Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Галимнәребез бүгенге татар кешесе үзенең татарлыгын чыгышында күрә дип әйтә" - Гүзәл Шәрипова

Татарстанның Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова әйтүенчә, галимнәр кешенең милли үзенчәлеге аның килеп чыгышына бәйле, шул сәбәпле, аның үзен татар дип санавы өчен телне белүе мәҗбүри түгел. Бу хакта ул  Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында "Татар халкының этнографик мозаикасы" фотоконкурсында катнашучыларны бүләкләгәндә белдерде.

Билгеле булганча, әлеге проект инде өч ел дәвамында “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014-2016 еллар)” дәүләт программасы кысаларында оештырылып килә.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова программаның асылын аңлатып болай диде: “Программа фәнни юнәлеш белән дәвам итәчәк. Ул Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты белән берлектә эшләнә, камилләштерелә, ягъни, татар халкының милли үзенчәлеге проблемасына фәнни яктан якын киленә. Галимнәребез милли үзенчәлек, аерым алганда, татар кешесенең милли үзенчәлеге, тел белүгә генә нигезләнмәгән диләр. Ягъни, мәҗбүри түгел. Бүгенге татар кешесе татарча сөйләшмәскә дә мөмкин. Аның татарлыгы нидә соң? Безнең галимнәребез бүгенге татар кешесе үзенең татарлыгын чыгышында күрә дип әйтәләр. Мин – татар, әти-әнием татар, бабаларым татар, алар борынгы татар җирләрендә яшәгәннәр дип исәпли бүгенге татар кешесе. Менә хәзер шушы яңа юнәлеш белән эшлибез”.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев