Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Ганс бик кешелекле, акыллы, хөрмәткә лаек кеше иде..."

“Татар-информ” Татарстанның халык артисты Ганс Сәйфуллин турында аны яхшы белгән, аралашып яшәгән кешеләр белән сөйләште. Ренат Габдрахманов, биюче: Ганс белән 50 ел чамасы аралашып яшәдек. Мин Опера һәм балет театрында биюче булып эшләгәндә аралаша башладык. Безгә концертлар белән чыга идек. Ул Фәхри Насретдинов, Хәйдәр Бигичев кебек легендар артистлар белән эшләде. Яшьләр җыеннарында да бергә йөрдек. Ганс бик кешелекле, акыллы, хөрмәткә лаек кеше иде. Беренче инсульттан да аны без коткарып калдык. Иртән очрашырга тиеш идек, гел үзе чыгып тора иде, ул көнне чыкмады. Кердек, шакыйм, ачмый, күршеләрдән сорыйм: “Күренмәде” – диләр. Инде торак идарәсенә шалтыратып ачтыртам дип уйлыйм, беләм бит йөрәге начар икәнен. Шулчак эчтән хәрәкәт сизелде, ачты, әмма күренеп тора – нидер булган. Инсульт булып чыкты – “Ашыгыч ярдәм” чакыртып озаттык. Инсульттан соң сөйләменә зыян килсә дә, мин аның яхшы аңлый идем. Улы шалтыраткач соңгы инсульттан соң да янына хастаханәгә бардым. Реанимациядә, комада иде инде. Татарстанның халык артисты Зөфәр Билалов: Ганс абый үз чорының легендар шәхесе иде. Туксанынчы елларда “Яшьләр җыены” оештырып Татарстанда һәм Башкортстанда зур җыр бәйрәмнәре ясаган кеше. Үз вакыты өчен бу бик күңелле чара иде. “Яшьләр җыенында ике-өч еллап Зәйнәп белән без дә йөрдек. Яңа күренеп килгән вакытта сәхнәне тоемлар, җырчылар белән аралашу өчен бик кирәк иде ул безгә. Ганс ага белән соңгы арада да күрешкәләргә туры килде, хәлен белешеп тордык. Иртәрәк китеп барды, татар җыр сәнгате өчен эшләрлеге бар иде әле. Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов: Ганс абый белән Яңа ел алдыннан очрашкан идек, Филармониядә бер солянкада күрештек. Ганс абый татар эстрада сәнгатендә зур эз калдырган шәхес. Алар Марсель Иванов белән бергә зур күләмле “Яшьләр җыены” оештыралар иде. Марсель дә үлеп китте бит инде. Хәзер алар булмагач, районнар өчен бик кирәкле бу чара үткәрелми. Җырчы Эльвира Хәйруллина: Мин Ганс абыйны 1992 елдан бирле беләм. Заманында беркем дә белмәгән яшь кызга Ганс абый “Бәхет дагасы” җырын бүләк итеп бирмәгән булса, кем белә, бәлки мин бөтенләй дә җырчы булып таныла алмаган булыр идем. Ганс абыйга бик рәхмәтлемен. Үткән ел Филармониядә аның юбилеен үткәрдек. Шушы “Бәхет дагасы”н җырладым инде. Ул вакыт Ганс абыйның сөйләшү бик аңлашылмый иде инде, нәрсәләрдер сөйләштек дия алмыйм. Әмма шул хәлендә дә әле аның ниләрдер оештырып йөргәненә сокланам. Бик тырыш кеше иде, мәрхүм. Земфира Гыйльметдинова, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат сәркатибе: Филармониядә Ганс Сәйфуллин 1961 елдан 1987 елга кадәр эшләде. Ганс ага Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнә ветераннарының «Илһамият» клубы әгъзасы иде. Ретро-концертларда даими катнашты, 2016 елда Татар филармониясе зурлап композиторның 75 яшьлек юбилеен уздырды. Быел кыш урталарында филармония музеена гармунын алып килеп бүләк итеп китте. Филармониягә соңгы тапкыр 5 апрельдә килде ул. Төштән соң, сәгать 3ләр булгандыр – без утырган музей бүлмәсенә керде. Җәһәт-җәһәт кенә экспонатлар карап йөрде. Александр Ключаревның фотосына күрсәтеп, ишарәләр белән, үзенең бу данлыклы композитор белән эшләгәнлеген аңлатты. Ишарәләр белән, чөнки инсульттан соң аның сөйләмен ачык аңлап булмый иде. Чыкканда борылып карады да, аермачык итеп:"Сау булыгыз!» - диде... Кичен, залда концерт барган чакта, сәхнә артында була ул. Шунда аның хәле начарлана. Безнең егетләр һәм кызлар "Ашыгыч ярдәм" машинасы чакырталар. Татарстанның халык артисты, танылган композитор һәм баянчы Ганс Сәйфуллин белән хушлашу иртәгә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 10.00 сәгатьтә үтә.
Татар информ 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев