалендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов керәшен халкының күренекле вәкилләренә мактаулы исемнәр бирде. Татарстан фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының керәшен татарлары һәм нагайбәкләр тарихын өйрәнү үзәгенең әлкән фәнни хезмәткәре, Казан дәүләт консерваториясе доценты Геннадий Макаровка "Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе" исеме бирелде. "Бермәнчек" керәшен дәүләт фальклор ансамбле директоры Артур Поляков "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" исемен алды. Яр Чаллының Кан салу үзәгенең баш табибы Петр Куркин "Татарстанның атказанган табибы" булды. "Татарстанның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре" исеменә Мамадыш районы Үзәк хастаханәсе мөдире Рая Никитина лаек дип табылды. Мамадыш Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегенең баш белгече Эльвира Низамовага "Ана даны" медале бирелде. Районның берничә вәкиленә исә Татарстан Президентының Рәхмәте тапшырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев