Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Галиябанулар бармы дөньяда?

Балтач үзәк китапханәсенең методик бүлеге сентябрьдә «Галиябанулар бармы дөньяда?» дип исемләнгән ачык трибуна игълан иткән иде. Танылган драматург Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 125 ел тулу уңаеннан уздырылган бу чарада 15-24 яшьлекләр куелган сорауга үз фикерләрен авыл китапханәләренә урнаштырылган ватман битендә чагылдырды, дип хәбәр итте Балтачның “Хезмәт” газетасы.

Плакатларда 313 яшь кешенең төрле фикере урын алган. Яшьләрнең бүген Галиябануларның барлыгына ышанычы куандыра. Күпләре үзләренең сөйгәннәрен Галиябану белән тиңли. «Юк» дип кискен җавап бирүчеләр дә бар. Җыеп кына әйткәндә, нигездә, егетләр Галиябану кебекләрне, кызлар Хәлил кебек егетләрне көтә икән. Кайбер фикерләр үзләренең кыюлыгы, тирәнлеге белән шаккатыра. Күп яшьләр Галиябануның мәхәббәткә тугрылыгын беренче урынга куйганнар һәм әби-бабаларының мәхәббәткә хыянәт итми яшәүләрен мисалга китергәннәр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев