Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Гаяз Исхакый мирасын саклаучы фонд әдипкә Казанда һәйкәл кую тәкъдиме белән чыкты

“Аяз Таһир Төркестан Идел-Урал” фонды рәисе Тюлай Дуран Казанда Гаяз Исхакыйга һәйкәл куелу тәкъдиме белән чыкты. Бу хактагы фикерләрен ул “Татар-информ”ның Төркиядәге үз хәбәрчесенә җиткерде. “Аяз Таһир Төркестан Идел-Урал” фонды рәисе Тюлай Дуран шушы көннәрдә Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулу уңаеннан Казанда үткән “Гаяз Исхакый һәм ХХ гасыр башында татар милли яңарышы” Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. “Татар-информ” хәбәрчесенә ул җыенның югары кимәлдә оештырылуын билгеләп үтте. “Казан тагын да матурайган, Европа шәһәрләрләреннән калышмый. Татар башкаласының чәчәк атуын күреп шатланам. Шәһәрнең күркәм урынына “Истанбул паркы” төзелгән. Бик матур, миңа бик ошады. Анда Садри Максуди Арсалга һәйкәл куелуын күреп тагын бер кат сөендем”, - дип, ул әлеге паркта Гаяз Исхакыйга да һәйкәл куелсын иде, дигән теләген бедерде. “Татарстан дәүләте бу идеяне хупласа, без,”Аяз Таһир Төркестан Идел-Урал” фонды буларак, тиешле чыгымнарны күтәрергә әзер”, - ди ул. Дуран бу мәсьәләне конференция кысаларында үткән төрле очрашуларда да әйткән, шулай ук Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллинга да җиткергән. Вәкаләтле вәкил Тюлай ханымның бу фикеренә Татастан ягының җылы каравын, дәүләт һәм Казан мэрия җитәкчелегенең Исхакый һәйкәлен каланың кайсы урынына куярга икәнлеге турында әлегә карар бирмәгәнлеген әйтте. Айрат Гатауллин “Татар-информ”ның Төркиядәге үз хәбәрчесе белән сөйләшкәндә, киләчәктә Казанда күренекле әдип һәм сәясәтче Гаяз Исхакыйга да һәйкәл куелыр дигән өметен белдерде.
Рушания Алтай, Татар-информ
Фото: Рушания Алтай

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев