Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Гаяр Нуриманов "Барзах" дип исемләнгән фәнни-фантастик фильм төшерәчәк

Егерме беренче гасыр татар гаиләсен сурәтләгән “Мәхәббәт – ул йөрәк эше” фильмының режиссеры Гаяр Нуриманов фәнни-фантастик хоррор төшерергә ниятли. “Барзах” дип исемләнгән фильмның сюжеты да башка татар режиссерлары төшергән фильмнардан шактый аерыла. Фильмда сихерчелек һәм экзорцизм (җеннәрне куу) темалары яктыртылачак. “Барзах” гарәп теленнән ахирәт дип тәрҗемә ителә. Гаяр Нуриманов сүзләренә караганда, фильмның идеясе студент елларында ук барлыкка килгән. “Тормышта фән ачыклык кертә алмый торган бик күп феноменнар бар. Алар мине һәрвакыт илһамландыра иде. “Барзах” гади кот очыргыч кына түгел, ул фәнни-фантастик хоррор булачак. Фильм ярдәмендә дөньяга сихерчелекнең серләрен ачарга ниятлим. Кемнәр соң ул сихерчеләр, аларның көче нәрсәдән гыйбарәт? Монда сихерчелектә гаепләнеп мәчеттән куып чыгарылган имам турында да сөйләнәчәк. Ул меңләгән кешегә әлеге авырудан котылырга ярдәм иткән. Әлеге фильм без белмәгән тормышның серләрен ачарга ярдәм итәр дип уйлыйм”, – ди режиссер. Сценарий буенча һәлакәткә очраган яшь пар, барысын да яңадан башларга ниятләп, шәһәр читендәге бер йортка килеп урнаша. Баштан бөтен нәрсә үз юлы белән бара шикелле. Өйне тәртипкә китерү, күршеләр белән танышу. Ләкин икенче көнне Алисә сәер төшләр күрә башлый. Өйдә 20 яшьлек кызның өрәге барлыкка килә. Яшьләр ярдәм сорап шунда яшәүче экзорцистка мөрәҗәгать итәләр. Геройлар борынгы сихергә каршы тора алырмы? Кайсы як җиңәр? Гаяр Нуриманов әйтүенчә, тоткарлыклар булмаса, фильмны төшерү җәй көне башланачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев