Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Гандбол федерациясе президенты Татарстанның спорт объектлары белән танышты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең Гандбол федерациясе президенты Сергей Шишкарев белән очрашты. Бу очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында үтте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Сергей Шишкарев белән очрашуда Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Сүз республикада гандбол спорт төрен үстерү һәм спортка кагылышлы башка мәсьәләләр турында да сөйләште.

Казанга килгәч, Сергей Шишкарев "Санкт-Петербург" Волейбол үзәген, Бокс һәм өстәл теннисы үзәген, "Баскет-холл"ны, "Татнефть-Арена" Спорт сараен һәм башка спорт объектлары эшчәнлеге белән танышкан иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев