Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Гармун моңнарына кушылып, яшьлек урамнарын урап кайтасы килгән мизгелләрегез буламы?

Ике дә уйлап торасы тү­гел, мондый вакытларда Ка­зан шәһәрендәге “Казан татарлары” ветераннар хоры чыгыш ясаган урынга юл тотарга кирәк. “Илкәем”, “Ка­зан кичләре”, “Умырзая”, “Беренче мәхәббәт” – кыс­касы, кайчандыр без­нең йөрәк­ләрне җил­кен­дергән, татлы мәхәббәт дөнья­сында гиз­дергән җырларның барысын да шунда тыңларга, теләгән очракта кушылып җыр­ларга да була. Бу юлы “Казан татарлары” ТР Эчке эшләр министр­лы­гының Менжинский исе­мен­дәге мәдәният үзәгендә үзе­нең бәләкәй генә биш еллык юбилеен бәйрәм итте. Күп нәр­сәләргә сокланып та, га­җәпләнеп тә, уйланып та кайт­тым мин бу кичәдән. Баш­­­­та, әле мәдәният йортына барып җиткәнче үк, шул якка таба агылган халык ташкынына гаҗәпләндем. Мө­гаен, тагын берәр чара узадыр дип уйлаган идем, керсәм, зур гына залда урыннар да санаулы гына калган булып чыкты. Җыр-моңга гашыйк ветераннарны бер йодрыкка хор­­­ның сәнгать җитәкчесе Ләйлә Сафиуллина җыя. Барысы да гадәти генә, Өл­кән­нәр көнендә чәй эчә-эчә, концерт тыңлап утырганда башлана. Кемдер, без дә шулай сәхнәгә чыгып, башкаларны шатландыра алабыз ин­де, дип әйтеп куя. Шул җитә кала. “Мәктәптә укыганда мин Пионерлар йортында оештырылган хорга йөр­гән идем. Аннан соң 25 ел буена балалар бакчасында эшлә­гәндә нәкъ менә хорда җырлыйсы килү теләге белән янып яшә­дем. Ә монда шул хыялымны чынга ашырырга кинәт кенә җай чыкты”, – ди Ләйлә Маратовна бу җәһәт­тән. Шулай итеп, җырларга ашкынып торган бер төркем хор оештыру идеясе белән Пенсионерлар клубы җитәк­чесе Флюра Бибаевага мөрә­җәгать итә. Ул бу яңалыкны хуплап чыга һәм бүгенге көндә дә яр­дәменнән ташламый. “Казан татарлары” хо­ры­ның архивын актарып уты­рам. “Залесный” мәдә­ният йор­тында башланган чыгышлары кая гына илт­мәгән аларны?! Казандагы, Кырлайдагы Тукай музейлары, сырхау­ханә­ләр, “А.И. Герцен” теплоходы, “Крутушка”, “Санта” ши­­фаха­нә­ләре, сугыш ветераннары өчен госпиталь, “Эле­­кон” заводы, республика районнарындагы мәдә­ният йортлары... Темалары да төр­ледән-төрле: Муса Җәлил юби­леена да, Тукай көн­нәренә багышланган, Өл­кән­нәр көне, инвалидлар декадасы, Шәһәр, Респу­бли­ка көн­­нәре уңаен­нан куелган концертлар... Монысына га­җәпләнәсе дә тү­гел. Нигә дисәгез, “Казан та­тарлары”ның репертуары те­ләсә нинди бәйрәмне колачлый ала, чөнки алар­ның һәр чыгышы халкыбыз мо­ңы белән сугарылган. Җитмәсә, алар, төр­ле жанрлар кулланып, үзләре сценарийлар төзеп, чыгышларын гел төр­ләндереп торалар. Ул гына да түгел. Хорга йөрүчеләр менә дигән “Казан нуры” бию ансамбле дә оештырганнар. “Казан егет­ләре”, “Ка­зан кызлары” ди­гән җыр ансам­бльләренә дә бер­ләш­кән­нәр. Фәүзия Хә­сәнова, йө­рәк­ләрне өзәр­лек итеп, концертның башыннан ахырына кадәр гармун телләрен тибрәтте. Гармуннан тыш, ги­тара, кубыз кебек уен кораллары да ят түгел аларга. Нәтиҗәләре дә саллы. Төрледән-төрле шәһәр бәй­­геләрендә гел призлы урыннар яулыйлар. “Балкыш” фестивале алар өчен бигрәк тә кадерле. Бу бәй­гедә күп тапкырлар дипломант, лауреат исемнәренә лаек булганнар. Хәер, эш мактаулы исем­нәр­дәмени? Мондый кон­церт­та тормыш ыгы-зыгы­сын­нан аерылып торасың, дөньяга башка күзлектән карый баш­лыйсың, игелек, из­гелек, матурлык кебек тө­шенчәләргә якынаясың. “Казан татарлары” ансамбле чыгышы мине хор дигән төшенчә турында шактый уйланырга мәҗбүр итте. Халыкны берләштерү, аралаштыру көче гаять зур бу чараның. Хор җитәкчесе Ләйлә Марат кызы да мо­ның нинди җа­вап­­­лы, катлаулы, шул ук вакытта бик фай­далы эш икә­нен яшерми. Монда бер-береңне ише­тә, аңлый белер­гә ки­рәк. Без бит үзебез дә – төрле хорларда җырлап үскән буын. Кайда гына җырламадык: мәктәптә, уку йортларында, эш урыннарында... Ни өчен аңа үз вакытында шундый игътибар бирелде икән? Тарихка күз салсак, хор коллективлары беренче тапкыр Борынгы Грециядә барлыкка килгән. Алар төрле фаҗига вакытларында җыр­ла­ган­нар. Димәк, моннан чыгып шуны әйтергә була: хор тынычландыру сәләтенә ия. Әлбәттә, шушы чор эчен­дә ул үзгәреш­ләр кичергән: ­бер­ничә тавышка җырлый башлаганнар, балалар, яшь­ләр, ир-атлар, хатын-кыз­лар, чиркәү хорлары бар­лык­ка килгән. Әмма аның бе­ренчел сыйфаты җуел­маган дип уйларга кирәк. Шулай булгач, “Казан татарлары” хо­рының нәкъ ме­нә хас­таха­нәләрне, ши­фа­ха­нәләрне үз итүе бер дә га­җәп түгел. Чын күңелдән, буш­лай концертлар куйганнарын исәпкә алсаң, бигрәк тә. Бушлай дигәннән, акча дигәнең бер дә комачауламас иде бу коллективка. – Әле хорны оештыргач та, Флюра ханым кайбер кабинетларга мөрәҗәгать итеп карарга киңәш итте. Йөреп карадым. Тик миннән булмый икән ул соранып йөрү. Уйламаган җирдән берәр иганәче килеп чыкса гына инде. Берара мин “Кичке утлар” хорында җыр­лап алган идем. Шулвакыт бер бай гаиләдә бала тәр­бияләүче булып та эшлә­дем. Сүздән сүз китеп, хуҗага: “Менә чыгыш ясыйсыбыз бар, юньле киемебез юк”, – дигән идем. Күпме ки­рәк дип сорады да 100 мең сум акча тоттырды кулыма. Тамашачы алдында йөзебез кызармаслык итеп киенгән идек шул чакта. Менә шундый кеше килеп чыксын иде ул! 100 мең сум “Казан татарлары” хорына да сәхнә киеме әзерләргә җитәр иде. Ә болай хорга йөрүче Венера ханым Нурсубина белән төннәр буе те­гәбез, ниндидер яңалык уйлап тапкан булабыз”. Кем белә, Ләйлә ха­нымның бу сүз­ләреннән соң, бәлки, ярдәм итүче дә табылыр. Ә якыннан танышырга теләүчеләр булса, 25 апрель көнне көндезге сәгать икегә “Дуслык йор­ты”на килегез. Анда “Казан татарлары” Габдулла Тукайга багышланган бик матур кичә үткәрергә җыена.

Чыганак: http://www.vatantat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев