Татар матбугаты
"Гариф ага – безгә үлемсез мирас калдырган шәхес"
18 сентябрьдә күренекле язучыбыз Гариф Ахуновның туган көне. Үзе исән булса, аңа 92 яшь тулган булыр иде. Дөресен генә әйткәндә, без аның белән күп очрашмадык, кем әйтмешли, җитәкләшеп йөрмәдек. Әмма олуг әдипләр безнең өчен буй җитмәслек кебек тоелгангамы, алар белән кечкенә генә бер очрашу да күңелдә мәңге онытылмас якты бер хатирә булып сакланып кала барды.
Гариф абый белән дә шулай. Ул якташым да бит әле. Әнием Дания белән Арча педучилищесында укыганнар. Бер елны телевидение өчен “Якташлар” дигән тапшырулар әзерли башлаган идем. Беренчесе һәм соңгысы Арча әдипләренә багышланды. Бу яңалыкны әллә ни хуплаучы булмагангамы, әллә үземнең үҗәтлек тә җитеп бетмәдеме, “Якташлар” сагынып сөйләрлек бердәнбер тапшыру булып кына калды. Анда Гариф Ахунов, Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев катнашкан иде. Ни кызганыч, тапшырулар язарга видеотасма җитмәү сылтавы белән ул тапшыруны сөртеп ташладылар. Ә бит якташларым үзләре, яшәешебез турында нинди мәгънәле сүзләр сөйләгән иде. Гомәр, Мөхәммәт, Гариф абыйларны бүген кире кайтарып булмый. Архивларда, бәлки, нинди дә булса язмалар сакланадыр, әмма аларны телеэкраннарда бик күргән юк. Танылган шәхесләребез турында тапшырулар хәзер, гомумән, әзерләнми бугай.
Менә шул “Якташлар” дигән тапшыру әзерләгәндә Гариф абыйны туган авылым – Субаш-Атыга алып кайттым. Авыл өйләрендә телефоннар юк чак. Шуңа күрә әти-әнигә алдан хәбәр итеп булмады. Телевидение машинасы белән капка төбенә килеп туктадык. Машина тавышына капка төбенә әни чыкты. Гариф абыйны күрде дә: “Гарифҗан, син түгелме соң бу?” – дип аптырап калды.
– Әйе, мин бу, Дания, менә, улың кунакка алып кайтты әле.
Бик кадерле кунак иде безгә Гариф абый. Әти-әни белән чәй өстәле артында ниләр сөйләшкәннәрен хәтерләмим. Һәрхәлдә, әни белән Гариф абый яшьлек елларын искә төшерми калмагандыр. Әнинең күз яшьләрен сөртеп-сөртеп алганнары хәтердә. Соңрак үзеннән: “Ник еладың, әни?” – дип сораган идем. Ул: “Гарифҗанның балачагы да, яшьлеге дә бик авыр булды бит, улым”, – диде. Бүтән җәелеп китмәде. Бары тик сабакташы Гарифҗанның 5-6 яшьләрендә үк әтисез калуы, колхоз бәрәңгесен урлаганы өчен өч елга утыртуларын гына искә төшерде. Бүген үзем нигә әнидән Гариф абый турында күбрәк сөйләтеп калмадым икән дип үкенәм. Бит еллар узгач, шәхесләребезгә кагылышлы кечкенә генә бер вакыйга, истәлек тә иң кадерле ядкәргә әйләнәчәк.
Бүген күңел кузгалып Гариф Ахунов турында язуыма бер сәбәп бар. Күптән түгел “Таттелеком” милли элемтә компаниясенең матбугат үзәге җитәкчесе Рөстәм Зәкуан белән әдипнең туган авылына барып кайттык. Гәрчә авыл инде күптән юк, авыл нигезендә йорт урыннарын да шәйләрлек түгел: бар җирне үлән каплап, куаклыклар сарып бетергән. Элемтәче егетләр шунда “Ахун чишмәсе”н тергезгәннәр. Оят булса да әйтим, мин Гариф абый авылының кай тирәдә икәнен генә түгел, аның Кечкенә Өчиле дип аталганын да белми идем. Мин барганда элемтәче егетләр соңгы эшләрен төгәлләп киләләр иде. Олы юл кырыена “Ахун чишмәсе”нә бару юлын күрсәтүче такта беркетәләр иде.
Чишмә буенда минем кебек онытканнар укысын дип әдип турында истәлекләр, аның үз әйткәннәре язылган такталар куйганнар. Рөстәмнең: “Бу – Гариф абый турында берни дә белмәгәннәр өчен беренчел мәгълүмат”, – диюе миңа төрттерү булгандыр инде. Чыннан да, кем соң ул, Гариф Ахунов? Бүген мин аның иҗатын барларга, тормыш юлын нечкәләргә дә җыенмыйм. Халык язучысы, драматург, Тукай бүләге иясе, җәмәгать эшлеклесе Гариф Ахунҗан улы хәтеребездән җуелып бармый микән дип борчылып кулга каләм алдым.
Гариф абый үзе язганча, “... өч йөз ел яшәп тә унөч өйдән артмаган...” Кечкенә Өчиле авылы бүген инде юк. Әмма күрше авыл аксакаллары әлеге авылның иң фәкыйрь гаиләсендә туып үскән Гарифҗанны хәтерли әле. Заманында әдипнең нигезе белән янәшә диярлек җырлап утырган чишмәне тергезергә җыенуларын ишетеп тә бик шатланган тирә-як авыллар халкы. Рөстәм Зәкуан әйтүенчә, алар эш башлар алдыннан авыл агайлары белән киңәшкәннәр, “Ахун чишмәсе” дигән исем дә халык теләге-ихтыяры белән кушылган.
Артышлы тау буена Прагадан җәйге ялга кайткан сеңлем, “Азатлык” радиосында эшләүче Алсу Кормаш белән кайткан идек. Тау башына кунаклаган Кечкенә Өчиле “урамнары буйлап” шактый уйланып йөрдек. Алсу бу авыл турында шактый белә булып чыкты. Гариф аганың “Артышлы тау буенда” дигән автобиографик повесте белән дә таныш икән ул. Ә мин мәктәп программасындагы “Хәзинә” һәм “Хуҗалар” романыннан ерак китә алмадым.
Дөрес, бу әсәрләр язучыны дөньяга танытты, алар күп телләргә тәрҗемә ителде. Свердловск киностудиясе “Хәзинә” романы буенча нәфис фильм да төшергән иде. Тик, ни сәбәп, ул хәзер экраннарга чыкмый. Әллә уңышсызрак эшләнгән, әллә романның социалистик реализмга нигезләнеп язылуы “заман таләпләренә” туры килми башлаган – урыс әйтмешли, “не поймешь”.
Мин кара акылым белән шуны гына аңлыйм: классик әсәрләр беркайчан да искерми. Алар – билгеле бер чорның көзгедәй чагылышы. Алар – тормыш чынбарлыгы, тарихи гыйбрәт. Алардан баш тарту – үткәннәребезгә күз йому. Гариф ага – безгә үлемсез мирас калдырган шәхес. Заманында ул: “Мирас калдыра алган кеше бәхетле. Мирас ул – адәм баласының киләчәк буынга васыяте”, – дигән иде. Аның бу сүзләре чишмә буена да язылып куелган. Ә чишмәгә ул могҗиза итеп караган, “...тормышта ике могҗизаны инкарь итеп булмый: берсе – тау-ташларны тишеп чыккан чишмә-кизләү, икенчесе – әлифба”, – ди торган булган.
Чишмә буенда утырганда Алсу: “Риман абый, бер уйлаганда, шәхесләребез хөрмәтенә куелган истәлек ташына караганда, чишмә тергезү – мәгънәлерәк. Чөнки чишмә үзе нидер сөйли кебек. Бер кайтканда монда гаиләмне дә алып киләм әле”, – дип куйды.
Читтә яшәгән татар милләт язмышына игътибарлырак, сизгеррәк була ул. Мондагы татар өчен “Шәм үз астын яктыртмый” дигән әйтем тач килеп тора.
“Ахун чишмәсе” рәсми рәвештә әдипнең туган көне тирәсендә ачылыр. Тантанага галим-голәмә, зыялылар, әдипләр дә килер. Бәлки, шул көннән башлап чишмәгә өзелмәс сукмак салыныр.
Күренекле әдибебез Фоат Галимуллин истәлекләрендә язылганча, Гариф абыйның чишмәләргә мөнәсәбәте күпкә тирәнрәк һәм мәгънәлерәк булган. Чишмәгә ул тереклекне тәэмин итүче, яшәешнең мәңгелек хәрәкәтен күрсәтүче табигать могҗизасы итеп караган. Каләмдәшләрен авыл нигезендәге әлеге чишмә янына алып бара торган булган. “Гариф абый чишмә алдына тезләнеп, чал башын иеп, тәме бала чагыннан ук яхшы таныш суын эчте. Иң мөкатдәс вазыйфаны башкарган кебек итеп, саф суны учлары белән алып, битен юды. – “Яшибез әле, туганнар, болай булгач”, – диде”.
Бу – Фоат Галимуллинның чишмә буендагы тактага язып куелган истәлегеннән алынган сүзләр. Килгән кеше аларны укыр һәм яшәү мәгънәсе турында уйланмый калмас.
Фоат ага: “Вакыт белән су агышы гына мәңгелек икән шул, кеше гомере шуларның бер өлешен генә тәшкил итә”, – дип язган. Анысы шулай. Тик менә чишмә гомере бәндә баласының гамәлләре белән дә бәйле.
Рөстәм Зәкуан әйтүенчә, “Ахун чишмәсе” юлы инде томаланып, бу урында сазлык барлыкка килә башлаган булган. Элемтәче егетләр сазлыкны киптергәннәр, чишмәгә улак куйганнар, тирә-якка таш җәйгәннәр, чишмәгә төшү юлларын баскычлап эшләгәннәр. Димәк, яңадан терелгән “Ахун чишмәсе”нең гомере озайды. Чишмә белән бергә су агышының бер өлешен тәшкил иткән Гариф Ахунов рухы да озын гомерле булыр әле. Тик хәтеребез генә кыскармасын.
P.S. Элемтәче егетләр Арчада күренекле мәгърифәтче, дин әһеле Г.Курсави чишмәсен торгызу эшләрен дә төгәлләп киләләр.
Риман Гыйлемханов, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев