Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Гарәб Әмирлекләрендә яшәүче татарлар Тукай әсәрләрен уку буенча интернет-бәйге игълан итте

“Бөек шагыйребез Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләүчеләр арасындагы бәйгедә катнашырга чакырабыз!” – Берләшкән Гарәб Әмирлекләрендә яшәүче бертуган Рузалин, Руслан һәм Рим Хәмидуллиннар социаль челтәрләрдә шундый видеоигълан белән мөрәҗәгать итте. Кул көрәше батырлары буларак танылу алган татар егетләре Тукайның “Туган тел” шигырен сәнгатьле итеп укуны бәйге шарты итеп куйганнар. 12 яшькә кадәрге балалар арасында үткәрелә торган әлеге иҗади бәйгене шушы конкурсның төп химаячысы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче татар эшмәкәре Исмәгыйль Шәнгәрәевнең улы Сәлим башлап җибәргән. Инде дистәләп видеоязма урнаштырылган. Алардан күренгәнчә,Тукайның Туган тел”ен берничә бала гына укый алган, Тукайның “Шүрәле”, “Кышкы кич” һәм башка шигырьләрен укучылар исә шактый җыелган. Балаларның берсе “Таян Аллага” шигырен мәчет эчендә тәэсирле итеп яттан сөйли. Конкурстан тыш, осталык дәресе сыйфатында “Ана догасы” тәкъдим ителгән. Конкурста катнашу өчен Габдулла Тукай шигырен сөйләгән видеоязманы #татарбэйгесе хэштэгы белән Инстаграм яисә Вконтакте челтәрләренә 2016 елның 5нче июленә кадәр урнаштырырга кирәк. Баштарак беренче урынга лаек дип табылучыга 5 000 сум, икенче урынга 3000 сум, өченче урынга 2000 сум акча биреләчәк, дип вәгъдә ителсә, хәзер приз фондын арттырырга булганнар – бу хакта видеомөрәҗәгать бар. Шулай ук алар химаячы сыйфатында шушы эшкә кушылырга өнди. Жюри составында: Исмәгыйль Шәнгәрәев, Руслан, Рузалин һәм Рим Хәмидуллиннар. Жюри беренче урынга лаеклыны үзе сайлый, икенче һәм өченче урыннарны билгеләгәндә социаль челтәрләрдә күп лайк, комментарий, репост җыючылар исәпкә алыначак. “Кеше кайда гына яшәмәсен, кайда гына эшләмәсен, тамырларын онытмаска, милләтен яшәтер өчен тырышырга тиеш. Дөнья буйлап таралган татарларга бу аеруча кагыла. Гомумән, милләтемә, аның үсеп килүче яшь буынына әз генә булса да файда китерәсе килде”, - дип җавап бирде Исмәгыйль Шәнгәрәев "Татар-информ" хәбәрчесенең әлеге бәйгенең максатлары турындагы соравына. "Башка кәвем арасында гомер иткәч, балаларыбызның теле бозыла, туган телебезне өйрәнергә кызыксындырырга, үзләре кебекләр белән виртуаль дөньяда да таныштырырга кирәк санадык. Конкурста катнашкан балаларның чыгышларын бәяләү авыр булачагын инде аңладык, беренче генә шундый эшкә алынуыбыз", - дип сөйләде үзе дә 11 бала атасы һәм 7 сабыйның дәү әтисе булган Исмәгыйль Шәнгәрәев. “Эшеңнең нәтиҗәсен күрсәң, хезмәт бик зур канәгатьлек китерә. Ә балалар – ул гаять зур бәхет, алар турында кайгырту, алар белән булу шатлык кына. Балалар - тормыш бизәге, Аллаһы Тәгаләнең бүләге. Бөтен тормышың, уңышлы булса бигрәк тә, балаларга багышланырга тиеш дип саныйм. Бәйге оештырып, балаларда милләтебезгә, телебезгә карата горурлык орлыгы саласы килде, анда күбрәк бала катнашсын иде”, - дип билгеләп үтте милләттәшебез. “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев