Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Гавриил Державин – сыналган, әмма сынатмаган якташыбыз

Җәмәгатьчелек Г.Державинны татар мәсьәләләренә хөрмәт белән караучы иҗатчы буларак кына түгел,  гадел дәүләт эшлеклесе дип тә таный һәм якын итә. Хакимияттә торып та гади кеше хокукларын кайгыртканы өчен аның мирасын бүгенге көнгә килеп җиткән дә инде. Юкка гына хакимият – сынау урыны димиләрдер...

Гавриил Романович Державин  1743 елда Казаннанан ерак түгел Сокура авылында дөньяга килгән. Балачагы да шунда үтә. 1762 елдан Санкт-Петербургның Преображенск полкында хезмәт итә. 1776-1777 елларда Пугачев күтәрелешендә катнаша. 1782 елдан Екатерина II багышланган “Фелица” одасы белән җәмгыятьтә танылу таба. 1785 елда Тамбов өязенең губернаторы итеп билгеләнә. Ришвәтне бетерү максатыннан чаралар уйлап таба, әмма җирле түрәләр моңа каршы килә. Шуннан соң 1789 елда яңадан Мәскәүгә күченә, югары административ урыннарда эшли. Сәясәт белән мавыгып, әдәбиятны да онытмый. Державин иҗатының төп темасы – кеше, ди тарихчыларыбыз. Гавриил Державинның тормыш юлы гаять кызыклы һәм гыйбрәтле. Ул – талантлы шагыйрь, дәүләт эшлеклесе дә. Иҗатчы һәм дәүләт чиновнигы буларак та гади халык өчен тырышкан. Россиянең якты киләчәгенә өмет белән караган. Ярты гасырга якын  дәүләткә фидакярь хезмәт күрсәткән. Екатерина II нең кабинет-секретаре, Юстиция министры, дәүләт казначылыгы каршында икенче министр кебек дәрәҗәләрдә үзен гадел дәүләт эшлеклесе итеп күрсәткән. Уку йортларында Державинның дәүләттәге хезмәте артык зур игътибарга алынмаса да,  шагыйрь буларак дан җырланылды. «Туры сүзле, гадел һәм итәгатьле шәхес, белгеч буларак, Державин ришвәтчеләрне җаваплыкка тартуны, кануннарны төгәл үтәүне һәрвакыт беренче урынга куйган», – диде Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты ректоры Ольга Александрова XII Россиякүләм «Державин укулары» фәнни-гамәли конференция ачылышында.


Россиянең беренче юстиция министры Гавриил Державинга багышланган конференцияне Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты  2005 елдан башлап ел саен үткәрә. Менә инде икенче ел рәттән «Державин укулары» Татарстанда үтә. Киләчәктә проектны халыкара статуска да күтәрергә ниятлиләр, чөнки быелгы конференциядә үк инде кунаклар чит илләрдән дә килгән.

– Конференциянең Казан федераль университетта уздырылуы очраклы күренеш түгел, Державин Россиядә беренче Юстиция министры булган, ә Казан юридик мәктәбе – иң беренче һәм иң көчле мәктәпләрнең берсе булып исәпләнә, – дип белдерә КФУ ректоры Илшат Гафуров.

Конференциягә гади студентлардан алып, мәгариф, юриспруденция өлкәсендә абруй казанган, олпат галимнәр дә катнаша. Чарада хокук, гражданнарда хокукый культура формалаштыру проблемалары һәм юристларның профессиональ культураларына багышланган 8  түгәрәк өстәл уздырылу каралган. Пермьның федераль институтында белем алучы Григорий Александров та конференциядә чыгыш ясый. Шәхсән мин үзем – Казан егете. Шәһәребездә уза торган «Державин укулары» фәнни-гамәли конференциясендә беренче мәртәбә катнашам. Чыгышымда Россия балаларын чит ил кешеләренә уллыка озату мәсьәләләренә тукталасым килә. Бу тема гаять четерекле һәм бүгенге көндә бик актуаль. Киләчәктә юрист буларак, Татарстан балаларын чит илдәге гаиләләргә урнаштыруны тыясым килә. Чөнки үз җирлегебездә аваз салган нарасыйларны без үзебез тәрбияләргә тиеш. Татар милләтенә бигрәк тә кагыла, татар үз баласын, үзе тәрбияләргә тиеш, – ди 21 яшьлек Григорий.

Студент конференциядә җитди мәсьәләләр хакында турыдан-туры сөйләшергә өнди. Үз заманында Державин күтәргән коррупция, ришвәтчелек проблемаларын алгы планга чыгарырга уйлый. «Минем уйлавымча, Россиядә коррупциянең тамырына балта чабу мөмкин хәл түгелдер. Шулай да, Кытайдагы кебек, үлем җәзасын Россиядә кире кайтара башласалар, ришвәтчелек, коррупция кебек яман күренешләрне киметергә мөмкин булыр иде. Ләкин Россия халкы фантазиягә шактый бай, икенче юлларын шундук эзли башларлар иде дип уйлыйм». Соңгы берничә дистә елда атаклы якташыбызга игътибар шактый артты. Мәгълүм ки, Татарстанның Лаеш районында 2000 елдан башлап Державинны искә алу чаралары оештырылып килә. Державин исемендәге әдәбият премиясе  исә, шулай ук 2000 елда  гамәлгә кертелде. 2010 елдан алып «Державин исемендәге Бөтенроссия әдәбият премиясе» итеп үзгәртелеп бирелә башлады. Соңгы елларда премиянең күләме дә арттырылды. Чыннан да, Державин шәхесе безгә иҗатчы буларак та үтә дә якын. Бүгенге көн татар әдипләрен дә ул ялкынлы иҗатка ымсындырып тора. Үзенең  шигырьләрендә мәңгелек  фәлсәфи  проблемаларга мөрәҗәгать итә: тормыш мәгънәсе, яшәү һәм үлем, вакытның чиклелеге һ.б. мәсьәләләрне бүгенге көн укучысы өчен дә ачып бирә. «Татар  шагыйрьләре һәм  тәнкыйтьчеләре 1990 нчы  еллар  башына  хәтле  аның иҗаты белән кызыксынмаганнар. 1908 елда Ф.Кәрими генә  «Шура» журналында  укучыларны  Державин иҗаты  белән  таныштыру теләге барлыгын язса да, шушы көнгә хәтле ул тәрҗемәләр табылмаган. Шуңа да карамастан, татар мәгърифәтчеләре һәм рус классицизм вәкилләре арасында эстетик фикерләү һәм мәгърифәтчелек реализмы буенча идеологик уртаклык табып була”, – ди галимә, Державин премиясе лауреаты Әлфия Галимуллина. Державин әсәрләрен татарчага беренчеләрдән булып тәрҗемә иткән халык шагыйре Ренат Харис «Кизләү» китабы өчен быел Державин премиясенә лаек дип табылды. – Державинның татарчага беренче тәрҗемә ителгән басмасы минем белән бәйле булуына горурланам да, – ди Ренат абый. – Меңьеллык тарихы булган татар әдәбияты бөек якташыбызның шигырьләрен күптән инде тәрҗемә итәргә тиеш иде, дип саныйм. Державинга, аның әсәрләренә студент елларында ук мөрәҗәгать иткән идем. Аның “Бог” одасын укып нык тәэсирләнгәнем хәтердә. Шул мизгелләрдә үк инде күңелемә кереп оялады. Татар теленә тәрҗемә итәргә дә берничә тапкыр талпындым, әмма барып чыкмады. Тормыш тәҗрибәм, шагыйрьлек куәсе, версикацион осталыгым җитмәде бугай. Алтмыш яшьлегемә аяк басканда, мин кабат бу әсәргә алындым һәм башкарып чыктым... Ренат абый Харис  Державины дөнья күләмендә иң бөек шагыйрьләрнең берсе, ди. Россиякүләм оештырыла торган фәнни-гамәли конференциянең  нәкъ менә Татарстанда оештырыла башлавына горурлана. Тарихчыларыбыз белдергәнчә, заманында нарасый Державинның теле, күктәге кометаны күреп,“Алла-Бог” сүзе белән ачылган, диләр. Державин һәм Казан төбәге аерылгысыз. Лаеш һәм Казан бөек шагыйрьнең якты хатирәләрен саклый. Еллар үткән саен  аның бөеклеге, кыйммәте арта гына бара. “Арфа” шигырендә  Казан  шәһәре  шагыйрьнең иҗади  бишеге  итеп сурәтләнгән. Их, яшь вакытымның газиз бишек көе! Нарасый вә үсмер чаклар синдә үтте. Нурлы балкышыңнан бер теләк ишәйде – Синдә яшәвемне күңел көн дә көтте. Уйнале, арфа, син: Казан турында әйт! Анда бөек Павел килеп чыкканнарын! Ил хакында яхшы хәбәр ишетү рәхәт: Туган илнең читтә төтене дә татлы.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев