Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Газета-журналларга язылып, төрле бүләкләр отарга мөмкин!

«Сәлам, әни! Мин сиңа Яңа елга бүләк ясадым  – тиздән безнең өйгә өр-яңа газета киләчәк”. Моңа охшаш сәламнәрне узган шимбәдә радио аша җибәрүчеләр күп булды. Казанның агросәнәгать паркы һәм “Кольцо” сәүдә үзәгендә, “Татар радиосы”, “Бим-радио” белән берлектә, «Татмедиа» ширкатенең  махсус чарасы узды. «Языл һәм сәлам юлла» акциясендә катнашып,  берьюлы ике куянның койрыгын тотучылар байтакка җыелды. Газета-журналларга язылган әбунәче, шунда ук радио дулкыннары аша якыннарына үзенең сәламен дә юллый торды.

“Кольцо”да оештырылган язылу мәйданчыгында Intertat.ru хәбәрчесе дә булды. Биредә “Казанские ведомости” газетасы, “Сөембикә”, “Идел”, “Ялкын”, “Казан” һ.б. журналларга язылырга була. Билгеләнгән вакытка кадәр үк редакцияләр үз басмаларын тезеп куйган иде инде. “Бим-радио”ның күчмә станциясе дә эштә. Алып баручылар һәр газета-журнал турында кыскача белешмә, аларның нинди темаларга язулары турында тәмләп сөйли. Болар турында бер тапкыр ишетмәгән-күрмәгән кешене дә кызыксындыралар. Казанның Әмирхан урамында яшәүче Малик абый Гайнетдинов әлеге акция турында “Казанские ведомости” газетасыннан укып белгән. – Кәҗәсе түгел, мәзәге, диләр бит. Почта безнең өй каршында гына, шунда кереп тә языла ала идем. Әйдә, бер кызык булсын әле, шунда барыйп карыйм, дип килдем.  Әлеге чара  турында газета битләреннән укып белдем. Кулым гел җиңел булды. Бүген дә файдасы тисен. “Казанские ведомости” газетасына беренчеләрдән булып язылдым. Йөргән аякка мал иярә, диләр бит. Менә, бүләккә кер юу порошогы, календарь да бирделәр, – диде ул.

Укыту-җитештерү комбинатында укытучы булып эшләгән Малик абый “Казанские ведомости”га гомер буе языла һәм быел да бу традициясенә тугры калган. Редакция әгъзалары үзләренең хезмәт җимешләре белән таныштыра, ә кызыксынучылар почта хезмәткәрләре утырган өстәлгә барып языла тора.

– Сәүдә үзәкләрендә оештырылган мондый акцияләргә халык аеруча да яратып йөри. 15 минут эчендә 10 әбунәчене яздырдык, бу – бик яхшы күрсәткеч, – диде бер хезмәткәр.

“Сөембикә” журналы редакторы Ләйсән Юнысова мондый төрдәге акцияләрдә ел саен катнашуларын әйтеп узды. – Халыкта хәзер матбугатка язылу традициясе юкка чыгып бара, – ди ул. – Яшьләр язылырга өйрәнмәгән, күп мәгълүматны интернеттан алалар. Халык арасына чыгып, искәртеп, “Без бар, безгә язылырга була, бу эш болай да эшләнә” дип әйтү мөмкинлеге бу. Дөрес, подписка ягыннан карасаң, язылучылар бик аз. Әмма пиар ягыннан, үзебезнең барлыкны искәртү ягыннан, мөһимлеген әйтми булмый. Сүз уңаеннан, “Сөембикә” журналына беренчеләрдән булып дизайнер Наилә Вәлиева язылды. Дөрес, үзе өчен түгел. Затлы басманы ул каенанасына бүләк итәчәк. “Языл һәм сәлам юлла” акциясе 17 декабрьгә кадәр дәвам итә. Иң актив әбунәчеләрнең кыйммәтле бүләкләр оту мөмкинлеге дә бар. Моның өчен өч һәм аннан күбрәк басмага язылырга кирәк. “Татмедиа” ширкате язылу компаниясе нәтиҗәләре буенча бүләкләрне февраль аенда уйнатачак. Иң тырыш хат ташучыларны да билгеләп үтәчәкләр. Аларга – 15, ә почта бүлекләренә 30 мең сум премия каралган. Бу акцияләр “Татмедиа”ның әбунәчеләрне җәлеп итү максатыннан үткәрелгән  беренче талпынышы гына түгел. Җәйге язылу чорында «#Подпиширодителей #Подпишиблизких» (“Әти-әниеңне яздыр”, “Якыннарыңа подписка бүләк ит”) кебек акцияләр уңышлы гына эшләде. Ә 10 ноябрьдән медиахолдингның генераль директоры Андрей Кузьмин тагын бер игелекле марафонга старт бирде. Ул  #ПодариПодписку2017 дип атала.  Максаты – республикада нәшер ителә торган басмаларны балалар йортлары, приютлар, картлар йортларына яздыру. Күңелендә изгелек орлыклары йөртүчеләргә акциядә катнашуның бер дә авырлыгы юк. Подписканы почта бүлекләрендә яки интернет аша эшләп була. Шулай ук “Татмедиа”ның беренче катында да газета-журналларга язылырга мөмкин. Инде безнең Яңа ел чыршысы әзер. Чыршы булгач, аның астында бүләкләр дә була...

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев