Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Геннадий Макаров балаларны үз куллары белән ясаган думбрада уйнарга өйрәткән

Мамадыш районында “Айбагыр” этномәдәни лагеренең бишенче сменасы уздырылды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә проектның координаторы Алена Харитонова сөйләде. Татарстан керәшеннәре иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган лагерьның төп максаты – яшь буынга керәшеннәрнең милли мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында мәгълүмат ирештерү. Башка елларда смена Яшел Үзән районының “Мечта” лагеренда уздырылган булса, быел аны Мамадыш районының Соколка авылы янында – Чулман елгасы ярының гаҗәеп матур җирендә урнашкан палаткалы лагерьда үткәргәннәр. Анда Удмуртия Республикасыннан, Татарстанның Тукай, Мамадыш, Кукмара, Балык Бистәсе, Питрәч, Теләче, Сарман, Кайбыч, Яшел Үзән районнарыннан, Яр Чаллы, Казан, Алабуга, Зәй шәһәрләреннән 10-17 яшьтәге 44 бала һәм үсмер ял иткән. Иң зур делегацияләр Казаннан, Чаллыдан, шулай ук Балык Бистәсе районыннан булган. Сарман, Кайбыч, Теләчедән исә 1шәр бала килгән. “Былтыр “Айбагыр”да 120 кеше ял иткән иде. Быел исә, палаткалы лагерьда уздырылганлыктан, урыннар саны чикле, катнашучылар саны да азрак булды. Шуңа да карамастан, смена нәтиҗәле һәм күңелле үтте. Балалар өйләренә бик канәгать кайтып китте”, – диде Алена Харитонова. Сменаның һәр көне милли юнәлешле чараларга бай булган. Әйтик, “Дөнья халыклары биюләре” бәйгесендә “Җакшылар” отряды Кавказ халыклары биюен, “Җитезләр” – татар, “Җумарталар” – рус, “Җыйнаклар” һинд халык биюләрен башкарган. Моннан тыш, отрядларның һәркайсы бу халыкларның милли киемнәре, ризыклары турында сөйләгән. Бәйге нәтиҗәләре буенча “Җакшылар” беренче урынга лаек дип табылган, калган өч отряд икенче урынны бүлешкән. “Айбагырлылар” ел саен фольклорчы галим Геннадий Макаровны көтеп ала. Быел да ул лагерьга үз куллары белән ясаган 9 думбра алып килгән. Балаларны әлеге музыка уен коралында уйнарга өйрәткән. Бию буенча мастер-классны “Бәрмәнчек” керәшен ансамбленең элеккеге солисты Григорий Сергеев алып барган. Этнограф Валентина Максимова керәшеннәрнең милли мәдәниятләре, борынгы традицияләре турында сөйләгән. “Айбагыр”да балаларны милли йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез белән таныштырудан тыш, башка милләт вәкилләре белән дус һәм тату яшәргә өйрәтәбез. Лагерьның үзенчәлеге шуннан гыйбарәт, дип билгеләп үтте проектның координаторы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев